Кама энҗесе
Сарапул шәһәреннән искитәрлек шәхесләр чыккан. Бу – безнең кешеләр, безнең горурлык. Без ул шәхесләрне белергә тиеш. Маргарита Ивановна Воронцова 1896 елда Сарапул төбәге суды адвокаты Иван Тимофеевич Воронцов гаиләсендә туа. Аларның зур йортлары пристаньга якын гына була. Сарапулда гимназия тәмамлый, яхшы тәрбия ала, инглиз, алман телләрен белә. Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Федор Шаляпин, Сергей Есенин, Сергей Рахманинов белән таныш була. 1922 елда рус скульпторы Сергей Тимофеевич Коненковка кияүгә чыга. Сергей Маргарита артыннан 6 ел йөри. Алар танышканда Сергей Коненковка 42 яшь була. Алар бергә 49 ел гомер кичерәләр. 1922 елда аларны 3 айга, күргәзмәдә катнашырга дип, Америкага җибәрәләр. Ләкин алар анда 22 елга тоткарланалар. Маргаританы НКВД шпионы итәләр. Ул бик чибәр була. Альберт Эйнштейн белән Ватан мәнфәгатьләре өчен дуслаша. Ул вакытта Эйнштейн атом бомбасы өстендә эшли. Шулай ук президент Рузвельтның хатыны белән шәхси таныш була. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Маргарита илебез өчен миллион доллар акча җыя, гуманитар ярдәм: киемнәр, консерваларны поезд эшелоннарына төятеп, озатып җибәрә.
1945 елның декабрендә, ниһаять, алар илебезгә кире кайталар. Алар өчен Сталин махсус “Смольный” исемле теплоход җибәрә. Кайткач, зур фатир, остаханә бирә. Сергей иртә таңнан кара төнгә кадәр эшли: СССРның халык рәссамы, СССРның Сәнгать академиясе әгъзасы, Сталин, Ленин премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
Маргарита Сарапулны беркайчан да онытмый, аның турындагы истәлекләрне йөрәгендә саклый. Иреннән стерлядь (чөгә) балыгы сурәтләнгән (стерлядь – Сарапулның борынгы символы) шкатулка ясата. Сергей 98 яшендә вафат була. Маргарита ире вафатыннан соң 9 ел яшәп, 1980 елда Мәскәүдә үлә.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.