Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Камбаркада — очрашу
7.07.2016

Камбаркада — очрашу

Камбарка шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге милләттәшләребезне җыйды. Әлеге шәһәр аеруча якын булганга, очрашуга бик теләп бардым. 10 ел гомерем ул җирлектә узды. Шуларның 5 елы татарлар белән эшләүгә багышланды.
Бүгенге көн­дә Камбарка районында 17650 кеше яши. Шуларның 8%ын татарлар тәшкил итә. Районда миллә­те­безнең иң зур бәй­­рәмнәре “Сабантуй” һәм “Карга боткасы” уздыру традициягә кергән. Кама авылында “Җидегән чишмә”, Камбарка районында “Сабантуй” ансамбльләре оештырылган. Камбарка райо­ны ТИҮ бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов борчылып: “Сабантуй” ансамбле әз вакыт эчендә бик яхшы гына эшләде, район бәйрәм-чараларында, Республиканың берничә шәһә­рендә чыгыш ясарга, Башкортстан белән элемтәгә керергә өлгерде. Милли киемнәре дә, репертуарлары да сөенерлек иде. Алдагы көндә дә аның эшен дәвам итәргә кирәк. Гомумән, бу очрашу безнең күптәнге хыялыбыз. Камбарка татарларын җыеп, аларны берләштерү Татар иҗтимагый үзәгенең бурычы”, — диде.
Очрашуда Татар иҗти­магый үзәгенә 25 ел тулу уңаеннан чыгарыласы китап хакында да фикер алыштылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Дил­финә Габитова үзенең көч­ле матур тавышы белән татар халык җырларын башкарды. Килгән кунаклар да җыр-моңга кушылдылар. Тәлгать Сәлахов, Гали Галимҗанов гармунда матур көйләр суздылар. “Сабантуй” җыр һәм бию ансамбле әгъзалары Зөлфия һәм Илдар Гыймаевлар да очрашуга туганнарын, таныш-дусларын алып килеп үзләреннән зур өлеш керттеләр. Татар иҗтимагый үзәге исеменнән тапшырылган татар китап­лары тәүге тапкыр Үзәк китапханә киштәләрендә урын алды. Чара күмәк фотога төшү һәм чәй эчү белән тамамланып, милли тормышта матур эз сызып калдырды.

Ализә Хурамшина,
Ижау шәһәре.