Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кайда сез, хәбәрсез югалганнар?
17.03.2021

Кайда сез, хәбәрсез югалганнар?

Бөек Җиңүнең быел 76 нчы язын каршылыйбыз. Бу — уртача алганда, бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 76 ел вакыт узса да, әле һаман ирен, әтисен, абыйларын көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми дә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә телиләр. Фронтта һәлак булучыларның гаиләләренә айлык пособие түләнгән, ташламалар каралган. Ә хәбәрсез югалучыларның гаиләсе болардан мәхрүм. Сугыш ахырына андыйларның саны 5 миллионнан 9 миллионга кадәр җиткән. Дөрес булса, һәлак булган батырның туган ягына әйләнеп кайткан шәхси әйберләре махсус юк ителгән дип тә сөйлиләр. Пособие түләмәс өчен…

Тәзкирә апа

Көннәрдән беркөнне Тәзкирә апа Шәйдуллина редакциягә шалтыратып, минем узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Суслонгер лагеры турында язган мәкаләмне укыганлыгын һәм бу лагерь турында мәгълүматлар җыюын белдерде. Аның белән очрашкач, ул миңа дүрт абыйсының сугышта хәбәрсез югалуын әйтте. Нәкъ шундый ук хәл безнең авылда да бар иде. Хәсәновларның дүрт малайлары сугышта хәбәрсез югалган. Аларның исемнәре бүген һәйкәлгә уелып языл­ган.
Тәзкирә апа тумышы белән Мин­зәлә районы Күзкәй авылыннан. 1935 елда гаиләдә алтынчы төпчек бала — бердәнбер кыз дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлану белән бер-бер артлы дүрт абыйсы сугышка китә. Алар шул китүдән берсе дә кайтмый. Бишенчесе сугыш беткәндә генә армиягә алынса да, җиде елдан гына туган ягына әйләнеп кайта. “Ул чактагы тормышның авырлыгын сөйләп бетерерлек кенә түгел. Әти белән әни колхозда хезмәт көне өчен эшлиләр. Җитмәсә, дәүләткә йомыркасын, сөтен, итен, йонын тапшырырга кирәк. Әле дә хәтеремдә: унынчы классны тәмамлагач, чәй эчү оештырдылар, шунда барырга минем бер сум акчам булмады. Алабуга мәдәният училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керәсем килде. Чөнки китаплар укырга ярата идем. Бүгенге көндә дә “Яңарыш” газетасын яратып укыйм, чыга башлаганнан бирле алдырам. Нишлисең, язмыштыр, Ижау шәһәренә килеп, заводка эшкә урнаштым. Укый алмадым, эшләргә кирәк иде. Заводта 34 ел хезмәт куйдым. Ул елларда авылдан килгән яшьләр күп, көндез эшлиләр, кичләрен мәйданчыкларга, бакчаларга җыелалар. “Спартак” кинотеатры янындагы мәйданчыкны “Мәхәббәт базары” дип йөртәләр иде. Шунда булачак тормыш иптәшем белән таныштым. Әнә шулай гомер иттек. Әти-әниләребезне тәрбияләдек. Алар авылда торганда, кайтырга юллар начар иде, хәзер юллар да әйбәт, алар юк…” — диде ул.

Үзебез — еракта, җаныбыз — туган якта

Беренче рәттә сулда беренче — Мәгъдәнетдин

“Иң олы абыем Мәгъдәнетдин 1914 нче елгы, Гыйльметдин 1917 нче елгы, Мәүҗетдин 1921 нче елгы, Хәмәтдин 1924 нче елгы булгандыр дип уйлыйм. Чөнки әни аларның аралары өч кенә яшь дип әйтә торган иде. Бишенче абыем белән минем яшь арасы сигез ел. Мин инде үземне әкияттәге кебек ничә баһадир арасында туган кыз дип исәплим”, — диде Тәзкирә апа. Ул бүгенге көнгә кадәр ике абыйсыннан килгән хатларны ­саклый. Уңып беткән булса да, аларны лупа белән укырга була. Хатның күп өлеше авылдашларга сәламнәрдән, хәл-әхвәл сорашудан гыйбарәт. Сагынганнары әллә каян күренеп тора. Ике абыйсы да шигырьләр юллаганнар. Гыйльметдин:
“Әнкәй, сиңа шул бүләгем
Кара сатин күлмәгем.
Тәрбияләп үстердең дә
Хезмәтемне күрмәдең”.
Хәмәтдин:
“Ай-һай-ла дигән тавышка
Кошлар кача камышка.
Үлмәсә дә егет үлми икән
Эче тулы сагышка”.

