Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Кайф”ка кайтмасам ярар иде…”
22.06.2017

“Кайф”ка кайтмасам ярар иде…”


26 июнь — наркотикларга каршы көрәш көне. Әлбәттә, бу проблема турында бер көн генә түгел, ә даими сөйләнелә, күп чаралар уздырыла. Без, шәһәребездә урнашкан “Яшүсмер” үзәге белгечләре дә, ел дәвамында мәктәпләрдә, техникумнарда чыгышлар ясыйбыз. Укучыларга, студентларга проблеманың никадәр куркыныч булуын аңлатырга тырышабыз.
“Наркоман”, “Нар­котикларга бәй­ле”… Бу бик куркыныч диагноз. Героин, маркалар, хәзер мо­дага кергән “тозлар” бик күп яшьләрне теге дөньяга озатты һәм бүгенге көндә дә упкынга өстери. Ә бу афәттән котылган кешеләр аз. Менә шушы коточкыч наркотиктан котылырга омтылган К. исемле 30 яшьлек егетнең зарын сөйлисем килә.
“Мин шундый матур гаиләдә үстем. Әти-әни югары белемле. Гаиләдә бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәдем. Спорт белән шөгыльләндем. Яхшы билгеләренә укыдым. 17 яшьтә дустым, миңа героин кадап карарга тәкъдим итте. Ул нар­котик кулланганнан соң тормышның ничек матур төсләргә керүен, шундый рәхәтлек алуы турында сөйләде. Мин ризалаштым. Чынлап та, башта ниндидер көч барлыкка килде, рәхәт булды. Тик озак та үтмәде, мин үземнең наркотиктан башка яши алмавымны аңладым. Өйдән әйберләр урлый башладым. Әти-әни ничә тапкыр наркология диспансерена, тернәкләндерү үзәгенә алып бардылар. Тик аннан чыгуга тагын героин эзли идем. Героин миңа тормыштагы бөтен нәрсәне алыштырды. Эш шунда барып җитте, әти-әни бер бүлмәгә бөтен яхшы һәм кыйммәтле әйберләрне җыеп, тимер ишек куйдылар. Алар өйдә юкта иптәшләр белән шул ишекне ватып, бөтен әйберләрне алып чыгып саттык. Акча барында, героин да, иптәшләр дә булды. Тик озакламый барысы да бетте. Әти-әни өйгә кертмәделәр, иптәшләр дә юкка чыктылар. Мин подъездда яши башладым.
Беркөнне ишек алдына чы­гып утыргач, бер кечкенә ба­ланың әти-әнисе белән уйнавын шундый сокланып күзәттем. Шул чагында йөрәгем өзелеп куйды. “Мин дә алар кебек яши алыр идем”, — дигән уй йөрәгемә килеп кадалды. Әти-әни янына кайтып, ярдәм сорап еладым. Мине аңлап, икенче шәһәрдәге тернәкләндерү үзәгенә озаттылар. Менә инде 10 елга якын эчмим, тартмыйм, наркотиклар кулланмыйм. Гаиләм, улым, яхшы эшем бар. Яңадан “кайф”ка кайтмасам ярар иде”, — дип, көн дә Аллаһыдан көч сорыйм”. Тик егетнең күзләре сагыш белән тулы.
Минем ышанасым килә: ул киләчәктә дә үзендә яшәргә көч табар. Тик 10-15 ел наркотиклар кулланмыйча яшәгәч тә, яңадан наркотиклар куллана башлаучылар да аз түгел. Мин К.дан “Ничек бу юлдан китмәскә?” — дип сорадым. “Бер тапкыр да татып карарга ярамый”, — диде ул. Бу хакта ата-аналар җыелышларында аңлатабыз. Балагыз ничә яшьтә булуына карамастан, аның эчке дөньясы, дуслары, омтылышлары белән кызыксыныгыз. Наркотикларга бәйлелек — бик куркыныч. Һәр ата-ана катгый итеп: “Минем баламның тормышында наркотикларга урын юк”, — дип әйтсен һәм шуңа омтылсын иде.

Фирая Газизова, Ижау шәһәре.