Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кайда яшәвең түгел, кем белән яшәвең мөһим
14.11.2014

Кайда яшәвең түгел, кем белән яшәвең мөһим

2 октябрьдә без — Ижауның бер төркем татар теле укытучылары Татарстанның Зәй шәһәренә семинарга юл тоттык. Ни өчен Зәй? Бу шәһәрнең укытучылары белән танышуыбыз узган уку елында 12нче мәктәптә башланган иде. Кунак ашы кара-каршы, дигәндәй, быел алар безне үзләренә чакырдылар. Әлбәттә, бу гади генә очрашу булмады. Республика күләмендә оештырылган “Татар телен укытуның актуаль проблемалары” дип аталган семинарда катнашып, үзебез өчен кирәкле күп мәгълүмат алып кайттык.

Зәйнең төрле мәктәп­лә­­реннән килгән татар теле укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре, уку-укыту планнары белән уртаклаштылар. Әлбәттә, алар башкарган эшнең төрлелеге, сыйныфтан тыш чараларның күплеге гаҗәпләндерде. Билгеле, без дә шундый программалар белән эшлибез, милли бәйрәмнәр дә уздырабыз, ләкин без Ижау шәһәренең һәр мәктәбендә бер яки ике татар теле укытучысы гына шул хәтле эшне берүзебез алып барабыз. Ә Зәйдә бер мәктәптә генә 8 татар теле укытучысы эшли. Өстәвенә, алар бер юнәлештә генә эшлиләр, ә безгә эшебезне төрле юнәлешләрдә алып барырга туры килә.
Без беренче дәресләрдә балага татар теле — ана теленең әһәмиятлеге, аны өйрәнүнең кирәклеге турында аңлатабыз. Гаиләдә бу турыда балага әйтелмәсә, “мескен” укытучы гына бу эшне берүзе башкара аламы соң? Юк, билгеле. Семинарда мондый проблемаларның Татарстанда очравы турында да әйтелүе гаҗәп. Андагы татар теле укытучылары да катнаш гаиләдән килгән балаларга татар телен чит тел кебек укыталар икән. Димәк, баланың кайда яшәве түгел, ә кем белән, нинди гаиләдә үсүе мөһим булып чыга.
Мондый семинарда катнашуыбыздан канәгать калдык. Балаларның җырлап, җылы итеп каршы алулары, директорның мәктәп белән тәфсилләп таныштыруы, мәктәп музеенда булу — болар барысы да бездә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Бүләк итеп бирелгән методик ярдәмлекләрне, әдәби китапларны төяп кайттык кунактан. Татарстан белән элемтәләребезнең ныгуына шатланып, киләчәктә дә мондый очрашуларның булуына ышанабыз.

Рәсилә Габдрахманова,
Ижау шәһәре.