Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Каманча һәм фәрештәләр
10.06.2021

Каманча һәм фәрештәләр

Бүген ул – бәхетле ир, 3 бала атасы, атаклы следж-хоккейчы. Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый, “Паралимпиада уеннары – 2014”тә үз командасы белән икенче урын яулый. Ә кайчандыр аңа тормышның иң тирән упкынына төшәргә, үлем, авыру һәм үз-үзе белән көрәшергә туры килә. Сүзем Россиянең атказанган спортчысы Владимир Каманцев турында.

Узган атнада Ижауда В.И. Жу­рав­лев исе­мен­дәге фәнни ки­тапханәдә “Республика нар­котик­ларга каршы» дигән профилактик яшьләр форумы узды. Әлеге форум кысаларында күрсәтелгән Владимир Каманцев турындагы документаль фильм залда утыручыларны битараф калдырмады. Бер сәгатьтән артык барган фильм­да язмыш нинди генә авырлык­лар белән сынаса да, кешенең никадәрле көчле рухлы була алуы күрсәтелә.

1990 нчы еллар ахырында ул – сау-сәламәт, әзмәвердәй егет – үзе теләп армия хезмәтенә китә. Әнисе ялгыз булгач, аңа ул вакытта Сарапул янындагы элемтә батальонында хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Тик яшь егет: “Нинди элемдә батальоны? Мин яхшы гаскәрләрдә хезмәт итәргә телим”, — дип җавап бирә. Һәм аны алалар. Ул һава-десант гаскәрләренә эләгә, разведчик була. Тик каһәр суккан, меңләгән гомерләрне җимергән сугыш… Каманцев Чечня сугышына җибәрелә. Бәрелешләрнең бер­сендә авыр яралана. Канга баткан, үлем белән көрәшкән солдатны иптәшләре таудан күтәреп алып төшәләр. Госпитальдә Вла­димирның гомерен саклап калалар. Тик хәрби белем алып, тор­мы­шын армия белән бәйләргә теләгән, спорт белән шөгыльләнгән 20 яшьлек егет бер мизгелдә гомерлек инвалид булып кала.
Ижауга кайткач, Владимир инс­титутта укырга тели, әмма ва­кы­тының бик күп өлешен гос­питальләр һәм хастаханәләр буйлап йөреп үткәрә. 20гә якын операция ясата, аларның күбесе гомуми наркоз астында уза. Тик яралары төзәлергә ашыкмый. Тән авыртуына җан әрнүе дә өстәлеп тора. “Мин сугыштан икенче кеше булып кайттым. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да. Уй-хыялларым башка иде. Тик әлеге сугыш, анда алган яралану, даими операцияләр тынычлап яшәргә ирек бирмәде. Боларга өстәп, мине күпләр кызгана иде. Ә бу исә тагы да ачуымны чыгарды. Мин үземне кирәксез итеп хис итә башладым”, — дип сөйли Владимир. Аягындагы каты авыртуны ул төрлечә басарга тели. Көчле дарулар кабул итә. Һәм әкренләп, үзе дә сизмәстән, наркотикларга бәйлелек туа.
Ул упкынга тәгәри. Кирәкле дозаны табу өчен урлаша, өйдә булган барлык кыйммәтле нәрсәләрне сата башлый. Аягы төзәлми, кире­сенчә, тагы да ныграк авырта башлый. Берничә бармагын кисәргә мәҗбүр булалар. 10 ел табиб­лар Владимирның аягы өчен көрә­шәләр, 10 ел ул наркотиклар куллана. “Яшәү мәгънәсе калмаган иде инде. Бер тапкыр иртән тордым да, шул турыда уйлый башладым. Минем болай яшәвемнән нинди файда? 30га җиттем, ә тормышта бернәрсәгә дә ирешмәдем, тор­мышның төбенә тәгәрәдем. Хәтта әни дә миңа күзләрен дә күтәреп карамый, дусларым баш тартты”, — дип сөйли ул фильм барышында.
Ярдәмгә элеккеге классташы, кайчандыр үзе дә наркотик­ка бәйлелектән дәваланган Александр һәм дусты, әфганчы Наил Зы­ятдинов киләләр. “Аның белән бергә Чечняда хезмәт иткән дус­лары миңа: “Ник син аның артыннан йөрисең? Ташла, ул бит инде беткән кеше”, — дип әйтә иделәр. Ләкин мин аңа ышандым”, — ди Наил Зыятдинов, ул елларны исенә төшереп. Сыйныфташы аңа үзе дәваланган, Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан реабилитация үзәген тәкъдим итә. Анда эләккәч, Владимир Аллаһка якыная. Акрынлап, зур авырлыклар, “ломка”лар белән сыналып, наркотиклардан аерыла ала. Һәм бу аның үз-үзен җиңүе була. Тик менә аягы гына һаман төзәлми. “Чираттагы дәвалануга баргач, табибка: “Аякны кис”, — дип әйттем. Инде башка түзәр хәлем калмаган иде. Әлбәттә, моңа кадәр дусларым, минем хәлгә калган бер егет белән элемтәгә кереп киңәшләштем”, — дип исенә ала спортчы. Бер ая­гын тездән түбән кисәләр. Опе­рациядән соң икенче көнне үк култык таягы ярдәме белән аягына баса. Яралары төзәлгәч, следж-хоккей турында ишетә. Аны шунда ук Ижау төркеменә алалар. Ә бүген инде ул Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый, капкачы. Тормыштагы иң зур бүләге дип ул үз хатыны Настяны атый. Алар социаль челтәр аркылы танышалар. Ул вакытта Настя Томск шәһәрендә яши, ялгызы бер ул тәрбияли. Следж-хоккей белән кызыксынуы Владимир белән танышуга китерә. “Без ике елга якын Интернет аркылы языштык. Владимир миңа гашыйк булуы турында әйтте. Аның янына, Ижауга күченеп киткәндә, якыннарым, дусларым: “Син нәрсә эшлисең? Торырга йортың, эшләргә эшең бар. Ул кеше инвалид, элеккеге наркоман, ничек аңа ышанып чыгып китәсең?” — дип әйттеләр. Ләкин мин Владимирның миңа карата булган хисләренә дә, аның яхшы кеше булуына да чын күңелдән ышанган идем”, — ди Настя. Фильмда аларның бергә вакыт үткәрүләрен дә, балалар тәр­бияләүләрен дә күрсәттеләр. Бер-берсенә зур хөрмәт белән караучы, барлык авырлыкларны да бергә үткән бик матур пар алар. Бүген 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Фильм караган залда Настя үзе дә бар иде. “Владимир бүген ярышларда, шуңа күрә үзе килә алмады. Әлеге фильм нинди аудитория өчен төшерелгән дип сорасагыз, моңа һәркем үзе җавап бирергә тиештер. Минем үз гаиләмне нар­комания дә, алкоголь дә читләтеп үтте. Аларны кулланучы туганнарым, якыннарым булмады. Тик беркем дә бу бәла, бу авыру минем гаиләмә килмәс дип ышанып әйтә алмый. Бу фильмны караучылар мондый очракта нишләргә, ярдәм сорап кая барырга мөмкинлеген күрәләр. Ә икенче яктан уйласаң, фильм яхшылык, изгелек турында да. Минем иремә аның фәрештәләре – дуслары булышканнар. Алар аңа ышанганнар. Әгәр дә кем дә булса тормышында кыенлыкларга очраган берәр кешегә ярдәм итә ала икән, бу бик әйбәт. Мәхәббәт, ярату, бер-береңә булган хөрмәт, чын дуслык, яхшы эшләр тормышыбызны тагы да матуррак итәр”, — диде ул.

