Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Камбарка “Эмиратлары”нда булдым
31.05.2017

Камбарка “Эмиратлары”нда булдым

19 майда журналистлар өчен Удмуртиянең Камбарка районына пресс-тур оештырылды. Без — 70тән артык журналист — Камбарка районының тарихи урыннарына, тарих һәм мәдәният музеена, Камбарка машина төзү заводына, Комаров буасына сәяхәт кылдык, район хакимияте вәкилләре белән очраштык, Кама поселогында безнең өчен оештырылган остаханәдә катнаштык. Халык телендә “Удмуртский Мордор” (кара ил), Удмуртиянең иң торгынлыклы районы дип йөртелә торган районны матур кәгазьгә төрелгән кәнфит кебек күрсәттеләр кебек тоелды миңа. Безне җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар. Көне буе барган экскурсиядә район сәнәгатенең потенциалы зур икәнлеге күренде. Ә хәзер әлеге потенциалны районда ничек кулланганнарына күз салыйк.

Тарихи белешмә. Әлеге җирнең атамасына килгәндә ике төрле фикер бар. Беренчесе — атама Кама һәм барка сүзләрен кушып ясалган. Икенчесе — XVIII-XIX гасырларда биредә Канбар исемле башкорт нәселе яшәгән, диләр. Үзләре яшәгән территорияне алар Канбар аймагы дип атаганнар. 1741 елда Урал заводлары хуҗасы Акинфий Демидов башкортлардан Канбарка елгасы буенда урнашкан урманнан дача сатып ала. 1760 елда аның улы Григорий Демидов тимер һәм корыч кою белән шөгыльләнергә тиешле ике фабрика төзү өчен ризалык ала. Удмуртиянең иң яшь шәһәре әлеге мизгелдән барлыкка килгән дип санала. 1767 елда Кама машина төзү заводы төзелә. Еллар үткәч, заводка нигез салучыларның оныклары үлгәч, варислар мал бүлешә башлыйлар. 1827 елда яңа хуҗалар документлардагы Канбарка сүзен Камбарка сүзенә үзгәртәләр. Шуннан бирле район Камбарка дип атала башлый.

 

Завод яши һәм киләчәккә планнар кора

Советлар Союзы һәм Россия импе­риясенең куәте булган Камбарка машина төзү заводы бүген шәхси бизнес кулында, дәүләт ярдәменнән башка, үзенең көче белән яши. Россия масштабында ул — агач, торф, ташкүмер эшкәртү, тепловозлар (узкоколейка) һәм аларга тимер юл җитештерү буенча бердәнбер сакланып калган завод. Моннан тыш, заводта бүгенге көндә вагоннар, махсус техника җитештерелә. Кризис башлангач, башкаларныкы кебек заводның хәле дә мөшкелләнгән. Заводның технологы Николай Ларин әйтүенчә, бүгенге көндә тепловозларга заказлар Россиядән һәм Кытайдан килә, ләкин алар да кими. Ел буена 10 дистә техника чыгаралар. “Завод төрле эшкә алынырга әзер. Нефть тармагында әлегә акча бар. Шуңа күрә нефть һәм газ өчен җиһазлар җитештерәбез. Заводка технолог­лар, конструкторлар, инженерлар җитми. Коллективның уртача яше — 35 яшь. Хезмәт хакы уртача 25 мең сум. Заводка кадрларны Камбарка машина төзүчеләр көллияте әзерли. Аны тәмамлагач, яшьләргә ИжДТУ уку йортына имтихансыз керү мөмкинлеге бар. Күбесе шулай эшли дә, ләкин эш булмагач, алар бирегә кире әйләнеп кайтмый. Шуңа күрә завод кадрларга кытлык кичерә. Цехларда Советлар Союзы заманында тәҗрибә алган өлкән ир-атлар гына эшли”, — ди ул.

Ташланган потенциал

Камбарка районы хакимияте вәкилләре белән очрашуда район башлыгы аппараты җитәкчесе Константин Дьяков: “Безнең район үсеш чорында, дип атасаң була. Без районыбызны Камбарка “Эмиратлары” дип атыйбыз. Ләкин районда әлегә чишелеше күренмәгән мәсьәләләр барлыкка килде. Химик корал эшкәртү заводының ябылуы — бик күп кешенең эшсез калуына китерде. Ә районда эш юк. Россия сәнәгать министрлыгының махсус эш төркеме бу мәсьәлә буенча: химик корал калдыкларын яндыру, оешманың яртысында кояш батареялары яки лак, буяу эшләнмәләре җитештерү вариантларын карый. Ләкин әлегә төгәл фикер юк. Завод ябылганчы бу сорауны хәл итәчәкләренә өмет тә юк.
Кама елгасы аша салынган күпердә хәрәкәт ачылды. Ләкин аны төзегәндә юлларга реконструкция ясалмады. Күпердән чыккач, Камбарка районын әйләнеп үтү өчен юл төзелмәде. Безнең юллар мондый машина ташкынына әзер түгел. Күз алдына китерегез, Камбарка буенча фуралар йөри башласа нәрсә булачак? Без хәзер шуны хәл итү юлларын эзлибез, ләкин әлеге дә баягы акча юк”, — диде.

