Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Камил Кубашев: «Һәркем үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш»
15.04.2021

Камил Кубашев: «Һәркем үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш»

1930 нчы елларда Совет илендә байтак зур төзелешләр бара: Магнитогорск металлургия комбинаты (1930-1932), Урал комбинатлары, Кузбасс, Донбасс рудникларын торгызу һәм башка илкүләм объектлар. Удар төзелешләргә дәүләт яшь буынны — комсомолны җәлеп итә. Донбасс шахталарына мобилизацияләү халык күңеленә дә уелып кала. Татар халкы яратып җырлый торган «Шахта» көе утызынчы еллар истәлеген саклый. Ул елларда шахтада хезмәт куючы милләттәшләребез шактый булган. Можга шәһәрендә яшәүче Камил ага Кубашев – аларның берсе. Җәмәгать эшлеклесе, егерме җиде ел буена Можга шәһәренең татар иҗтимагый үзәгендә кайнаучы Камил ага Кубашев — танылган шәхес. Аның яшьлеге шахтада хезмәт куеп үткән. Аның белән очрашып, әнә шул хатирәләрне барладык.

“Китәм, җаныем, Донбасска”

Камил абый 1936 елның 15 ап­релендә Әгерҗе районының Тәбәрле авылында дөньяга килә. Авылда 3 классны тәмамлап, 1949 елны Можга шәһәрендә 5 нче класста укый баш­лый. Укыганда ук иптәшләреннән белеме белән аерылып тора. “Безне авылда “Көбәшнекеләр” дип йөртә иделәр. Мәктәптә без дүрт Кубашев фамилияле малай укыдык. Барыбыз да туганнар. Немец теле дәресе бара. Укытучы Кубашев дигәч, дүртебез дә торып басабыз. Калганнар немецча түгел, русча да белми. ”Камил, сөйлә, болар белми инде”, — дип әйтә торган иде укытучы. Әти-әнием исән булсалар да, миңа аларның тәрбиясен алырга туры килмәде. 13 яшькә кадәр әтинең бер туганы, 20 яшькә кадәр икенче туганы тәрбияләде мине. Шуңа күрә балачагым майда-балда үтте дип әйтә алмыйм. Хәер, заманасы да шундый булды. Минем яшьтәшләрем дә нәкъ шундый хәлдә иде”, — диде ул.
Мәктәпне тәмамлау белән тормыш кора. Бераз вакыт “Красная звез­да” артелендә хезмәт куя.
Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска шул;
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска.
1957 елда гаиләсе белән бәхет эзләп, Сталино шәһәренә (хәзерге Донецк) юл тота. Биредә “Куйбышевуголь” трестына эшкә урнаша. Можгадан килгән Габделбәр Каюмов гаиләсе белән танышкач, ул эшләгән “Лидиевка” шахтасына күчә. Шахтер һөнәренең иң авыр һәм куркыныч төрендә эшли ул. Алар “проходчик подземных выработок” дип аталалар.
Шахтер кия шапкасын,
Кулына ала лампасын;
Көннәр буе җир астында
Күрми дөнья яктысын.
Эшләве авыр булса да, иң хөрмәтле һөнәр була! Биредә елга икешәр тапкыр ял бирелә. Иске шахта базларында шахтерлар көн саен үлем белән күзгә-күз очрашалар. Үлем очраклары да шактый була. “Проходчик” һөнәре бик авыр. Армия хезмәтендә булырга туры килми аңа. Ләкин халыкта: “Төрмә — икенче армия, шахта — икенче фронт”, дигән гыйбарә бар. Камил ага 1962 елда «4-5″ле билгеләренә генә кичке мәктәпне тәмамлый. 1963 елда Донецк политехник институтына укырга керә. 1966 елның март аенда Камил абый шахта базында авыр җәрәхәтләнә, аңсыз хәлдә хастаханәгә эләгә. Әлеге авырудан соң ул инде башка шахтада хезмәт куя алмый. Институтның алтынчы курсында белем алганда, милициягә эшкә чакыру ала. Камил абый шахтада эшләгән вакытта аның турында газеталарда күп мәкаләләр басыла. Гармунда, баянда уйнагач, бәйрәмнәрнең, кичәләрнең үзәгендә була ул. Аны бөтен җирдә көтеп алалар. Донецкида татарлар күп яши. Алар белән уртак тел табып, тиз дус­лаша. Студентлар да хөрмәт итә үзен. Чөнки аның язуы бик матур була. Курс эшләрен, сызым биремнәрен бик төгәл, матур итеп эшләргә булыша аларга. Донецк аңа үз тормышында бик күп нәрсә бирә — фатир, белем, дуслар… Биредә улы туа!

