Кама аша күпердән йөрергә була
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Кама һәм Буй елгалары аша күперләрне төзү һәм эксплуатацияләү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Удмуртия Хөкүмәте вице-премьеры Рәфис Касыймов, УР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Виктор Вахромеев , Икътисад министры Михаил Зайцев, ВТБ Банкы вице-президенты Юрий Молчанов, инвестиция компаниясе һәм «Мостострой-12” җитәкчесе — Александр Забарский катнаштылар.
«Бүген без кабат сезнең белән республика өчен бик мөһим проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелдык, — диде Республика Башлыгы. — Күпер-көтеп алынган объект. Безгә хәзер бер-беребезне аңлап, эшне алга җибәрү юлларын билгеләргә кирәк».
«Күперләрне вакытыннан алда кулланылышка кертергә теләк бар иде, ә концессион килешү нигезендә без аларны киләсе елның июлендә тапшырырга тиеш, — диде Удмуртия Башлыгы. — Вакытыннан алда барып чыкмады. Әмма күпер аша машиналар йөри башлады. Кулланучылар шалтыратып рәхмәтләрен белдерәләр. Мин, сезнең белән объектка барып, машина йөртүчеләрнең фикерләрен белешергә әзер. Әйе, финанс проблемалары килеп чыкты. Ләкин алар хәл ителә. Июль аенда күпер рәсми рәвештә файдалануга тапшырылачак. Генераль подрядчикның хәзер үк күпер аша машиналарны уздырырга хокукы бар. Һәм ул шулай эшләгән дә. Куркынычсызлык чаралары күрелгән. Коймалар, юл билгеләре — барысы да куелган. Дөрес, күпердән түбән урыннарда башкарасы эшләр бар әле. Ләкин алар юл буенча хәрәкәткә комачауламый».
Юрий Молчанов һәм Александр Забарский техник проектның эш проектыннан аерылып торуын, әмма барлык үзгәрешләрнең дә күпернең сыйфатын яхшырту, ышанычлылыгын һәм иминлеген арттыру максаты белән кертелүен билгеләп үттеләр. Алар әйтүенчә, дәүләт экспертизасы белгечләре объектны илдә кабул ителгән барлык нормаларга туры килә, дип бәяләгәннәр.
Александр Забарский: «Рәсми рәвештә тапшырылганчы күпер аша йөрү бушлай булачак. Бу, безнең карашка, бик яхшы: мондый схема транспорт агымын белергә ярдәм итәчәк», — диде.
Киңәшмәдә катнашучылар киләсе елда Чепца һәм Кильмезь елгалары аша күперләрне төзекләндерү хакында да сөйләштеләр.