Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


19.01.2017

Кадерле кунак

«Яңарыш» газетасы үз тирәсенә каләм чарларга яратучы бер төркем милләттәшләребезне туплады. Бүгенге көндә аның 200дән артыграк хәбәрчесе бар. Редакция белән тыгыз элемтәдә торучы хәбәрчеләребез арасында Гөлисә Зарипова да бар.
Гөлисә апаның ре­дак­циягә беренче тапкыр килеп керүен яхшы хәтерлим. Ул абыйсы Әсгать абый Салиховның мәзәкләрен газетада бастырып бул­мас­мы, дигән үтенеч белән килгән иде. Сүз артыннан сүз ияреп, без Гөлисә апаның үзенә дә каләм чарлап карарга тәкъдим иттек. Озак та көттермәде, ул беренче язмасын әзерләп тә китерде. Тезеп кенә язылган язманы күргәч, без аңа тагын темалар тәкъдим иттек. Ул үзе дә сизмәстән, безнең актив хәбәрчебез булып китте. Кайчан гына булмасын, редакциянең кадерле кунагына әверелде. Язмалары тормышчан булганга, фикерләрен мисаллар белән дәлилләгәнгә, темадан читкә китмәгәнгә язмаларына төзәтмәләр аз кертелә, кыскартылмый да. Беренче очрашудан соң байтак вакытлар үтте. Ә элемтә җепләребез ныгыганнан-ныгый гына. Ул редакциягә елмаеп, ачык йөз белән килеп керә, йомышы булса да, үпкәсе булса да, сүзен йомшак кына итеп, үтемле итеп җиткерә белә.
Аның заман белән атлавы да игътибарга лаек. “Мин өлкән яшьтә”, — дип тормады ул, компьютер серләренә төшенде. Башта язмаларын ак кәгазьгә язып алып килгән булса, соңыннан электрон почтадан гына юллый башлады. “В кон­такте”, “Мой мир” социаль челтәрендә кайный. Гөлисә апаның матур итеп яулык бәйләп йөрүен дә яратабыз. Ул аны шундый итеп килештереп, киеменә сайлап бәйли, ирексездән сокланып куясың. Гөлисә апа ана буларак та, хатын буларак та үрнәк. Фик­рать абый белән тату гаиләдә ике сылу кыз тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә оныкларына сөенеп яшиләр. Җәй җитсә, бакча тутырып җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чәчәкләр үсте­рәләр.
Гөлисә апа Зарипованы кайчагында шаяртып “два в одном” дип тә йөртәбез. Чөнки ул актив хәбәрчебез дә, шул ук вакытта үзе яшәгән төбәктәге 29 милләттәшебезне “Яңа­рыш” газетасына яз­дырып таратучы да. Ул үзе газетага яздырган күрше-күләннәрен “Спартак” халык иҗаты йортында узган чараларга дәшеп, актив тормыш белән яшәргә өйрәтә. Бүгенге көндә Гөлисә апа күбрәк вакытын Коръән укуга багышлый. Мәчеткә дин сабакларын алырга йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Ул Ленин районы Ветераннар советы эшенә дә, “Яңарыш” газетасы үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертә.

Рәхмәт сезгә, Гөлисә апа! Юбилеегыз белән!

Рилия Закирова.