Казан сәхнәсендә “Әбиләргә тагы ни җитми?”
15 ноябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры Казанда узган XVII “Идел-йорт ” Төбәкара театрлар фестиваль-конкурсының икенче турында катнашып кайтты.
Без Казан шәһәренең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектаклен тәкъдим иттек. Спектакльгә бәяне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов җитәкчелегендәге жюри составында — Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова, Әтнә драма театры режиссеры Дамир Сидеев, фестиваль-конкурсның төп оештыручысы драматург, режиссер Гафур Каюмов бирде. Әлеге тамаша,кызыклы, шаян вакыйгаларга бай күренешләр белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Николай Иванович Дунаев спектакльгә бәйле мондый фикерен җиткерде: “Без спектакльнең туры омтылышын ачык аңладык. Ул да булса, үзебезне югалтмыйча, телебез белән авылларны саклап калу. Сез дә Удмуртия җирлегендә телебез, милләтебез дип янып-көеп яшәп, зур көч куясыз. Сезгә зур рәхмәт”, — диде.
Фестиваль-конкурска баруны оештырган, төрле юллар эзләп булышкан Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, театр сәнгатенә битараф булмаган эшмәкәр Равил Шәрәфиевкә, шоферлар Айрат Хәлиуллинга, Алексей Колпаковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
12 декабрьдә Казанда финалда катнашкан 16 коллективны сәхнәгә чакырып хөрмәтләячәкләр. Гран-при иясен дә шунда игълан итәчәкләр.
Рәфилә Рәсүлева.