Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Каешларны кысыбрак буарга туры киләчәк
16.11.2017

Каешларны кысыбрак буарга туры киләчәк

14 ноябрьдә Дәүләт Советы депутатлары, сәяси һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында 2018 һәм 2019-2020 елларга Удмуртия Республикасы бюджеты проекты буенча фикер алышулар булды.
Удмуртия Республикасы финанслар ми­нистры Станислав Евдокимов бюджетның төп юнәлешләре белән таныштырды. Аның керем өлеше 59,7 млрд. сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 49,5 миллиард сум, федераль бюджеттан – 10,2 млрд сум.
Чыгым өлешен 58,4 млрд. сум тәшкил итә.Чыгымнарның 69 проценты – социаль тармакка кагыла. Республика 2018 елда гражданнар каршындагы барлык йөкләмәләрне үтиячәк. Шулай ук дәүләт бурычы күләмен 1,9 миллиард сумга киметү дә төп бурыч булып тора.
Станислав Евдокимов аңлатып узганча, бюджет проекты – чынбарлыкка туры килерлек итеп, чыгымнар булачак керемнәрне күз уңында тотып төзелгән. “Берничә тармак, шул исәптән капиталь төзелешне финанслау кимергә мөмкин.
Өстәмә акчаларны федераль финанс ярдәмен алуга ирешкәндә табып була. 2017 елда Удмуртия “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектында уңышлы катнашып, үзенең акчаны нәтиҗәле сарыф итә белүен исбатлады. Шуңа күрә 2018 елда Федераль бюджеттан Удмуртиягә бирелергә тиешле 730 млн. сумга тагын 750 млн. сум өстәләчәк. Бу акчаларга Ижау шәһәрендәге һәм аннан 100 чакрымга кадәр юл участокларын төзекләндерергә мөмкин булачак”, — диде Ярослав Семенов.
Ул хәбәр иткәнчә, Удмуртия федераль программаларда, шул исәптән төзелеш өлкәсендә максатчан «Торак» программасында катнашуны дәвам итәчәк. Республикада дәүләт хезмәткәрләре санын оптимальләштерү һәм аппарат чыгымнарын киметү өстендә эш дәвам итә. «Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте автопаркын оптимальләштерүне башладык инде. Автомобильләр санын һәм аларны тотуга сарыф ителгән чыгымнарны киметү 2018 елда 7 млн. сум акчаны янга калдырачак», — диде Ярослав Семенов.
Өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелгән бюджет проектының беренче укылышы 28 ноябрьдә узачак Дәүләт Советы сессиясендә булачак.