Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Казан кирмәнендә — “Түгәрәк уен” фестивале
14.09.2017

Казан кирмәнендә — “Түгәрәк уен” фестивале

Агымдагы елның 5нче август­ында Казан кирмәне музей-тыюлыгында «Түгәрәк уен» фольклор ансамбльләре фестивале узды. Бәйрәм ун өлешкә бүленеп, кирмәннең төрле урыннарын биләп алды. Монда җыр-бию, остаханәләр, йолалар мәйданчыклары оеш­тырыл­ган, төрки халыкның өстәл уеннарын уйнап карарга да мөмкинчелек булды. Биредә Россиянең 32 чит төбәкләреннән, Татарстанның 22 районыннан җыелган 52 төркем катнашты.

Удмуртия республикасыннан әлеге фестивальдә “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Фоат Кәримов, гармунчы Илдус Зарифуллин, Балезино районы Паюра авылы фольклор ансамбле катнашты. Гармунчы Илдус Зарифуллин аннан кайткач, редакциягә килеп фестивальдән алган хисләре белән уртаклашты. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова әлеге фестивальдә катнашырга тәкъдим ясагач, без шатланып риза булдык. Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдык, матурлыгына сокландык. “Түгәрәк уен» барышында Кирмәндә төрле остаханәләрдә дә катнаштык. Мәсәлән, бер метр бизәкле палас туку өчен ике-өч көн вакыт кирәк икән. Бу эш белән шөгыльләнер өчен күпме сабырлык кирәк”, — дигән фикергә килделәр остаханәдә катнашучылар. Шулай ук, түгәрәк уенда милли ризык, милли кием, бизәнү әйберләрен дә сатып алып була иде. Йолалар мәйданчыгында халык шау-шу килде. Төмән якларыннан килгән “Тамаша” җыр-бию ансамбле “Эх, татар мунчасы” такмакларын әйтеп, җыелган халыкны мунча себеркесе белән чапты. Халык бик ошатты, мәйданчык түренә чыгып тыпырдап алучыларны төмәнлеләр себер­ке белән чабып җибәрәләр. Казан кирмәне музей-тыюлыгында гармун уйнадык. Чыгышларны Әгерҗе районының “Көмеш телле гармун” халык ансамбле башлап җибәрде. Аның җитәкчесе — минем туган авылым Биектау авылы егете Альберт Муллаәхмәтов. Алар чыгыш ясаганда, мин үзебезнең Әгерҗе районы өчен горурлану хисләре кичердем. Биредә төрле артистлар белән очраштык.

Төрле өлкәләрдән килгән милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре белән танышу, аралашу Фоат абый белән миңа зур куаныч булды. Әле дә анда алган уй-кичерешләр белән яшибез. Әлеге сәяхәт өчен “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдиновага, милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасовага зур рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле фестивальдә “Аллаһ дусты” исемле мөнәҗәт һәм “Әлвидаг” исемле дини җыр башкарганнар. Әлеге әсәрләр 2012 елда экспедиция вакытында язып алынганнар һәм алар «Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары» Казан 2013 ел, («Национально-культурное наследие: Татары Удмуртии») китабында басылганнар. Әйтергә кирәк: ансамбль тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклауга зур көч куя. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблен Удмуртия татарларының визит карточкасы дип авыз тутырып әйтергә була. Аларның «Түгәрәк уен» фестивалендә беренче тапкыр катнашулары түгел. Инде “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә Казанның мәгърур мәдәният сарайларында чыгыш ясап, халык сәнгатен, халык иҗатын, борынгыдан килгән йолалаларын күрсәтергә вакыттыр!

Рәфилә Рәсүлева.