Калебләребез чистамы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с)нең тормышы, аның яшәү рәвеше барлык кешеләр өчен дә үрнәк булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) аша Аллаһы Тәгалә безгә ничек итеп дөрес яшәргә икәнен аңлатты.
Рәсүлебез Мөхәммәт (с.г.в.с.) гади кеше иде. Ләкин аның турында Аллаһы Тәгалә: “Дөреслектә син иң яхшы, иң бөек, затлы һәм сыйфатлыдыр”, — дип әйтте. Ягъни аның холкының сыйфатлары, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүе, аның тормышын ничек алып барулары, кешеләр белән мөгамәлә кылулары — иң югары дәрәҗәдә булган. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәни — Кәримдә безгә аңлата.
Күпләр һәркемнең үз холкы була дип әйтер. Ләкин Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не иң күркәм холыклы итеп яралтты. Рәсүлебезнең Аллаһы Тәгаләгә булган тәкъвалыгы, гөнаһ кылырга куркуы — һәркемгә үрнәк булырга тиеш. Рәсүлебез үзе турында: “Аллаһы Тәгалә куйган чиктән чыкмаучы, Раббыбыздан куркып яшәүче — миндер”, — ди.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең холкы, аның сыйфаты безгә дәгъвәт (Ислам диненә өндәү) эшләрдә нинди булырга, яхшылыкка, изге гамәлләргә ничек чакырырга, тормышта адашкан кешеләр белән нинди мөгамәләдә булырга, ничек нәсыйхәт кылырга һәм бик күп башка нәрсәләргә өйрәтә. Бер галим ничәмә гасырлар элек үз китабында: “Элек тәкъвалык гамәлләрдә булса, хәзер тәкъвалык телләрдә”, — дип язып калдырган. Ягъни телдә без тәкъва булсак, гамәлләрдә бу күренми.
Рәсүлебез берсендә намазга килгәндә: “Бу җәмәгать намазын озак укыйм дип теләк теләдем, ләкин ишек артында бала елый, шуңа кыскарак тотам”, — ди. Шулай итеп ул арткы рәтләрдә утыручы дин кардәшләре турында кайгыртуын аңлата. Һәм мондый мисалларны бик күп китерергә була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бөтен мөселманнарга рәхмәт итеп җибәрелде. Хәтта үлгәннәргә дә. Рәсүлебез төнлә дә зиратка чыгып, үлгәннәргә дога укып йөри торган булган. Ә без соңгы тапкыр кайчан зиратка бардык? Якыннарыбыз күмелгән каберләр тәртиптәме юкмы икәнен беләбезме? Ахирәтне искә төшерәбезме? Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кебек кайчан без вафат булганнар өчен дога кылдык?
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән: “Кыямәт көнендә изге гамәлләрдән үлчәүдә нәрсә булыр?”- дип сорадылар. Ул: “Тәкъвалык һәм күркәм холык”, — дип җавап бирде. Чөнки тәкъвалык булган кешедә күркәм холык та булмый калмый. Тик тәкъвалык телдә генә түгел, ә гамәлләребездә, күңелләребездә дә булырга тиеш.
“Кыямәт көнендә сиңа иң якыны кем булыр?”- дип сорагач, Рәсүлебез: “Яхшы холыклы булганнарыгыз”, — дип җавап бирде. Тик күпчелек очракта безнең “мин-минлек”, нәфесебез җиңеп чыга. Аллаһы Тәгалә Үзе гафу итүче һәм гафу итүчеләрне яратучы икәнен беләбез. Безгә дә берәр кешене гафу итәргә кирәк ди. Ә без: “Әгәр дә ул минем яныма башын иеп килсә, ялынып-ялварып үзен кичерүен сораса, мин аны гафу итәрмен бәлки”, — дибез. Чөнки безнең Аллаһы Тәгаләгә итагать итүебез бу мәсьәләдә зәгыйфь. Раббыбыз ризалыгы өчен ураза тоту, намаз уку, Хаҗ кылу җиңел булса да, үзебезнең “мин-минлекне” җиңү күпкә авыр. “Аллаһы Тәгалә гафу итүчеләрне ярата”, — дигәнне онытабыз. Яки: “Мин бөтен кешеләрне дә гафу итәм, бу кешедән кала. Чөнки аның калебе кара”, — дибез. Ә без моны төгәл каян белик соң? Бәлки ул да синең турыда шулай уйлыйдыр? Нигә аны Аллаһ ризалыгы өчен гафу итмәскә?
Без кемгәдер елмаеп сәлам биргәндә, калебләребез ачу белән тулган икән, без күркәм холыклы була алмыйбыз. Калебләребезне чистарту — безнең бурычыбыз. Тәкъва һәм күркәм холыклы булу — болар барысы да үзара бәйләнгән. Шул турыда онытмыйча, Аллаһы Тәгаләгә итагать итеп яшәргә насыйп булсын.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.