Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кайтарасы иде бу көннәрне…
29.07.2015

Кайтарасы иде бу көннәрне…

3 июльдән 17 июльгә кадәр Казан шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан Боровое Матюшино поселогында — “Идел” яшьләр үзәгендә — “Милләтебез хәзинәләре” лагереның 15нче юбилей сменасы узды.
Лагерьга Татарстанда, Рос­­­сиянең төрле тө­бәк­ләрендә яшәүче 9-17
яшь­лек балалар җыелган иде.
Безнең Удмуртиядән дә яшү­с­мерләр ел саен әлеге лагерьда ял итеп кайта. Быел исә регионыбызга иң күп урын бирелеп, ял итәргә 21 бала юл тотты. Ижаудан — 9, Можгадан — 8, Глазовтан һәм Воткинскидан ике­шәр кеше катнашты. Ә мин инде өченче ел рәттән әйдаман булып эшләдем. 14 көн эчендә балалар тарих, татар теле буенча белемнәрен арттырдылар, мәдәниятебез, милли көрәш алымнары белән таныштылар, кул эшләренә, җырларга, биергә өйрәнделәр, Казанга, Болгарга экскурсияләргә бардылар, төрле уеннарда, бәйге-конкурсларда катнаштылар. Әстерхан, Тольятти, Саратов, Казан, Болгар, Сверд­ловск, Әгерҗедән һәм Марий-Эл республикасыннан, кил­гән әйдаманнар балаларга төрле мастер-класслар уздырдылар. Мәсәлән, мин үз отрядымда татар теле дәресләре алып бардым. Кемдер дин, спорт, театр сәнгате, журналистика, җыр сәнгате, этикет, аш-су әзерләү, иганәчелек һәм ди-джей булу серләренә төшендерделәр.

Балалар һәм яшүсмерләргә лагерьда уздырылган һәр чара бик ошаса да, “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрен алар аеруча яратып кабул иттеләр һәм тырышып әзерләнделәр. Бәйгеләрдә төрле регионнардан 12 яшүсмер кат­нашты. Чит илләрдән дә татар балалары бар иде. “Чын татар егете” исемен Можга егете Салават Корбанов, ә “Татар гүзәле” исемен Ижау кызы Диләрә Шәрипова яулады.
“Голос” проектында катнашкан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, “ТНВ-Яңа гасыр” телеканалында “Күчтәнәч” тапшыруы алып баручысы Әлфинур Хисами, Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белән очрашулар күңелдә калды.
Минем уйлавымча, “Мил­лә­тебез хәзинәләре” лагере киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә үзенең зур өлешен кертә. Биредә телебезне, тарих­ны, мәдәниятне яхшы белгән укытучылар, әйдаманнар балаларга чын милли мохит булдыра. Лагерьда ял итәргә теләүче яшүсмерләр саны елдан-ел арта. Димәк, “Идел” яшьләр үзәгенең тырышлыгы юкка түгел. Мин бу лагерь турында бик күп һәм тәфсилләп сөйләр идем, ләкин анда ял итеп кайткан Удмуртия балаларына да сүз бирәсем килә.

Данил Нуриев (Ижау шәһәре):
“Мин бу лагерьга татарлар арасында яңа дуслар табу максаты белән бардым. Һәм чыннан да, бихисап дуслар таптым, туган телемә, милләтемә булган мәхәббәтем артты. Шунда узган күңелле көннәрне бүген, әлбәттә, бераз моңсуланып искә алам. Чөнки мин анда танышкан чит төбәкләрдәге дусларым белән башка күрешә алмаячакмын”.

Илдана Галиева (Можга шәһәре):
“Минем лагерьга баруымның төп максаты — татар телен һәм мәдәниятебезне тирәнрәк өйрәнү. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле. Һәр көн мине милләтемә якынайтты, смена вакытында күп кенә яңа татар сүзләре өйрәндем. Дөресен генә әйткәндә, лагерьга кадәр мин татарча бик аралашмый идем. Ә биредә татар мохите булгач, үзеннән-үзе сөйләшенелә. Анда өйрәнеп кайтканнарны онытмас өчен мин өйдә дә белемемне арттыру өстендә эшлим”.

Айгөл Гыймазиева (Ижау шәһәре):
“Мин бу лагерьда беренче ел гына ял итмим инде. Бу юлы узган ел танышып, бер гаиләдәй ике атна яшәгән дусларым янына бардым. Мин татар мохитен бик яратам, ә ул биредә чын мәгънәсендә татарча. Лагерь миннән бөтенләй икенче кеше тәрбияләде. Шуның өчен мин биредәге әйдаманнарга, лагерьны оештыручыларга чиксез рәхмәтлемен. 2015 елның юбилей сменасы тагын да яхшырак, күңеллерәк булды. Мин аны беркайчан да онытмаячакмын”.

Алинә Измайлова (Воткинск шәһәре):
“Мин бу лагерьга бару мөмкинлеген язмыш бүләге итеп кабул иттем. Бу лагерь башкаларыннан бар яктан да аерылып тора. Биредә татар телен өйрәнү, халкыбызның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бар. Мин Россиянең төрле почмакларыннан дуслар таптым, кызыклы урыннарны күреп кайттым. Ислам буенча мастер-классларда дин турында күп яңалык ачтым. Мондый лагерьлар үз-үзеңне ачарга да ярдәм итә. Төрле чараларда, бәйге-ярышларда, башкаларга карап, активрак була башлыйсың. Бу ике атна минем күңелдә бары тик якты, матур хатирәләр генә калдырды”.

Руслан Мөхәммәтшин (Можга шәһәре):
“Баруымның максаты — элекке сменалардагы дусларымны күрү, татар телен камилләштерү. Анда татарча гына сөйләшәбез, шәһәр мохитеннән ял итәбез, төрле экскурсияләргә барабыз. “Милләтебез хәзинәләре” мине төрле каршылыклар алдында баш имәскә, бары тик алга барырга, кыенсынып тормаска өйрәтте. Мин лагерьның тагын бер уңай ягын сиздем — ул безне Интернет челтәреннән аерып алды. Без тирә-якның матурлыгын күрергә өйрәндек”.

Ләйсинә Латыйпова (Ижау шәһәре):
“Идел” яшьләр үзәге уздырган лагерьга мин өченче ел рәттән барам. Чөнки әйдаманнарны, дус­ларны күрәсем килә. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган татар теле дәресләре беркайчан да ялыктырмый. Аннан алып кайткан хис-тойгыларым әле дә сүнми, күңелне җылытып, киләсе очрашуны көтеп тора”.

Лилия Арсланова (Глазов шәһәре):
“Лагерь турында минем күп ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә барып карыйсым килде. Җитмәсә, татар телемне ныгыту комачауламый. Лагерь миңа бик ошады. Аеруча Казан һәм Болгарга сәяхәт беркемне дә битараф калдырмады. Икенче елга да барасым килә. Монда мин күп дуслар таптым, үз телемдә җырларга һәм биергә өйрәндем”.

Салават Корбанов (Можга шәһәре):
“Мин лагерьга үземне үстерү, башкаларны күрү, танышу өчен барган идем. Болардан кала, лагерьдан күп кенә яңа идеяләр белән кайт­тым. Татар халкына карата да фикерләрем үзгәрде, телне ныклап өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадым”.

Гөлнара Шәяхмәтова әзерләде, Ижау шәһәре.