Камбаркада – «Менделеев сыйныфы»
Яңа уку елында беренче тапкыр Удмуртия Республикасы, Киров, Саратов һәм Курган өлкәләре мәктәпләрендә «Менделеев сыйныфлары» барлыкка киләчәк. Удмуртиядә мондый класс Камбарканың Н.К.Крупская исемендәге 1 нче лицеенда ачылачак. Проект химия һәм математика фәннәрен укыту дәрәҗәсен күтәрүгә, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән элемтә булдыруга, шулай ук укучыларның һөнәри юнәлешен үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар атна саен химия һәм математика буенча югары уку йорты укытучылары белән вебинарларда катнаша, ә аннары лаборатор практикумнар уза алачаклар. Әлеге белем бирү процессында катнашучы укытучылар квалификацияләрен күтәрү өчен курслар узачак.
Классларны өстәмә дидактик материаллар, лаборатория эшләрен үткәрү өчен химик реактивлар белән тәэмин итү каралган. «Экология өлкәсендәге мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итү кадрлар әзерләүгә җитди таләпләр куя. Укучылар заманча технологияләрне күреп, үз белемнәрен куллана алсын өчен, без предприятиеләрдә уку практикаларын оештырачакбыз», — дип билгеләп үтте «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесенең экологик проектларын тормышка ашыру буенча генераль директорның беренче урынбасары Максим Корольков.
«Менделеев сыйныфлары» программасы мәктәп һәм югары уку йорты арасында күпер булдыра, булачак студентларның база белемнәрен арттыра, сәнәгатьнең төрле тармакларында перспективалы юнәлешләр ача. Россиянең химия сәнәгате бик тиз үсә, яңа тармаклар барлыкка килә, әйтик, калдыклар белән эш итү өчен, һөнәри белгечләр таләп ителә. Кадрларны әзерләүне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга кирәк. Химик-технолог — бик кирәкле, кызыклы һәм югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәр. Безнең югары уку йортларының заманча җиһазландырылган технопарклары, лабораторияләре бар. Алар базасында укучылар үзләренең беренче фәнни проектларын башкара алачак. «Менделеев сыйныфы»нда укыган чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына кергәндә ташламалар ясалачак. БДИ нәтиҗәләренә 10 баллга кадәр өсти алабыз. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, аларның гарантияле эш урыннары булачак», — дип ышанып әйтте Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты ректоры Александр Мажуга.
Удмуртия Республикасы Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова сүзләренә караганда, мондый хезмәттәшлек регионда предприятиеләр өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. «Эшкәртү производствосы актив үсә, шуңа күрә мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирү мөһим», — дип ассызыклады ул.
«Химиядә киләчәген күргән балаларга күңелсезләнергә туры килмәячәк. Һәркем үзе өчен кызыклы юнәлешләр таба ала. Проектта катнашу һәм Россиянең алдынгы югары уку йорты белән хезмәттәшлек — безнең өчен зур дәрәҗә. Без бу процесска кушылдык һәм үз тәкъдимнәребезне әзерләдек. Шунысы мөһим, укучылар фәнни лабораторияләрдә теоретик белемнәрен генә күтәреп калмыйча, студентлар белән бергә проектларга да кушыла алачаклар», — дип билгеләп үтте Вятка дәүләт университетының халыкара эшчәнлек буенча проректоры Сергей Фомин.
«Бу проектны гамәлгә ашыру мәктәп укучыларын химия һәм экология кебек мөһим юнәлешләр белән бик иртә кызыксындырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Чөнки бүген тирән белемле белгечләргә ихтыяҗ зур», — дип сөйләде Гагарин исемендәге Саратов техник университетының «Экология» кафедрасы мөдире Елена Тихомирова.
«Михайловка бистәсенең тарихы химия технологияләре үсеше белән бәйле. Химик коралны юк итү буенча объектны һәм үрнәк типтагы бистәне төзегән профессионаллар объектны заманча экотехнопаркка үзгәртеп корырга әзер. Халык бистәнең үсүен, анда балаларның яшәүләрен һәм эшләүләрен тели. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Экология» милли проектында катнашу алга таба үсеш өчен этәргеч бирә», — дип ассызыклады Саратов өлкәсе Михайловка бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Романов.
Брифингта Россия химия-технология университеты һәм Удмуртия Хөкүмәте, Удмурт дәүләт университеты арасында килешү имзаланды.
Рилия Закирова әзерләде.