Бер хатта абыйсы әтисенең килеп китүен сорый: «Килгәндә, кияргә иске бүрек булса да алып кил», — дип яза. Тәзкирә апа уйлавынча, аның әтисе абыйсы янына бер тапкыр барып кайт­кан була. 60 чакрым гына дип язылган сүзләр бар. Шуңа күрә ул аны Мари Иле урманнары эчендәге Сус­лонгер лагеренда булгандыр дип уйлый. Хатларда аларны ничек мәсхәрә итүләре дә язылган. Икенче дөнья сугышы чорында Россиядә бик күпләр өйрәнү лагерьларында вафат була. Аларның саны бүгенге көнгә кадәр билгесез. Ниндидер сәбәпләр аркасында бу лагерьларда үлүчеләрнең саннары да исәпкә алынмаган. Бәлки, ачлыктан, салкыннан, авырулардан вафат булучыларны ни рәвешледер исәпкә дә алганнардыр. Ләкин Сус­лонгерда үлеп калучылар хакында мәгълүматлар юк. Интернет сәхифәләрендә дә шушы лагерьда булучыларның саны, биредәге югалтулар хакында саннар юк. Шулай да, сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында үлеп калучылар күп булды, дигән сүзләрне бик еш ишетергә мөмкин.

Мәүҗетдин

Тәзкирә апаның кулында 1947 елда Минзәлә военкоматыннан килгән дүрт абыйсының хәбәрсез югалуы турында хәбәрләр. Башка аларның бер документлары да юк. Әлеге документларны да, авылга килеп, өй саен кереп: “Бу өйгә сугыштан кайтканнармы, юкмы?” – дип сорап йөргәннән соң гына җибәргәннәр. Ул елларда бу “уличный запрос” дип аталган. Бер абыйсының сугышка Үзбәкстаннан китүе билгеле. Фотода иң кечесе Мәүҗетдин скрипкада уйный, ул Казанда мехчылар фабрикасында укыган. Тәзкирә апа: “Ичмасам, муеннарында медальоннары да булмады микәнни?” — дип үртәлә. Бу сорау белән ул Удмуртиянең “Долг” эзтабарлар отрядына да мөрәҗәгать иткән. Аңа: “Солдатларга медальоннарны 1942 елдан гына бирә башлаганнар”, — дип җавап биргәннәр. Димәк, аның абыйлары 1941 елда ук һәлак булган булып чыга. Тәзкирә апа һаман өметен өзми. “Бүгенге көндә шул дүрт абыем сугыштан кайтып, гаиләләр корган булсалар, күпме туганнарым булыр иде. Алар өчен әти-әниләргә дә бернинди пособие түләнмәде. Ичмасам, каберләре бил­геле булсын иде…” — дип өзгәләнә.

Эзләү сайтлары

Сугыш тәмамланганнан соң күпме сулар аккан? Газетабыз укучылары арасында Тәзкирә апа кебек әтисе, бабасы, туганнары турында төгәл мәгълүмат алырга теләүчеләр бардыр. Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.
www.podvignaroda.ru — «Подвиг народа» — электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат туп­ланган.
www.obd-memorial.ru — «Мемориал» — әлеге сайтта сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат бар.
www.pamyat-naroda.ru «Память народа» – сугышта һәлак булган кешенең җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.
www.rkka.ru «Рабоче-Крестьянская Красная Армия» сайтында 1921-1931 нче елларда «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.
www.moypolk.ru «Мой полк» сайты аша солдатлар турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин.
www.dokst.ru сайтында әсирлектә гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.
www.polk.ru «Забытый полк» сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.
www.pomnite-nas.ru «Помните нас» — әлеге сайтта хәрби каберләр турында мәгълүматлар бар. Шунда ук аларның фотоларын карарга, белешмәләр укырга да мөмкин.
www.rf-poisk.ru — Россия эзтабарлар хәрәкәтенең рәсми сайты.
Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Рәфилә Рәсүлева.