Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кадер кичәсе
21.04.2022

Кадер кичәсе

Барлык мактауларыбыз Раб­­бы­быз Аллаһы Тәгаләгә бул­сын. Үзенең тормышында без­гә күркәм үрнәк булган, Пәй­гамбәребез Мөхәммәткә кү­ңелләребездән чыккан салаватларыбыз булсын.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Аллаһның рәхмәте белән Рамазан аеның соңгы көннәре якынаеп килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Рамазан аеның соңгы көннәрендә калган көннәргә караганда тагын да ныграк гыйбадәт кылырга тырышкан. Анабыз Гаишә (р.а.г.) болай дигән: “ Рамазан аеның соңгы ун көне килеп җиткәч, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бил бавын ныграк кысып, төннәрен гыйбадәттә үткәрә иде һәм гаиләсен дә гыйбадәт кылырга уята иде”. “Ни өчен ул шулай эшләгән?” — дип сорасак, җавап билгеле: чөнки ул төннәрнең берсе — Кадер кичәсе.
Аллаһ Тәгалә “Кадер (Кадер кич)” сүрә­сенең 1-5 нче аятьләрендә болай дигән: “Һичшиксез, Без аны (Коръәнне) Кадер кичендә иңдердек. Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың? Кадер киче мең айдан да хәерлерәк. Ул кичтә, Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил фәрештә) һәртөрле эш өчен иңәрләр. Таң атканчы ул иминлек киче”.
“Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Уйлап карагыз: шул төндә кылынган изге гамәл 83 ел да 4 ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, ә аннан да фазыйләтлерәк. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кем дә кем, иманлы булып, Раббысыннан әҗер-савап өмет итеп, Кадер кичәсен (төнен) намазда үткәрсә, аңа үткән гөнаһлары кичерелер”, — дигән.
Кадер киче кайсы һәм ничәнче төн соң ул? Монда галимнәрнең фикерләре аерыла. Чөнки бу турыда килгән хәбәрләр һәм хәдисләр төрле. Шунысы шиксез: ул ун төннең так төнендә. Мөхәммәт (с.г.в.с.): “Кадер кичәсен соңгы ун төннең так төнендә эзләгез”, — дигән. Ягъни, 21, 23, 25, 27, 29 төннәрендә булуы ихтимал. Кайбер галимнәр аны һәр елны үзгәреп тора дип әйтәләр. 27 нче төн дип тә әйтүчеләр бар. Бу фикерне раслаучы хәдисләр һәм хәбәрләр шулай ук бар. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кадер кичәсе (төне) — 27 нче төн”, — дигән.
Бу төннең галәмәтләреннән: ул тыныч, имин төн, мөселман кешесенә ул төнне гыйбадәт кылырга аеруча җинел булыр. Анабыз Гаишә (р.а.г.): “Әй Аллаһның илчесе, әгәр дә мин ул төнне сизеп, танып алсам, нәрсә әйтим”, — дигән. “Аллаһумма иннәкә гафуун тухиббу гафуа фагфу ганни”, — дип, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аңа җавап кайтарган. Бу доганың якынча тәрҗемәсе: “Йә, Аллаһым, Син – гафу итүче, гафу итү­не сөясең, минем ялгышлыкларымны, гөнаһ­ларымны гафу ит (кичер).”
Бик мөһим искәрмә. Белгәнебезчә, Ислам динендә төн көннән алдарак килә дип санала. Шуңа күрә, тәравих намазын без 1 апрельдә башлап 2 апрельдә уразага кердек, чөнки 1 апрельдә кояш бату белән Рамазан башланды дип исәпләнә. Бу елны милади календаре буенча санарга бик уңайлы, Рамазанның так төннәре апрель аеның так числоларына туры килә. Шулай булгач, Рамазанның так 21нче төне 21 апрельдә кояш баткач була. Ә инде 27нче кичәсе, чәршәмбе кояш баткач башлана, иншәАллаһ.
Раббыбыз һәрберебезгә Кадер кичәсен гыйбадәттә изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә һәм якыннарыбызга ике дөнья бәхетен бүләк итсен. Амин!

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Ижау Үзәк мәчете имамы.