Каләмдәшем иҗатына бер караш
Мин Гөлфия Исхакованы яхшы беләм дип йөри идем. Ләкин, вакытлар үткән саен, аның шигырьләрен кабат-кабат укыйм да шагыйрәнең яңадан-яңа сыйфатларын ачам һәм: “Гөлфиянең иҗат җимешләре һич тә искерми, чын классикларга хас тылсымга ия буларак, мәңгелек хрестоматия китабына теркәлергә лаек әсәрләр,” — дигән нәтиҗәгә киләм. Моны исбатлап, сезнең игътибарыгызга аның шигъриятенә йөгерек кенә күзәтү тәкъдим итәм.
…Кая барсаң, мамык түшәк —
Кемнәр түшәп җиткергән?
Карлы юлдан атлар чаба
Чуман-чана җиктергән.
Чуклы-чуклы челтәр шәлләр
Каеннарда — сәйләннән.
Алар күз явын алырлык
Яшь кызларга әйләнгән…
(“Кышкы урман”)
Язны әйдәп Кояш көлгәч,
Кыш күзеннән яшьләр тамган.
Китәсе килми, дип, илдән
Кар көртләре кара янган.
(“Яз башы”)
Бик тә талантлы рәссам булырга кирәк мондый күренешне тасвирлау өчен. Ә сүзләр аша сурәт ясау өчен сандугач теле кирәк. Сандугачны тыңлау өчен, музыкаль мембрана-колак, бик сизгер йөрәк вә нечкә күңел-калеб кирәк. Никадәр катлаулы җепләр-багланышлар системасыннан гыйбарәт Аллаһы Тәгаләнең ошбу чиксез дөньясы!
Гөлфия, нечкә хисле шагыйрә, ләкин анда чын көрәшче ирләр каны да мул ага. Ул татарны кызгана да, сүгә дә, кисәтә дә, чакыра да.
Тәмугта да, диләр, безнең татар
Урын бүлә алмый, тибенә.
“Чыга күрмәсен!” — дип, үз татарын
Тарта кайнар казан төбенә.
(“Татарыма эндәшәм”)
Каф тауларын күчереп тә
Арый белмәс татарлар.
“Лаеклы ял”ны — ничә гасыр? —
Гүрдә генә тапканнар.
(“Эш аты”)
Яшәмәгән җирең юктыр
Илләрдә вә котыпта.
Кол халәтенә каласың,
Бәйгеләрдә отып та…
Үткәннәрдә без кодрәтле —
Шул чакларны сагыныйк.
Иманыбыз — үз кыйблабыз
Дау юлында абынмыйк.
(«Дау алдында абынмыйк»)
Соңгы сүзләр — күпне күргән милләт Анасының йөрәгеннән ургылып чыккан авазлар. Үз телен аңлаган татарга моннан да акыллырак һәм үтемлерәк әйткән башка шагыйрә бар микән?
Шагыйрәнең үз әнисенә багышлаган шигырьләре дә йөрәк өзгеч.
Ә менә, әтисенә ни ди ул:
Әткәй озак яшәмәгән —
Авыр чир булган киртә.
Теле ачылмаган кызын
Калдырып киткән иртә…
Каршы ала синдәй күркәм
Чардуганда яшь нарат.
«Исәнме, Әткәем»? — димен,
Кабер ташыңа карап.
Гөлфиянең мәхәббәт лирикасы — зур могҗизалы аерым сәхифә. Мин аны, кайчандыр, “Сүнмәс сөю шагыйрәсе”, дип атаган идем һәм һич тә ялгышмаганмын. Аның бу темага язылган җәүһәр шигырләре һәм җырлары бихисап.
Ярсыган йөрәккә урын тар,
Күңелем түрендә нидер бар!
Үзем дә аңламас тойгы бу —
Әллә җыр, әллә моң, әллә зар?!
(“Беренче мәхәббәт”)
…Утлы мәхәббәт сагышы
Ник сузылды елларга?
