Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Казанга театрга бардык
14.09.2016

Казанга театрга бардык

Газетабызның 32нче санында “Казанга барасың киләме?” дигән белдерү укыдым. Бу белдерүдә “Индустрия путешествий” туристлык агентлыгының Казан шәhәренә экскурсия оеш­тыруы турында язылган иде. Программага Казанның тарихи урыннарында булу белән беррәттән К.Тинчурин театрында спектакль карау да кертелгән иде. Белдерүне уку белән: “Бу бит минем күптәнге теләгем”, — дип, күрсәтелгән телефон номерын җыйдым. Анда тагын бер кат барысын да тәфсилләп аңлатып биргәч, бару теләгем тагын да артты. Мин үземә танышларым арасыннан юлдашлар эзли башладым. Барырга теләүчеләр тиз табылды. Алдан ук билетларны алып куйдык. Тагын барасы килүчеләр булса да, урыннар чикле иде. 40 кешелек автобуска билетлар бик тиз сатылып беткән.
27нче август көнне иртән юлга кузгалдык. Автобус шундый яхшы, бөтен уңайлыкары бар, шоферлар тәҗрибәле, игътибарлы. Пассажирларның барлык сорауларын тыңлап, кирәк урыннарда туктап, бик җайлы йөрттеләр. Казанга килеп керү үзенә күрә бер сөенеч булды. Шәhәр үзенең чис­та, матур урамнары белән каршы алды. Иң беренче безне кафега ашарга алып керделәр. Анда без килүгә барсы да әзер иде инде. Шактый озак юлдан соң кайнар аш, тәмле камыр ризыклары күңелгә бик ятышлы булды. Ә инде шәhәргә экскурсия башлангач (күпләребез беренче тапкыр), тәрәзәләрдән күзләребезне ала алмадык. Гид (Казан егете) Кремль, Кол Шәриф мәчете турында кызыклы тарихи истәлекләрне сөйләде. Вакыт бик тиз узды. Инде театрга ашыктык. Анда керү белән театр фойесындагы телевизор аша таныш артистларның фотоларын карап сокландык. Ә спектакльдә артистларның уйнавы, аларның осталыгы тагын да күңелләрне күтәрде.
Спектакльдән соң кичке аш hәм төнге Казан буенча экскурсия булды. Төнге Казан — үзе бер сихри күренеш. Гомумән, бу сәяхәттән алган тәэсирләрне язып бетереп булмас. Үзең барып күрү иң хәерлесе. Иртәнге сәгать — 5.00 кә Ижауга да кайтып җиттек. Күңелле сәяхәт булгач, арымадык та. Минем киңәшем шул: теләге булганнар барып күрегез, үкенмәссез дип уйлыйм.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.