Кайтам димә, кертмим
Сеңелем Ижау шәһәрендә яши. Аның иптәше Татар базары бистәсендә туып үскән. Кодагыйлар, кодачалар барысы да “Яңарыш” газетасын укыйлар. Анда бик яхшы мәкаләләр дөнья күрә. Юкка гына аны гаилә газетасы дип атамыйлар, чөнки анда балаларга да, өлкәннәргә дә рәхәтләнеп укырдай язмалар күп. Редакция хезмәткәрләренә «Афәрин», — дип әйтәсем килә.
Үзем лаеклы ялда, ялгыз яшим. Китаплар, газеталар укырга яратам. Менә үземнең тормышым турында яздым. Мөмкин булса, газетада бастырсагыз иде.
Беркөнне цехтан шалтыраттылар. Трубканы алдым. Мин белгән хатын иде. “Синең ирең безнең цехтагы Хәния белен йөри”, — ди. Ни әйтергә белмәгәнлектән, сер бирәсем килмәде: “Әйе, йөри ул, тик аның белән түгел”, — дидем. Телефонның теге очындагы сер җиткерүче: “Юк-юк, шуның белән”, — дип кабатлады.
Мин Хәнияне белә идем. Аның ире Камил — безнең күрше авыл егете. Ә мин яшь чакта ул авылда эшләдем. Хәния икенче районнан килен булып төште. Яшьләр авылда тормадылар, шәһәргә чыгып киттеләр. Камил нефть приборлары заводына, ә Хәния икенче заводка эшкә керде. Бер малайлары, бер кызлары бар. Заводның тулай торагында яшәделәр, балалары шунда үсте.
Без дә шушы шәһәрдә яшәдек. Иптәшем — нефтьче, мин бухгалтериядә эшләдем. Завод эшчеләренең барысын да диярлек белә идем. Күбесе белән аралашып яшәдек. Хәниянең ире асылынып үлде. Эчкәли иде. Кесәсеннән хатынын гаепләп, аңа төрле нахак сүзләр язган бер кәгазь таптылар. Билгеле, гаеп хатында да булгандыр. Хәния ирен санга сукмады, үзеннән күпкә зур ирләр белән чуалды. Бәлки берәр файдалары да тигәндер, гел машиналы кешеләр иде. Хәнияне күреп, үземчә киңәшләр бирдем. «Кайната-кайнанаңны онытма, кайткалап йөр. Ярдәмнәре тияр, мал суйганда, ит бирерләр, бәрәңге алганда, бәрәңгесен. Чөнки аларның улларының балаларын үстерәсең», — дип әйтә идем. Белмим, колагына элде микән, юкмы.
Иң якын дусларның хыянәтләрен ишеткәнем бар иде. Бергә аралашкан кешеләрдән сак булырга кирәк, иреңне яки хатыныңны тартып алулары бар, дип. Минем дә шулай булып чыкты. Фәндәс, чыннан да, Хәния белән йөри икән. Теге хатын дөрес әйткән. Эштән соң кайтты, сорасаң, хәйләсен тиз таба иде. Машинабыз бар. Ял көннәрендә дусларга, йә авылга кайтам дип чыгып китә. Мин аңа әйтеп тә карадым. «Нәрсәсенә кызыгасың, матур да түгел бит, торыр җире дә юк, ике баласын кеше итәсе бар», — дидем. Нык кайгырдым, чирләдем. Аннан Уфага операциягә киттем. Кайткач, әнине карарга кирәк булды. Аңа Хәниягә йөрергә юлы ачылып кына торды.
Гомер шулай алга барды. Иргә 60 яшь тулды. Нишлисең, баштарак бик читен булса да, түздем. Бәлки аңлар, туктар, дидем. Кеше яшьрәк чагында ялгышмый тормый, тик 60та түгел бит инде. Хәния миннән 10 яшькә яшьрәк иде шул.
Беркөнне авылдан килсәм, фатир бушаган. Фәндәс өйдәге әйберләрне төяп алып чыгып киткән. Ирләр бер трусиктан гына чыгып киттем дип сөйләргә яраталар. Алай түгел икән, ышанмагыз.
Без аерылыштык. Хәния белән Фәндәс бер авылга күчеп киттеләр. Ярты еллап яшәгәннән соң, берни булмагандай ирем кайтып төште. Гафу да үтенмәде. Мин аны кертмәдем. Фатирны сатып, икенче шәһәргә киттем. Җәй көне иде. Каяндыр күрәзәчеләр килгән дип ишеттем. Тукта әле барыйм, нәрсә диярләр икән, дим. Чөнки бер елга якын еладым, җаныма тынычлык таба алмадым. Молдован кешеләре иде. Карадылар. «Ирең чыгып киткән, бик нык кайгырасың. Оныт аны, дин юлына бас, тынычланырсың. Ә ул хатын үзенекен күрәчәк. Олы кайгы көтә: баласын югалтачак, икенчесе — чир”, — диделәр.
Һәр кылган эшнең азагы була. Безнең тормышны бозды. Иремнең язмышы белән уйнады, ул хәзер бомж хәлендә.
Матур гына башланган тормышыбыз шулай таркалып бетте. Хәниянең дә хәлләре ал да гөл түгел. Күптән түгел бергә эшләгән дустым шалтыратты. Хәниянең кызы, әтисе кебек, асылынып үлгән. Яшь балалары калган. Әле үзе дә 30лар тирәсендә генә иде.
Хатын-кызларга да, ирләргә дә шуны әйтәм: тормыш иптәшләрегез белән бергә яшәгез. Кешенеке сиңа булмый. Бүре дә бит авылда тормый, барыбер урманга карый. Татлы сүзләргә ышанып, үз гаиләсен ташлап чыгып китүчеләр бик үкенәләр. Ләкин соң була. Кирегә юллар ябыла.
Әлфинә Тимербулатова,
Башкортстан, Туймазы шәһәре.