Каз бәбкәле балачакны сагынам
Март башларында әти өй түбәсеннән кәрзиннән үргән каз оясын алып төшә иде. Аңа, ап-ак арыш саламын яхшылап җәеп, ояны әзерли. Аны ике карават арасындагы бәләкәй өстәл астына кертеп куеп, өстәл җәймәсен идәнгә кадәр төшереп куялар. Вакыт җиткәч, ана каз бик горур кыяфәттә урыны белән танышырга керә. Ул томшыгы белән урынны үзенчә көйли, саламнарны бер яктан икенче якка күчерә, тәпиләре белән таптанып урынын йомшарта.
Күкәй салып урамга чыккач, ата каз белән ниләрдер сөйләшәләр, каңгылдашалар, шатланышалар. 10-12 күкәй салгач, алар өстенә утырып, бәбкә чыгара. Ул аларны тигез җылынсыннар өчен томшыгы белән әйләндерә, көйли. Йомышын йомышларга чыккач, ата каз белән озак куанышырга, хисләрен белдерергә вакыт бик тар була. Ә ата каз, канатларын җәеп, каңгылдап ана каз тирәсендә бөтерелә, сөйгәненә сагынганын аңлата. Йомыркаларым суынып китмәсен дип, ана каз өйгә ашыга, кергәч барлый, мескеннең үзенең ашарга да вакыты калмый. Ана каз урамга чыгып киткәч, әни йомыркаларны алып, кояшка карап, томаланмаганнармы, бәбкәләре бармы дип, тиз генә карый. Менә тиздән, берсе артыннан берсе борын төртеп, бәбкәләр дөньяга киләләр. Аларны иске бүреккә салып, йоннары кипкәнче, мич башында тоталар. Аларга тавык йомыркасын каты итеп пешереп, ваклап ашатабыз, су эчерәбез һәм кабат ояларына салабыз. Алар әниләренең канат астында җылынып йоклыйлар.
Көннәр җылынгач, бәбкә үләннәр күренә башлагач, болынга алып чыгабыз. Бәбкәләр — чиләктә. Ата каз белән ана каз арттан баралар. Ата каз горур каңгылдап бара. Очраган бер ят кешегә ыслый – кеше акылы бар диярсең! Бәбкәләрне җиргә төшергәч, аларның рәхәтләнеп йөгерешкәннәрен күреп, казларның сөенгәннәре! Бәбкәләр үләнне томшыклары белән тарталар-тарталар, тартып алгач, үзләре егылып, арт якларына утыралар. Шуларны карап торулар ничек күңелле! Яшел үлән ашап, сулар эчкәч, арыгач, әниләре аларны канат асларына җыеп йоклата. Үзе дә күзләрен йома, ә ата каз сакта тора.
Ә син җиргә ятып, күктәге болытларга карап, шул йомшак болыт өстендә ятарга иде дип хыялланасың.
Римма Халикова, Ижау шәһәре.