Синең килмәсне белсәм дә,
Күзем һәрчак юлларда.
(“Томанлы юллар”)
Гөлфия Исхакова — балалар өчен күп һәм уңышлы язган шагыйрәләрнең берсе. Ул, хәтта, “Президент булам” дигән китабы шуның дәлиле.
Уа! Уа! — бәби елый, —
Җиргә яңа кеше туган.
Ана йөзе горур балкый,
Гуя Кояш аңа кунган.
Сабыйларның бәхете бар: —
Гомерлеккә ике юлдаш —
Җан җылысын кызганмыйлар
Җирдә — Әнкәй, күктә — Кояш.
(“Кояш кунган”)
Гөлфия Исхакованың әдәби теле һич тә төртелә-тотлыга торган тел түгел. Ул сөяксез тел. Сүзләре чишмәдәй агып тора. Ул Раббының сөйгән бәндәседер.
***
… — Тал чыбыктай нәзек билле —
Чибәр кыз идең элек!
До чего вакыт үзгәрткән,
Хәзер — карт марҗа кебек.
***
Әй камчылый безне тормыш —
Җанны телә сыдырып!
Гаеп кемдә? — Үч алырга
Йомарлана йодырык.
***
Халык әйтсә, хак әйтә:
— Кешенеке — кештәктә!
Бөкре чыга, баеп булмый,
Гомер буе эшләп тә.
Хәзерге заманның иң күңелсез проблемасына әверелгән бомжлар тормышын Гөлфия “Сукбай һәм Эт” шигыре аша ярып сала.
Әйдә, Маэмай, яшик әле бергә,
Каты-коты сиңа ташырмын.
Син бит тансык җан иясе миңа,
”Дустым!” — диеп кенә дәшәрмен…
Эт -эт инде дисәләр дә күпләр,
Аңлый барын сизгер эт җаны!
Кимсеттеләр. Тик менә бу Сукбай
Дусты итеп таныды аны.
Гөлфиянең Империядә яшәүче вак халыклар, милләтләр язмышын тасвирлаган “Мәсәл яки мәсьәлә” шигыре искиткеч югары әдәби кимәлдә иҗат ителгән.
Зур караңгы урманга
Карт Бүре булган хуҗа.
Җанварлар ул комсыздан
Күргәннәр бик күп нуҗа.
Хәтта хәйләкәр төлке
Көлтә койрыгын кыскан.
Керпе һәм куркак Куян —
Бары да Бүредән поскан.
Тик кошлар, сандугачлар
Зәңгәр күктә очканнар.
Моңлы җырлары белән
Киң җиһанны кочканнар.
Карт Бүре, туеп җырдан,
Указ язган үзенчә:
“Бүгеннән сандугачлар
Сөйләшсеннәр Бүречә!”
Әлбәттә, бу мөмкин эш түгел, канатлыны Бүре тотмый, шунлыктан:
Сандугач сайравына
Ул тешен кайрап тора,
“У-у-у-у-у!” — дип, бүген дә
Туктаусыз улап тора.
Шагыйрәнең тормыш фәлсәфәсе елдан-ел тирәнәя бара.
…Тормыш — дәрес. Бары да дөрес,
Кумыйм берсен тирәмнән —
Чын дусларны дошманнардан
Аерырга өйрәнәм.
Шигырь ничек туа дигән табигый сорауга, аның җавабы ачык һәм кыска:
Елап та туа шигырьләр,
Җырлап та туа алар.
Шул шигырьдән ләззәтләнеп
Шатлык табучылар бар.
Дөрестән дә, Гөлфия Исхакованың шигърияте, бик тә кешелекле һәм дә югары иҗат җимеше буларак, укучының алҗыган җанына иң тансык азык булып ирешә. Саулык, озын иҗади гомер, гаилә бәхете телик аңа! Амин!
Ибраһим Биектаулы.