Кайгы агач башыннан йөрми
9 ноябрь киче. Эш сәгате тәмамлану белән теш табибына ашыктым. Анда барып кына җитүем булды, ирем шалтырата: “Ишеттеңме, Удмуртская урамында йорт шартлаган!” Әлеге куркыныч хәбәрне ишетүгә аяк астыннан җир убылып киткәндәй булды. “Ни булган? Анда яшәүчеләр ничек икән? Я, Ходаем, үлүчеләр генә булмасын”…
Мәхшәр
Якынча 16:30 сәгатьтә Удмуртская урамында урнашкан 261 нче торак йортта көчле газ шартлавы аркасында бер подъезд тулысынча җимерелеп төшә. Шартлау булган йортта якынча 500 кеше яшәгән, тулысынча җимерелгән 8 фатирда 28 кеше теркәлгән дип исәпләнә. Тагын 30дан артык фатир зыян күрә. Фаҗига булган урынга тиз арада коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм машиналары килеп җитә. Республика Башлыгы Александр Бречалов, шәһәр җитәкчеләре катнашында оператив штаб төзелә. Коткару эшләре бер генә минутка да тукталып тормый. Коткаручылар Яр Чаллыдан, Себердән, Уфадан, Пермьнән, Казаннан килделәр. Республикада гадәттән тыш хәл игълан ителде. Фаҗига булган урында 700гә якын коткаручылар, 100 берәмлектән артык махсус техника, кинологлар тәүлектән артык эшләделәр. Беренче минутларда ук шартлау булган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү башланды. Аларны 86нчы һәм 83нче мәктәпләргә урнаштырдылар. Соңырак барысы да туганнарына, кунакханәләргә, шәһәр янында урнашкан балаларның җәйге ял лагерьларына озатылды. Ә шартлау һәм подъезд җимерелү аркасында сәламәтлекләренә зыян килүчеләрне ашыгыч ярдәм машиналары шәһәрнең беренче республика клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Биредә табиблар бригадасы тулы әзерлек белән эшләде, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелде.
10 ноябрь көнне Ижауга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков килде. Алар Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов белән шартлау булган йортны карадылар. Зыян күрүчеләр белән очраштылар. Шул ук көнне Владимир Пучков регион җитәкчеләре белән фатирсыз калучыларга ярдәм күрсәтүне оештыру турында сөйләште. Документларын югалтучыларга аларны тергезү эше башланды.
Коткару эшләре 10 ноябрь төнендә тулысынча тәмамланды. Шул ук көнне шартлау булган фатир хуҗасы – 27 яшьлек Александр Копытов тоткарланды. Кайбер мәгълүматлар буенча әлеге шартлауны ул, шәхси үч алу йөзеннән, алдан уйлап эшләгән. Ул үз фатирындагы газ торбасын өзеп чыгып киткән. Аңа карата җинаять эше ачылды.
11 ноябрьдә республикада гадәттән тыш режим бетерелде. 11-12 ноябрь Удмуртиядә матәм көннәре дип игълан ителде.
“Өйнең диварлары селкенде, савыт-саба коелып төшә башлады”
Шартлау вакытында башка подъездда үз фатирларында булган яшәүчеләр фаҗига мизгелен әнә шулай истә калдырганнар. “Люстралар селкенә башлагач, курткамны гына алдым да, өйдән чыгып йөгердем. Күршем ялан аяк йөгереп чыкты. Аңа аяк киеме алырга дип, кире фатирыма кердем. Ләкин кире йөгереп чыкканда ул юк иде инде, соңырак бу аяк киемен бер әбигә бирдем”, — дип искә алды бу мәхшәрнең башын бер ханым. Әлеге йортта яшәүчеләр белән даими рәвештә психологлар эшләде. Күбесе әлеге вакытта өйдә булган якыннары өчен курыккан. “Ничек курыкмыйсың? Бу вакытта әнием, улым һәм туганымның баласы өйдә иде. Йорт шартлау турында хәбәрне ишетү белән эштән чыгып йөгердем. Аллаһка шөкер, якыннарым исән-сау”, — дип, кичерешләре белән бүлеште тагын бер ханым. Үз баласы өчен җанын бирергә әзер шул ата-ана. Кече Пурга районы мәктәбендә бу көнне ата-аналар җыелышы була. 16.45 сәгатьтә бер әнинең телефоны шалтырый, трубканы алган ана агарып китә, елый башлый. Аңа Ижауга репетитор янына килгән 15 яшьлек улы шалтырата: “Әни, йорт шартлады, җимерелде. Мин тәрәзәдән чыктым. Репетиторны башка күрмәдем”. Бу вакытта әлеге йортның беренче катында урнашкан “Эрудит” балалар клубында да дәресләр бара. “Барысы да мизгел эчендә булды. Ниндидер көчле тавыш, аның артыннан шартлау һәм подъезд җимерелеп төште. Мин баламның дәресе беткәнне көтеп, машинада утыра идем, клубка йөгереп кергәндә, директор балаларны киендереп, чыгу ягына алып килә иде инде. Ул барысын да тиз эшләде, рәхмәт. Балалар куркудан елый, ә ике ир-ат: “Тагын балалар калмадымы?” – дип, бөтен бүлмәләрне тикшереп йөгереп йөриләр иде. Мин иремә шалтыраттым да, баламны алып, тизрәк өемә ашыктым”, — ди Ксения исемле фаҗига шаһиты.