Можгам — язмышым

Адәм баласын язмыш йөртә бит. 1969 елда алар Можгага күчеп кайталар. Камил ага авторемонт заводына эшкә керә. Машиналар җыю участогына мастер итеп билгеләнә. Тормыш яңадан башлана. Баш-аягы белән җәмәгать эшенә чума ул. Башкарма комитет рәисе, халык дружинниклары җитәкчесе, “Ремонтник” газетасы редакторы, “Ленинское знамя” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең штаттан тыш хезмәткәре, заводның техник контроль бүлеге җитәкчесе, ветераннар советы җитәкчесе, йорт комитеты рәисе. Башка урыннарга җитәкче итеп чакырсалар да, аны заводтан җибәрмиләр. Ул елларда заводның абруе зур була. Шул арада үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга да җитешә. Бик оста граверчы да әле ул. Хезмәтенә күрә бәясен дә бирәләр. Мактау тактасында, Мактау кенәгәсендә урын алган аның исеме. Җәмәгать эше, заводтагы хезмәте турында бик күп мәкаләләр язылган. Ул мәкаләләр Удмуртия, Татарстанда нәшер ителгән китапларда бастырыл­ган. Күпсанлы Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләр — барысы да аның хезмәтенә бәя.
1991 елның 22 мартында Ижау шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге төзелә. Шул ук елның 18 маенда Можга шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсе төзелә. Камил Кубашев беренче урынбасар булып сайлана. Беренче Сабантуй бәйрәмен оештыралар. 1994 елда шәһәрдә Республикакүләм Сабантуй үткәрелә. Әлеге Сабантуйларны әле дә сагынып сөйлиләр. Нәкъ менә ул Сабантуй бәйрәмен оештыручыларның берсе булып тора. Камил Кубашевны шахтерлар шаяртып, “депутат” дип атасалар, Можгада “главный татарин” дип йөртәләр. Иҗтимагый эш Сабантуй үткәрү белән генә чикләнми. Ул елларда милли хәрәкәтнең күтәрелеш чоры. Татар класслары, балалар бакчаларында татар төркемнәре ачыла. Телебезне, мәдәниятебезне саклау өчен төрле бәйгеләр үткәрелә. Зиратларда өмәләр оештыру, ифтарлар уздыру барсы да милли оешмалар өстендә була. 2005 елдан ул — Можга шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе.

Кубашевлар нәселе

Көчле булдык
Нәсел-нәсәп белән,
Туганлыкны иттек изгелек.
Горур булдык тамырыбыз белән,
Яшәмәдек җирдә изелеп.
Туган-тумачаны нәсел, кабилә дип сөйләшәләр халык телендә. Кабиләнең һәр кешесе аралашканда нәселе турында сөйли, әгәр дә туганнарга ярдәм итеп тормыш көтә икән, нәселгә терәк, горурлык була ала икән, нәселгә рәхәт. Үзе дә сизмичә ул туган-якыннарын үз янына сыендыра, шәҗәрәсен барлый, нәсел җепләрен югалтмый. Камил абыйның туганнары бик күп. Кубашевлар — җирдә нык басып тора торган нәсел. Алар һәрвакыт аралашып, бер-берсенә ярдәм итешеп, нәсел шәҗәрәләрен барлап яшиләр. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Бүген инде үткән юлга нәтиҗәләр ясый Камил ага. Ул сынаулар, тырыш хезмәт белән матур үтелгән. Киләчәктә абруйлы нәсел бик күп еллар, гасырлар дәвам итәр, чөнки аның ныклы нигезе бар. Язмыш аны кабат-кабат сыный. 47 яшьлек бердәнбер улын югалта. 2010 елда каты авырудан соң 54 ел яшәгән тормыш иптәше вафат була. Ләкин ул сынмый-сыгылмый. Киләчәге — оныклары, оныкчык­лары бар.
Бүгенге көндә дә ул тик тормый, һәрвакыт җәмәгать эшендә. Аның тормыш девизы: “Бу дөньяда һәркем үзеннән соң якты эз калдырырга тиеш, шуның өчен тырышырга кирәк!” Язмамны Муса Җәлинең “Имән” шигыре белән тәмамлыйсым килә. Нәкъ әлеге шигырьдәге имәнгә тиңләдем мин бу очрашуда Камил аганы.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.

Рәфилә Рәсүлева.