Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кануннар катгыйлана, ләкин…
7.11.2013

Кануннар катгыйлана, ләкин…

 

Удмуртия Дәүләт Советы депутатлары 18 яше тулмаган яшүсмерләрне төнге клубларга кертүчеләр өчен җәзаны катгыйландыру турында канун кабул итү турында тәкъдим белән чыктылар.

Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган балаларның кичке вакытта өлкәннәрдән башка йөрү очраклары арта. Аларны күпчелек кичке клубларда очратырга була. Депутатлар канунга кертергә теләгән үзгәртүләр буенча төнге клуб җитәкчеләре үз территорияләренә паспорт белән кертергә, яшүсмерләргә керү тәртибен аңлатырга тиешләр. Әгәр шулай эшләмәсәләр, аларга 25-50 мең сум штраф яный. Клуб хезмәткәрләре үз территорияләрендә балигъ булмаган балаларны күрсәләр, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә бурычлы. Әлеге мәгълүматны яшергән очракта да хуҗаларны 50 — 200 мең сум штраф көтә. Төнге клубларның эшчәнлеген тикшерү арту белән беррәттән, “комендат сәгате” турындагы канун да гамәлдә икәнен онытмыйк. Әлеге канун нигезендә 18 яшькә кадәрле яшүсмерләргә урамнарда һәм җәмәгать урыннарында кичке сәгать 10.00 нан иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр өлкәннәрдән башка йөрү тыела. 2013 елның өч кварталында Удмуртиядә балигъ булмаган 954 баланың билгеләнгән вакыттан соң ялгызлары гына йөрүләре теркәлкән. Кайбер яшүсмерләр кара исемлеккә берничә тапкыр эләккәннәр. Узган ел дәвамында андыйлар 711 булган. Административ җаваплылыкка 25 ата-ана тартылган. Штрафларның күләме арту, әлбәттә, төнге клуб хуҗаларының җаваплылыгын арттырачак. Тик яшүсмерләр төнге клуб­ларга тартылмасын дисәк, аларны ниндидер файдалы шөгыльләргә тарту турында уйларга кирәк. Ә борын төбендә клуб ишеге шапылдап ябылгач, ул баланың кая барып бәреләсе, кемнәрнең “кармагына” эләгәсе билгеле. Бу хәл сумалага ябышкан саесканны хәтерләтә, койрыкны алсаң — томшык ябыша, томшыкны алсаң — койрык…