Камил Габдуллин: “Эшебезне бәяләделәр”
Можгадан Камил Габдуллин РФ Дәүләт Думасының Милли эшләр буенча комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Без — Россиялеләр” Россия халыклары Яшьләр Ассамблеясенең IV отчет — сайлау конференциясе узды.
Конференция эшендә РФнең 83 субъектыннан килгән яшьләр оешмаларында эшләүче яшь лидерлар, активистлар, җирле идарә һәм хакимият идарәсе органнары вәкилләре, журналистлар, эшмәкәрләр катнашты. РФ Дәүләт Думасының Милли эшләр буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Яшьләр Ассамблеясенең Россиядә милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Әлеге конференциядә Можга егете Камил Габдуллин Яшьләр Ассамблеясенең Үзәк Координацион Советының 2015-2017 еллардагы эше турында сөйләде. Башкарган эше өчен ул Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Бу Рәхмәт хаты безнең күп еллар дәвамында алып барган эшебезгә җитди бәя бирү булды. Без үзебезнең дөрес юлдан барыуыбызны аңладык һәм максатыбызга ирешү өчен барлык көчебезне куячакбыз. Әлеге Рәхмәт хаты минем эшемне генә түгел, ә бөтен командабызның хезмәтен бәяләү дигән сүз”, — диде Камил.