Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Каз өмәсе — авыл бизәге
10.11.2016

Каз өмәсе — авыл бизәге

Әнә шулай ди Сәхрә авылында яшәүче 80 яшен тутырып килүче Фәния апа Мөхәммәтшина.
— Безнең 10 йортлы урамда биш хуҗалык каз үстерә. Хәзер рәхәт бит, каз бәбкәләрен дә, азыгын да капка төбенә китереп саталар. Иренмичә үстер генә. Мин үзем быел 15 каз үстердем. Берсен дә сатмыйм, балаларга бирәм, туганнарга күчтәнәчкә өләшәм, үземә дә җитә. Авыл җирендә яшәп, ничек каз үстермисең, — ди ул.
Бу урамның иң өлкән кешесе каз өмәсен дә иң беренче булып үткәрде. Өмәне дә Фәния апа балаларын, туганнарын, дусларын җыеп, татарның гадәт-йолаларын җи­ренә җиткереп үтәде. Үзе исә өмәчеләр килгәнче миченә ягып, бәлешләрен бөреп тә өлгергән иде инде.
Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар, түгәрәккә те­зелеп утырып, халкыбыз җыр­ларын җырлый-җырлый, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә кү­ңелле итеп каз йолкыды.
Аннан казның эчен алу, пешекләүне авылның иң уңган хатын-кызы Әнисә апа Гайфуллина ялт иттереп башкарды. Хәзер безнең балачактагыдай, су буена барып, каз юулар бик юк инде. Безнең әниләр заманында бу матур йоланы әниләребезнең ничек күңелле башкаруын искә алып сагышланып та алдык.
Узган ел каз мамыгыннан пар мендәр ясап, кияүгә чыкканда оныгы Лилиягә бүләк иткән булса, быелгысыннан Алинага мендәр әзерләячәкмен, дип сөендерде Ижаудан шушы өмә­гә кайткан оныгын Фәния апа.
— Казлы ишегалды минем балачагым үткән авыл яшәешен хәтерләтә. Күңелле! Тулы канлы тормышны, халыкның байлыгын, табында сый-хөрмәт булуның билгесе дә бит ул казлар, — дип, балачак хатирәләрен уртаклашты Тат.Чилчә кызы Әлфирә Исламова.
— Сездә кич утырып, канат сыдыргач, алдагы якшәмбедә — бездә өмә, — дип, барчабызны өмәгә чакырды Минниса Әүхәдиева.
Әнә шулай күңелле итеп, бер-берсенә йөреп, хал­кы­бызның йолаларын дәвам итә сәхрәлеләр.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.