Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Канбармы, әллә Камбармы?
29.07.2021

Канбармы, әллә Камбармы?

Архивларда, музейларда һәм китап­ханәләрдә эзләнгәндә, XVIII гасырда Камбарканы «н» хәрефе белән “Канбар” дип язганнарына игътибар иттем. Күрше Башкортстанның Яңавыл китапханәсендә бу сорауга җавап таптым. Башкорт-рус сүзлегендә мондый юллар бар. “XVIII- XIX гасырларда төньяк-көнбатыш башкортлар: Богазлар, Тугыз, Канбар нәселләре яшәгән. 1741 елны Ертекәй, Суыксу, Шабиз, Телдей, Каимтуб авыллары старшиналары Ертекәйне статский советник Акинфий Никитич Демидовка 112 сумга саталар. Ул биләмәгә 36 877 дисәтинә җир, чишмә керә. Елганың сул як ярында урнашкан бер авылны да сатып ала. Ертекәй авылы нәкъ менә бүгенге көндәге шәһәребезнең үзәк өлешендә урнашкан булган дип ышанып әйтә алабыз. Бу китапта Камбарка елгасы турында да язылган. 1738 елда Еней волосте тарафыннан Сарапул крестьяннарына, шул исәптән ясак крестьяны Семен Кирьяновка Кама елгасыннан югарырак болыннар 10 елга кулланырга бирелгән.
1761 елда завод төзелеше башланган һәм 1767 елда тәмам­ланган. Аңа Канбарка заводы дип исем бирелә. Россиядәге Пугачев восстаниесе дә бу заводны читләтеп үтми. Пугачев отрядлары заводны ике тапкыр штурм белән алалар.
1794 елда Канбар заводының буа ярына беренче чиркәү салына. Бу хакта 1803 елда чиркәү ведомствосында язылган. Бу документта да “Канбарка” «н» хәрефе белән язылган. Завод исемендәге «н» хәрефенең «м»га алыштырылуы сер булып кала. 1850 елның 15 августында Камбарка заводында янгын чыга, күмер һәм икмәк складлары, чиркәү һәм 233 торак йорт яна. Соңрак Изге Ана хөрмәтенә яңа чиркәү төзелә һәм ул бүген дә гамәлдә.
1890 нчы елларда Россиядә беренче энциклопедик сүзлек нәшер ителә. Аның 10 нчы томында безнең завод турында да материал табып була: «1761 елда Демидов Николо-Березовский пристаненнан 12 чакрым ераклыкта тимер ясау заводына нигез сала. Ул аның шәхси биләмәсе була. Завод 35 мең потка кадәр сортлы тимерләр җитештерә һәм чуен коя. Анда 220 кеше эшли. Авылда 7 меңгә якын кеше яши. Аларның күбесе өйдә металл әйберләр эшләү белән шөгыльләнә. Камбар заводы 39 мең дисәтинә җирне били. Аның мәйданына ике чиркәү, гос­питаль, даруханә, һөнәрчелек мәктәбе керә».
1923 елга кадәр Камбар заводы Пермь губерниясе Оса өязе Камбарка волосте үзәге була. 1927 елның 29 гыйнварында – Камбар заводы Камбарка эшчеләр бистәсе, 1945 елның 4 июлендә Камбарка шәһәре дип үзгәртелә. Быел Камбаркага нигез салынуга – 280 ел.

Рәзиф Мирзаянов,
Камбарка районы тарихчы-архивчылар бүлеге рәисе.