Кадет буласың киләме?
Идел буе федераль округы буенча 5 кадет корпусы абитуриентларны кабул итәргә әзер.
Идел буе Федераль округының Россия Герое А. Доставалов исемендәге Башкортстан кадетлар корпусы.
Монда егетләрне РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, һава десантларында хезмәт итү профиле буенча әзерлиләр. 2018 уку елында корпуска бары 6, 7, 8нче сыйныф укучыларын гына кабул итәләр. Укырга әңгәмәдән соң 31 майга кадәр кабул итәләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34794) 3-27-05,
шулай ук кирәкле мәгълүматны http://www.bkkpfo.ru/ сайты аша кереп карый аласыз.
Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы.
Монда 31 майга кадәр 5, 7, 10нчы сыйныф укучыларын кабул итәләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (855) 539-24-37,
сайт адресы: http://www.edu.tatar.ru
Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь шәһәре кадетлар корпусы.
Әлеге уку йортында РФнең милли гвардиясендә һәм тәртип саклау органнарында хезмәт итүче белгечләр әзерлиләр. Монда 7, 8, 10нчы сыйныфка укучылар кабул ителә. Документларны агымдагы елның июнь аеның ахырына кадәр кабул итәләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (342) 295-33-11,
сайт: http://pkkpfo.ru/
Советлар Союзы Герое А. В. Кочетов исемендәге Чувашия кадетлар корпусы.
Әлеге уку йортында һава һәм космос хәрби көчләрендә хезмәт итүче белгечләрне әзерлиләр. 5, 6, 7, 8, 10нчы сыйныфларга кызлар һәм егетләрне кабул итәргә әзерләр. Документларны июнь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 58-42-50, http://kochetov.citycheb.ru/
Советлар Союзы Герое В.Г. Стариков исемендәге Удмуртия кадетлар корпусы.
РФ Хәрби диңгез флоты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүче белгечләр әзерлиләр. Кабул итү кампаниясе 1-15 июньдә узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (34145) 5-66-77,
https://www.ukk-pfo.com/