Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Казанда – 5нче яшьләр форумы
14.09.2012

Казанда – 5нче яшьләр форумы

27-31 августта Казанда бишенче Дөньякүләм татар яшьләре юбилей форумы булып узды. Биредә Җир шарының төрле почмакларыннан 800дән артык яшь делегат җыелган иде. Удмуртиядән форумга Ижау, Воткинск һәм Можга шәһәрләреннән 15 делегат бардылар.

Без, форумда катнашучылар, Казанга килеп, мондагы бердәмлек атмосферасын тою, уртак идеяләр белән яну һәм кабатланмас хис — кичерешләр алу бәхетенә ирештек. Шушы дүрт көн эчендә бик күп чараларда катнашырга, кызыклы шәхесләр белән очрашырга, яңа дуслар булдырырга, кыскасы, үзебезгә шактый файдалы мәгълүмат тупларга өлгердек. Галиәсгар Камал театрында спектакль, кичке сабан туен карадык, татар эстрадасы йолдызлары белән очраштык, Татарстан республикасы көнен бәйрәм итүдә төп катнашучылар булдык.

Татар яшьләре форумының делегатлары төрле республика, шәһәрләрдән, хәтта илләрдән булса да, татар теле барыбызны да берләштерүче, бергә бәйләүче җеп булды.

Чараның беренче көнендә Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” дип аталган спектакль премьерасын карадык. Бу тамашада татар халкына кичерергә туры килгән бик күп кайгы-хәсрәтләр, киртәләргә карамыйча, татар хатын-кызының башын югары тотып, намусына тап төшермичә кыенлыкларны кичерә белүе һәм милләтен саклап калуы сурәтләнә. Әсәрдә шулай ук милли бердәмлек, туган тел язмышы мәсьәләләре дә күтәрелә. Әлеге спектакльнең тематикасы буенча фикер алышу алдагы көндә булган утырышта да дәвам итте. Бүгенге заман татар гаиләсе нинди булырга тиеш? Җанлы фикер алышу, күп төрле карашлар яңгыравын исәпкә алганда, шушы сорау бирегә килгән күп кенә кызлар-егетләрне борчый, кызыксындыра икән. Шулай да күпчелек яшьләр татар гаиләләренең ныклыгын һәм сәламәтлеген гаилә эчендә дә, җәмгыятьтә дә үз традицияләребезне саклап, культурабызны санлап яшәүдә, борынгы Болгар татарлары сыман Ислам юлында булуында күрә иде.

Форум резолюциясенең йомгаклау пункты да шушы фикерләргә тәңгәл килә иде: җәмгыятебезне, мәдәниятебезне, ислам һәм гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру өчен аны үстерү, күтәрү, пропагандалау юнәлешендә армый-талмый хезмәт итү. Тел һәм культураны үстерү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, Интернет челтәре аша актив эш алып бару кирәк. Форум барышында «tatarile.com» Интернет сайтының презентациясе булды һәм эшләтеп җибәрелде. Ул татар мәдәниятен үстерү юнәлешендә яңа баскычка күтәрелү хакында сөйли.

Форумда катнашкан Удмуртия делегатлары турында да аерым әйтеп үтәсе килә. Алар һәр чарада актив катнаштылар, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Фәридә-Алсу кебек танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә җырлап-биеп йөрделәр. Арчада узган кичке Сабан туенда Ижауның “Сәйлән” ансамбленнән Гөлнара Гыйләҗетдинова, Рушана Чернова, Гүзәл Нургаянова, шулай ук Айгөл Габдерәхимова чыгыш ясады. Ижау шәһәренең татар яшьләр оешмасының бүгенге көндә талантларга бай, бердәм булуына, республикабызда татар милли оешмаларының нәтиҗәле эшләвенә инандым мин.

“Иман” татар яшьләре берлегенең Воткинск бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Газимҗанов бу сәяхәтебез турында: “Форум тәмамланды. Аны оештыручыларга, чараны әзерләүчеләргә яхшы бәя генә бирергә була. Әмма биредә катнашкан һәр яшь кеше: «Форум узды, ә алга таба мин ни эшләргә тиеш?” — дип уйлансын иде. Әгәр дә форумда катнашкан 800 яшь кешенең һәрберсе милли традицияләрне саклауга, үстерүгә үзеннән нинди дә булса өлеш кертсә, милләтебез никадәр алга китәр иде бит?!” — дип фикерләрен белдерде.

Әлбәттә, форумның иң зур әһәмияте яшьләргә бер-берсе белән танышу, аралашу, фикер алышу мөмкинлеге тудыруда. Әле бу танышулар, аралашулар алга таба Интернет челтәре, телефон аша да дәвам итәр. Яшьләр дуслык җепләрен өзмичә, бер-берсе белән аралашып торыр, оешмалар тәҗрибә уртаклашыр һәм киләсе форумга кадәр бу милли горурлык, дәрт белән сугарылган хисләр сүрелмәс, яшьләр белән бергәләп матур эшләр башкару теләге чынга ашырылыр, дип уйлыйм.

Алмаз Тәҗмиев, УдДУ студенты