Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Каенанама һәйкәл куярлык
23.11.2016

Каенанама һәйкәл куярлык

Кайчакта кешеләр белән аралашып киткәндә, шәхси тормышым белән кызыксыналар. “Каенана белән яшим”, – дисәм, аптырап китәләр. “Каенаны яратып буламы?” – дип сорап та куялар. Аллага шөкер, миндә андый сорау туганы булмады. Әниләр бәйрәме уңаеннан минем дә 25 ел бергә тату гомер кичергән каенанам турында язасым килде, бәлки киленнәре белән уртак тел таба алмаган каенаналарга файдасы да тиеп куяр.

“Кайнаныңны рәнҗетә күрмә, хәер-фатихам юк. Улын яраткач, әнисен дә ярат”, – дип киңәш бирде әнием кияүгә чыкканда. Әниемнең шушы сүзләре гомерем буе озатып бара. Килен булып төшкән беренче көнне үк әнкәй: “Син — чит оядан килеп төшкән кош баласы”, “Улым булгач, кызым да булды”, – дигән сүзләре белән ике араны якынайтты. Ризык әзерләгәндә килеп чыкмаса да, юату сүзләрен тапты. Беренче тапкыр камыр җәюемне әле дә хәтерлим. Үч иткәндәй, токмач җәемем һич кенә дә түгәрәкләнми. Үтеп-сүтеп йөргән әнкәй кыенсынганымны сизеп: “Куна тактасы тигез түгел. Токмач итеп кискәч, тигезләнә ул”, – дип, куна тактасын гаепләп куйды. Ипләп кенә күәс чиләген миңа тапшырды. Дөрес, һәрвакыт янымда булышып, бәрәңгесен, суганын турап ярдәм итте, җайлап кына киңәшен дә бирде.

Күңелемдә иң нык уелып калганы тагын бер вакыйга — беренче улымны алып кайткан көннәр. Бәби тапкач, аякларым йөрмәде.  “Организмдагы барлык кальцийны бала алган” – диделәр табиблар. Андый  авыр чакларда күп кенә кызлар әниләре янына кайтып иркәләнергә тырышалар. Ә мине әнкәй үз әнием кебек тәрбияләде. Мин моңа бик нык рәхмәтле.

Килен белән кайнана темасы — гомерлек тема бит ул. Танышыңны очраттыңмы, сүз нәкъ шул темага барып тоташа. Күптән түгел генә кайнана булган ханым: “Улымның гаиләсе белән аерым торуы яхшырак. Киленнең аңа әйткән сүзләрен ишетсәм, йөрәгем сыкрый. Улым чүплектә үскән бала түгел бит”, – диде. “Әле синең ике бала, ә минем ирем — әнкәйнең бердәнбер улы, газизе. Без әнкәй белән бер сүздә булып аны ачуланабыз”, – дидем. “Синең кайнанаңа һәйкәл куярлык икән” – диде. Аның акыллы булуына, чынлыкта да, һәйкәл куярлык шул. Аллага шөкер, гомер юлы үткәндә, аның белән бер сүздә булуыбыз күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте.

Килен булып төшкәч, мин әнкәйдән бик күп нәрсәләргә дә өйрәндем. Ул бик күп укый. Үзе кирәкле дип санаган язмаларны: “Менә монысы бик тәрбияви, укымыйча калма әле”, – дип, эш өстәлемә куя. Йокы алдыннан кулга  китап алу гадәте дә әнкәйдән “йокты”. Чынлыкта да, китап көндәлектәге мәшәкатьләрне онытырга, тынычлап йоклап китәргә ярдәм итә. Миннән бакчачы ясаучы да әнкәй. Дөрес, килен булып төшкән көннәрдә аның бәрәңгене әллә нәрсәләр кыландырып  утыртуын күреп аптыраган идем. Еллар үткән саен хәзер үзем дә әнкәй кебек булып беттем. Шуңа күрә кечкенә генә бакчабыздан бик күп итеп уңыш алабыз.

Ике улыбызны үстергәндә дә олы ярдәмчем әнкәй булды. Без эштә чагында балаларга күз- колак булды. Ярамаган эшләре булса, ипләп кенә әйтеп, бергәләп хаталарны  төзәттек. Олы улым армиягә киткәч, бала белән аерылуны бик авыр кичердем. Шул чагында да ярдәмгә әнкәй килде.

Бүген дә әнкәй — безнең йортыбызның нуры. Нинди генә эшкә керешсәк тә, иң элек әнкәй белән киңәшләшәбез. Үзебезнең дә ике улыбыз буй җитте. Әнкәй кебек акыллы кайнана була алсам ярар иде, дип телим.

Рилия Закирова.