Бурлаклар нигез салган поселок

Сәяхәтебез Кама поселогында дәвам итте. Әлеге җирлекнең тарихы бик кызыклы. XIX гасырда биредә бурлаклар ярдәмендә Бутыш җирлеге барлыкка килә. Кама елгасы буйлап баржа тарткан бурлаклар агачтан ясалган “буты” дип аталган аяк киеме кияләр. Ул бик авыр һәм җайсыз булу сәбәпле, абынып егыла торган булалар. Егылгач: “Бутышнулся. Тагын бу төш (урын)”, — дип сүгенәләр. Шунда ук Бутыш елгасы ага, алар һәрвакыт елга ярында ялга туктыйлар. Бутыш дигән исем шул елга атамасыннан алынгандыр, дигән фаразлау да бар. Тимер юл төзү нәтиҗәсендә биредә пристань, соңрак Камбарка порты төзелә.
Поселокта безне ачык йөз белән Кама муниципаль берәмлеге җитәкчесе Рафис Фазлыев, мәдәният хезмәткәрләре кабул итте. Алар журналистларны җирлекнең горурлыгы булган йон белән рәсем ясау сәнгатенә өйрәттеләр. Остаханәнең җитәкчесе Марина Бутковская, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, безгә йон белән ясау серләрен тиз арада төшендерде. Булдыра алмабыз, дип уйласак та, без Кама поселогыннан үз кулларыбыз белән иҗат иткән истәлек алып киттек.

Суда балык йөзәдер

Картлар әйтүенчә, Камбарка буасының тарихы Ершов чиркәвен төзү белән башлана. Ул вакытта аның территориясендә тегермән дә төзелә. Бирегә тирә-яктан он тартырга килгәннәр. Атналар буе чират көтеп ятканнар, кунакханә, трактир эшләгән. Сугыштан соңгы елларда биредә фронтовиклар өчен санаторий эшли. 1956 елда буа территориясе район составына кереп, балык үрчетү өчен кулланыла. Еллар үтә: Комаров буасы һәм аның янындагы хуҗалык каравылчысы вафат була. Карап торучысыз калгач, биредә янгыннар еш була башлый. Шуңа күрә 1974 елда плотина ишелә, буа сафтан чыгып, сазлыкка әйләнә. Аны торгызу фикере Шолья авылында яшәүче Собит Шайсутдиновка килә. Ул “Карман балык совхозы” җитәкчесенә мөрәҗәгать итә һәм тегесе үз чиратында әлеге тәкъдимне күтәреп кенә калмый, матди яктан да ярдәм итә. Нәтиҗәдә Камбарка районында сату өчен балык үрчетү һәм экотуризм үстерү инвестицион проекты барлыкка килә. Проект Камбарка районы башлыгы Александр Поддубский ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Комаров буасы — уңышлы эшләп, үсеп килүче оешма. Төп юнәлеше — сату өчен балык үрчетү. Әлеге оҗмах почмагына аяк басу белән Шолья авылы белән Армязь станциясе арасындагы сазлыктан, буаның чын мәгънәсендә оазиска әйләнгәненә инанасың. Балык үрчетү хуҗалыгы җитәкчесе Собит Шайсутдиновның бу хезмәткә бөтен күңелен биреп эшләгәне күренеп тора. Биредәге мунчалар, кунак йортлары — барсы да үзләренең куллары белән эшләнгән. Рәхәтләнеп балык каптырасыңмы, теләгең булса, аучылык белән шөгыльләнәсеңме, барлык мөмкинлекләр бар. Балыклар турында сәгатьләр буе сөйли ала Собит әфәнде.“Балыкчылык — бик нәзек тармак ул. Балыкның организмга файдасы турында сөйләп торуның кирәге юк. Шулай да аны иткә караганда азрак кулланалар, бигрәк тә авылда. Чөнки авыл халкы терлек асрап, итне үзе җитештерә. Ә балыкны үзе үрчетә алмый. Балык бәясе кыйммәт дип әйтүчеләрне дә еш ишетергә туры килә. Чыгымнары бик зур, махсус катнаш­азык бәясе дә кыйммәт. Бүген бу тармак дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ. Без җәй буе карп, табан балык, хан балыгы (толстолобик), чуртан, җәен, ак амур, чуртан үрчетәбез. Чуртан санитар ролен дә башкара, ул авыру балыкларны юк итә”, — ди ул. Зур-зур балыкларның әледән-әле буа өстендә сикергәннәрен күреп, мин хуҗалыкның алга таба үсүенә бер тамчы да шикләнмәдем.

Биредә яшәүчеләр белән аралашканда, алар эш юклыгыннан, эчкечелектән, яшьләрнең калага китүеннән зарландылар. Урамда да бераз “салган” ир-атлар, хатын-кызлар күп күренә. Табигате искиткеч матур булса да, мин Камбарка “Эмиратлары” күрмәдем, ләкин районның зур сәнәгать потенциалы барлыгына инандым. Шунысы кызганыч: ул тулысынча кулланылмый. Чишеләсе мәсьәләләр дә буа буарлык. Районда Россия провинциясенә хас барлык сыйфатлар да туп­ланган: эшсезлек, юллар юклыгы, эчү­челек. Югыйсә, биредә яшәүче халык Кама аша төзелгән күпер, химик корал эшкәртү заводы районга яңа сулыш өрер дип өмет иткән…

Рәфилә Рәсүлева.