Вакытсыз өзелгән гомерләр
Әйе, күпләр өчен бу фаҗига куркыныч төш кебек истә калыр, куркулар да басылыр. Ләкин үз газизләрен югалтканнар, әлеге ачы хәсрәткә ничек чыдар? Бу куркыныч фаҗига корбаннарсыз булмады, ул 7 кешенең гомерен алып китте. Араларында милләттәшебез, Россия Эчке эшләр министрлыгы Удмуртия Республикасының Завьялово районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары 48 яшьлек Илдар Гарифуллин да бар. Ул үз хезмәт юлын 1995 елда Ленин районының җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә башлый. 3 елдан соң аңа җитәкче вазифаларын йөкли башлыйлар. 2011 елда Завьялово районының полиция җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Фаҗига булган көнне ул 13 яшьлек улы Артем белән өйдә була. “Кулы сыну аркасында өйдә дәвалану ала иде. Хатыны бу вакытта эштә була. Бәхеткә, уллары исән калды. Ә Илдарның үлеме — бөтен гаиләбез, якыннары, дуслары, хезмәткәрләре өчен зур югалту, олы кайгы. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, зур йөрәкле кеше иде. Полициягә эшкә кергәндә, аңа әтисе: “Улым, һәрвакытта да гадел бул”, — дип әйтә. Ул әтисе әйткән бу васыятькә гел тугры булды”, — дип искә алды аны гаиләнең якын дусты Кәримә апа Нәбиуллина.
Һәлак булучылар арасында ике бала – 8 яшьлек Даша һәм 13 яшьлек Кирилл да бар. Сабыйларның ата-аналары соңгы минутка кадәр могҗиза көтәләр, балаларының исән булуларына ышаналар. Аларны эзләп, 86нчы һәм 83нче мәктәпкә, хастаханәгә әллә ничә кат баралар. Тик төнлә белән моргтан булган шалтырату ике гаиләнең дә тормышын челпәрәмә китерә. Әлеге шартлау аркасында якыннарын югалткан һәркемгә дә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!
Зыян күрүчеләргә ярдәм
Фаҗига бөтен шәһәр халкын берләштерде. Социаль челтәрләрдә зыян күрүчеләргә көндәлек кирәк-яраклар, ашамлыклар, җылы киемнәр җыю турындагы хәбәрләр шул ук көнне, мизгел эчендә таралды. Ижаулылар төне буе 86нчы лицейга гуманитар ярдәм китерделәр. Икенче көнне гуманитар ярдәм җыю өчен берничә махсус пункт оештырылды. Халык кирәк-яракларны зур-зур машиналар белән дә, җәяү дә алып килде. “Кешеләрнең ярдәмчел, башкаларның кайгысына битараф түгел икәнлекләрен күреп, күңел тулды, горурлану хисе барлыкка килде. Әлеге пунктларда эшләгән хезмәткәрләргә, волонтерларга да бик зур рәхмәт”, — диде, мондый пунктларның берсенә кирәк-яраклар алып барып, үзе дә шунда җыелган әйберләрне бүлеп тутыру эшләрен башкарган Ләйлә Шәймөхәммәтова. Газетабызның актив хәбәрчесе Эльмира Миргалимова, 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Ләйсән Вәлиева, Алсу Гафарова, волонтер булып, җыелган әйберләрне тәртипкә китерергә ярдәм иттеләр. “Сообщество” хәйрия фонды зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм җыюлары турында хәбәр иткәч, бер көн эчендә 800 мең сумнан артык акча җыелды. 14 ноябрьгә бу сумма 3 млнга җитте.
Беренче көннәрдә үк зыян күрүчеләргә Хөкүмәт тарафыннан 10 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде. Һәлак булучыларның гаиләләренә 1 миллион сум түләүләр каралган. Шартлау аркасында милекләренә зыян килгән гаиләләргә дә акчалата ярдәм итәчәкләр. Шулай ук 30 ноябрьгә кадәр дүшәмбе — пәнҗешәмбе көннәрендә Октябрь районының социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә (Холмогорова, 17 адресы буенча) шартлау аркасында зыян күрүчеләргә психологлар һәм психотерапевтлар ярдәме күрсәтеләчәк. Кабул итү вакыты 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр. Шулай ук психологик ярдәм кирәк булучылар 8 – 950 – 829- 16 – 40 номеры буенча шалтырата, “Перезагрузи стресс” проекты кысаларында Интернет мәйданчыкта үз сорауларына җавап таба алалар.
Йорт язмышын нәрсә көтә?
Йортның яшәргә яраклы булу-булмавын Мәскәүдән алып килгән “Струна” диагностика комплексы белән тикшерәләр. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. Барлык коммуникацияләр, инженер системалар каралган, тиешле профилактик чаралар күрелгән. Нәтиҗәләр атна ахырына кадәр билгеле булачак. Шулай ук техник этажда һәм подвалда бинаның конструкциясен тикшереп бетергәч, белгечләр шартлау аркасында ныклы зыян күргән 4 һәм 6 подъездларга үз бәяләрен бирәчәкләр. Фаҗига аркасында йортсыз калучыларны фатир белән тәэмин итәчәкләр.
Эльвира Хуҗина әзерләде.