Настяның иренең сәламәтелеге, аны тормышы өчен көрәшүчеләрне фәрештә дип атавы да юкка түгел. Фильм тәмамлангач, Владимир видеоэлемтә аркылы хатынына шалтыратты һәм залдагылар белән элемтәгә чыкты. “Әлеге фильм – минем катлаулы, ә хәзерге вакытта бик бәхетле тормышым турында. Мин үз-үземне җиңә алдым. Миңа Наил Зыятдинов, сыйныфташым Александр ярдәм иттеләр. Алар — минем фәрештәләрем. Әгәр үзем дә шулай кемгәдер ярдәм итә алсам, бик бәхетле булыр идем”, — диде ул. Язмамның исеме дә “Каманча һәм фәрештәләр” дип атала. “Каманча” Владимирның мәктәптән үк калган кушаматы, ә фәрештәләр дип, ул үзенең коткаручыларын атый.
Язмышның кемгә нәрсә әзер­ләгәнен беркем дә белми. “Нинди генә авыр хәлдә калсаң да, Аллаһка таян, аннан ярдәм сора. Ул сине ташламас”, — ди Владимир. Фильмның режиссеры – документалист, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Герчиков. Форумда ул үзе дә катнашты. “Әлеге фильм өстендә берничә ел эшләдек. Ижауда һәм Мәскәүдә төшердек. Владимирның бер газетада интервьюсын укыдым да, аның белән танышырга һәм тормыш юлы турында зуррак аудиториягә сөйләргә теләдем. Ул каршы булмады. Көчле рухлы, бик яхшы күңелле кеше. Әлеге фильмны караган һәркем үз сорауларына җавап, кирәк икән ярдәм таба алсын иде”, — диде Владимир Герчиков.
Фильм тәмамлангач та, бик озак уйланып утырдым. Наркома­ния — бик куркыныч афәт. Менә ул кат­гый, чын статистика: Влади­мир дәваланган үзәктә барысы да терелә алмый. Иң күбе 10 яки 20% гына дәвалана. “Энә”дән аерылу өчен авыруның үзенең зур теләге, көчле рухлы холкы, ихтыяры булырга тиеш. Сабырлык, үз өстеңдә даими эшләү дә мөһим. Каманцев кебек. Ул – Чечня сугышы ветераны, Батырлык ордены кавалеры – үзенең кара үткәне турында сөйләргә оялмый. «Мин булдыра алдым», – дип мактануы түгел. Башкаларга гыйбрәт, кирәк икән ярдәм булсын өчен тырыша.
Фильм беренче тапкыр Мәс­кәүдә күрсәтелгән. Димәк, әлеге форумда катнашучылар табадан гына төшкән фильмны карадылар дисәк тә, һич арттыру түгел. Владимир Герчиков фильмны прокатка алуны оештырачак. Дөрес, документаль кино өчен бу бер дә җиңел түгел, аудитория туплау авыр булачак. Ләкин режиссер сүзе буенча, беренче килешүләр бар инде. Шулай ук Удмуртия хакимияте белән дә сөйләшүләр алып барыла. Бу фильмны зуррак аудиториягә күрсәтү, авыр хәлдә калган кешенең һәрвакытта да үз тормышын яңадан башларга мөмкинлеге булуын аңлату бик мөһим.

Эльвира Хуҗина.