Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кадерле нәрсәдән ваз кичмиләр
24.07.2014

Кадерле нәрсәдән ваз кичмиләр

Аллага шөкер, тагын җәйләр җитте. Табигать нурга-моңга күмелде. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау, балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре булып үтүгә, авылга әби-бабайлар карамагына шәһәрдән оныклары да кайтып төште. Татар авыллары ярым-йорты урысчага күчте. Әнә, тәрәзәсен ачып, карт әбисе оныкчыгына дәшә: “Сынук, иди кушать, кашаң суына, мамаң ругать будет”. Сынугы я бөтенләй ишетми, я узып барышлый гына: “Некогда, бабуля”, — дип, сәпитен элдереп китә. Әби кеше уфтанып: “Һич тыңлатып булмый бу баланы. Әнисе көн саен каша ашатырга кушты”, — дип, тәрәзәсен ябып куя.

Ә ул күрше балалар белән чаба да чаба. Ә әти-әнисе татарчага өйрәнсен, дип, авылга кайтарганнар иде бердәнбер улларын. Тик әти-әнисеннән бер авыз сүз татарча ишетмәгән бала әби янына кайт­кач тиз генә татарчага күчә алмый шул. Киресенчә, ул бала үзе урам балаларын гына түгел, ә сиксәнгә якынлашкан әбине дә ботка урынына каша ашарга өйрәтә башлый. Югыйсә, аның ата-анасы шушы авылда туып, шул авыл суын эчеп үскән балалар. Шәһәргә киттеләр дә ана телләрен санга сукмый башладылар.
Әйе, бу бүгенге көндә татар авыллары өчен хас күренешкә әйләнеп бара. Авыл баласы өчен, билгеле, бик уңай. Үзегез дә сизәсездер, җәмәгать, безнең буын балаларына караганда, бүгенге авыл балалары русчаны яхшы белә. Телевизорның да ярдәме күп. Авыл баласы оттырмый, ота гына: җәй үткәнче ул тулы ике телгә ия була: теттереп русча да сөйләшә, үз туган телендә дә аралаша. “Әнием-әтием”, — дип, өйдәге кадерле кешеләренә үз телендә — ана телендә дәшә. Шушы ук күренешне ике яклы итәсе иде дә бит.
Дөрес, татар теле өйрәнергә кыен телләр рәтендә. Әмма тамырларында татар каны аккан татар баласы өчен түгел. Без бит туган тел балага ана сөте белән иңдерелә, дибез. Шуның өчен, иң элек, әти-әнинең үзендә туган телгә хөрмәт, мәхәббәт булырга тиеш. Һәр ике телне дә бер күрүче катнаш гаиләләр дә бар бит. Күршегә бер егет кайта. Катнаш гаиләдә туган бу егет бала чактан һәр җәен авылда уздырды, һәм һәрвакыт татарча аралаш­ты. Елмаеп, татарча исәнләшеп киткән рус малаен авылда барыбыз да яратабыз.
Мәкаләмдә яңалык язганмындыр дип уйламыйм, әмма күңелне борчый торган бу күренеш белән уртаклашасым килде. Әйтемдәгечә күпме генә хәлвә-хәлвә дип тәкрарласак та, аннан гына авыз балланмый. Әби-бабайлар, әти-әниләр, балаларыбызны үзебез руслаштырмасак иде. Белсен ул рус телен дә, инглиз-французын да, әмма, иң беренче чиратта, үз телен, туган телен — татар телен хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә өйрәтик. Ә хөрмәт иткән, кадерләгән нәрсәдән беркем дә ваз кичми, онытмый.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.