Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кайсысы җиңде?
7.08.2014

Кайсысы җиңде?

 Бу елның изге Рамазан ае Бразилиядәге футбол буенча дөнья беренчелеге белән бергә килде. Күп кенә кардәшләребез алдында ике катлаулы сорау туды: нишләргә? Германия белән Аргентина уенын караргамы яки сәхәр ашаргамы? Уенны да карыйсы килә, 19 сәгать уразага сәхәр ашамый да кереп булмый. Җитмәсә уен да сузылды, реклама паузасы да юк. Шөкер, бичара туп бер яктан икенче якка 113 минут бәргәләнә торгач, ниһаять, үзенә урын тапты.

Футбол беренчелеге белән бергә җир өстендә тагын бер беренчелек-чемпионат Рамазан ае үтте. Әлеге чараларны Раббыбыз иман ияләренә изгелектә көч сынашу, дөнья һәм ахирәт дә­рәҗәләренә ирешү өчен ел саен оештыра. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Рамазан аенда Аллаһ үзенең бәндәләренең үзара изгелек кылуда ярышуларын карый. Фәрештәләре каршында аларның исем­нәрен атап горурлана. Үзегездән Аллаһка изгелек күрсәтегез”, — диде.
Әйе, Рамазан төне буе ашап, көн буена йоклау ае түгел. Ул — изге гамәлләрдә узышу ае. Аллаһының беренчелегендә катнашу өчен иң көчлеләрнең дә көчлесе булырга, билетлар алып Бразилиягә очарга, алдан кунакханәдә урыннар кайгыртырга кирәкми. Күңелендә иманы һәм изгелек кылырга теләге булган һәркем ураза тота. Яшәгән авылыңнан, үз мәхәлләңнән дә чыгу шарт түгел. Шулай да иң тырыш кардәшләребез акчаларын җыеп, эштән ял сорап, үз мәхәлләләре белән генә чикләнмичә, “чемпионат” үтә торган иң зур мәхәлләгә — Мәккәгә юнәлделәр. “Рамазан аен Фифа белән ничек чагыштырасың?”- дип әйтер кайберәүләр. Әлбәттә, телевидение, Интернет, газеталар күбрәк туп тибүчеләр белән кызыксына. Өстәвенә, фут­бол фанатларының тавышлары да ныграк чыга. Без исә урамга чыгып: “Мин уразада”, — дип кычкырып йөрмәдек. Авыз ачканда, бик шатлансак та: “Бүген шайтанымны җиңдем”, — дип кычкырмадык. Шулай да, саннар кайсы беренчелек файдасына соң? Фифаның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, уеннарны карау өчен быелгы чемпионатта 3 миллионга якын билет сатылган. Рамазан аен Мәккәнең “Хәрам” мәчетендә үткәрү өчен Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы әйтүенчә, бу мәчеткә көненә уртача 500 мең кеше килгән. Әлеге ярышның савабы да шәптән шул. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Рамазанда гомрә кылу минем белән хаҗ кылуга тора”, — диде. Әгәр финал үткән “Маракана” стадионы 1950 елда 200 мең кешегә исәпләнеп, дөньяның иң зур стадионы булса, соңгы елларда яңа шартлар астында ул 78 мең урынга калдырыла. “Хәрам” мәчете бүгенге көндә 820 мең кешегә исәпләнгән. Хаҗ вакытларында мәчет диварлары берьюлы миллионнан артык хаҗины сыйдыра, ул көннәрдә кара таш тирәсеннән 5 миллионнан артык кеше үтә.
Футбол чемпионаты туп тибү белән генә чикләнсә, Рамазан ае үз эченә изгелекләрнең күп төрләрен алды: ураза, авыз ачтырулар, тәравихлар, фи­тыр сәдакасы, зәкәт… Һәр кардәшебез көченнән килгәнчә, изгелектә кат­­­нашырга тырышты ке­­бек. Шә­һәр һәм авыл мәчетләрендә ифтар мәҗ­лесләре үтте. Мохтаҗларга сәдакалар та­ратылды. Байлар зә­кәтләрен чыгарды. Фитыр сәдакалары җыелды. Аларны тиешле кешеләргә җиткерү бурычы үтәлде. Кем ниләр эшләп калырга өлгерде, кем -кемне уз­ды? Кем җиңде һәм кем җиңелде? Әгәр туп тибүдә җиңүчеләр чикле булса, изгелектә катнашкан һәркем үз өлешен ала. Шулай да, Рамазанда да җиңелүчеләр юк түгел. Җәбраил фәрештә: “Кем исән-сау Рамазанга ирешеп тә, гөнаһларыннан пакьләнмәсә, Аллаһ аны ерагайтсын”, — дип дога кылды. Пәйгамбәр (с.г.в.с.): “Әмин”, — диде. Изге айның ничек килеп, ничек киткәнен дә сизми калган милләттәшләребез җиңелүчеләр булып чыга.
Әмма изгелектә көч сынашу мәйданының төп нәтиҗәләре һәм иң зур бүләкләре бәндәләрнең Раббылары каршына җыел­ган көнне бу­лачак. Шунда кемдер үзенең җиңүен белеп куаныр, шатлыгыннан кычкырып мөн­бәрләргә менәр. Кемдер җиңелүен аңлап, кат-кат үкенер, хурлыкка күмелер. Ләкин үкенечтән файда булмас.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.