Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Казан яшьләрне җыйды
27.07.2012

Казан яшьләрне җыйды

9 — 15 июль көннәрендә Казан шәһәрендә “Идел” яшьләр үзәгенең XXII Татар яшьләре көннәре булып узды. Әлеге чарага Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм Әзербәйҗаннан, Казах­станнан, Кытайдан, Төркиядән 180 яшь егет һәм кыз килгән иде.

Атна дәвамында яшьләр туган телне камилләштерү, татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнделәр. Шулай ук вокал, актерлык осталыгы, хореография һәм журналистика буенча дәресләр дә каралган иде.

Яшьләр семинар-тренингларда, “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашты, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Моннан тыш, алар үз төбәкләрендәге татар тормышы белән таныштырдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Чараларның нигезендә туган телне саклау, яшьләрнең игътибарын милли мәдәнияткә һәм тарихка җәлеп итү мотивы ята иде.

XXII Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырды. Бер атнага сузылган әлеге чарада без, «Иман» татар яшьләре берлеге әгъзалары да катнашып, үзебезгә иксез-чиксез хис-тойгылар, файдалы мәгълүмат туплап кайттык.

«Иман» татар яшьләре берлеге газета укучылар өчен таныш оешма. Бирегә төрле яктан сәләтле булган татар кызлары, егетләре йөриләр, һәр атнаның сишәмбе көнендә «Халыклар дуслыгы йорты»нда җыелып яңа эш планнары төзибез. Удмуртиядә уздырылган милли чараларда гына катнашып калмыйча, башка республикаларга да чыгып үзебезне күрсәтергә омтылабыз. Бигрәк тә Казанда узган Татар яшьләре көннәрендә катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Анда бару өчен оешмабызга йөрүче һәр кеше ашкынып тора. Сөенечкә каршы, ел дәвамында чараларда актив катнашуыбызны исәпкә алып, Татарстан удмуртиялеләргә Татар яшьләре көннәренә бару өчен урыннарны күбрәк бирде. Шулай итеп, республикабыздан 17 кеше, иң зур делегацияләрнең берсе булып, Казанга юл тоттык.

Татар яшьләре көннәренең тантаналы рәвештә ачылу өлеше Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында узды. Бирегә җыелган яшьләрне иң беренче булып сәламләү өчен сүз Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировка бирелде. Ул: «Милли аң татар баласында туганнан бирле булырга һәм гомер буена аның белән янәшә атларга тиеш», — диде. Сәнгать кешесе буларак, ул үз чыгышында театрның мәдәниятне һәм милләтне үстерүдә роле хакында сөйләп үтте. Әлеге шәхес белән без алдагы көннәрдә дә очрашып аралашу бәхетенә ирештек. Яшьләр аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда каушаган идегезме?» — дигән сорауга ул: «Мин һаман да халык алдына чыккан саен каушыйм һәм дулкынлану кичерәм. Милләттәшләрем алдына чыгу минем өчен зур җаваплылык һәм сынау», — дип җавап бирде. «Театр эшен башлап җибәрергә теләүче яшьләргә, башлангыч итеп нинди пьеса әзерләргә киңәш итәр идегез?» — дигән сорауга ул Муса Җәлилнең «Моңлы бер җыр» әсәрен тәкъдим итте.

Бик күп чыгышлардан соң, Татар яшьләре көннәрен ачу тантанасының музыкаль өлеше башланып китте. Ул төрле төбәкләрдән җыелган делегатларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Алдагы көннәрдә чаралар күпкырлы булды: татар тарихына, мәдәниятенә, теленә, милли проблемаларга, дингә кагылышлылары да, уен формасында узганнары да, психологик тренинглар да.

Музыка өлкәсенә кагылышлы чаралардан минем хәтеремдә бигрәк тә «Моңлы сандугач» һәм «Танцпол йолдызы» дип исемләнгән конкурслар уелып калды. Беренчесендә 10 кеше катнашып, алар арасында Төркиядән килгән Гөлназ Исмәгыйлева җиңеп чыкты. Бию буенча Владимир шәһәре яшьләре алдынгылыкны бирмәде.

«Татар фольклоры» дип исемләнгән чарада без төрле татар музыка кораллары, аларның элек нәрсәдән ясалуы белән таныштык.

Әдәбият өлкәсендәге танылган шәхесләр арасында миңа Рабит Батулла белән булып узган очрашу бик ошады. 20 томлык әсәрләр, Рудольф Нуриев турында әсәр иҗат иткән әлеге шәхеснең татар рухын саклап калу турында үтемле итеп сөйләве беребезне дә битараф калдырмагандыр. «Рус телле татарлар тарихыбыз, мәдәниятебез белән кызыксынса да, аны ихтирам итсә дә, аларның тел белмәүләре милләтебез белән бергә булуга киртә булып тора», — дип борчыла язучы.

Танылган язучылар, тарихчылар һәм милләтпәрвәрләр белән очрашып, аларны тыңлау, Болгар шәһәрчеге, мәчет-музейләр сыман истәлекле урыннарда сәяхәт итү тагын бер кат милләтебез турында уйланырга мәҗбүр итте. Казанда узган Татар яшьләре көннәрендә кичке уеннар, театр карау, җыр-моң да җитәрлек булды. Бер атна эчендә күп кенә сәләтле яшьләр белән таныштык, күптәнге танышларыбызны очраттык, үзебезнең һөнәрләребезне дә күрсәтергә өлгердек. Тырышлыгыбыз нәтиҗәсез калмады. «Идел» яшьләр үзәге мондый чараны 22 ел үткәрү дәвамында беренче мәртәбә делегациябезнең актив эше өчен Мактау хаты белән бүләкләде. Бу игътибар безне тагын да канатландырып, күңелләребезне күтәреп җибәрде. Мәркәзебездә булып алган хис-тойгылар һәммәбезгә алга таба республикабызда армый-талмый эшләргә, яшьләрне тупларга көч бирер, дигән өмет белән кайттым мин Казаннан.

Зөлфия Әхмәтова, Ижау шәһәре