Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кабатланмас та, серле дә…
17.03.2012

Кабатланмас та, серле дә…

Гүзәл зат дигәч, чибәр, уртача зифа буйлы кыз күз алдыма килеп баса… Иң беренче мин аны тирән, уйчан, назлы, ягымлы, ачык төстәге күзле итеп күрергә телим. Болай күзләргә игътибар бирүем юктан гына түгел. Кешенең күзенә карап бик күпне белергә була, күзләрдә кешенең эчке дөньясы чагыла. Аннары инде янәшәмдә күрәсе килгән кызның сөйләшүе, уй-кичерешләре, дөньяга карашы нинди булуы мөһим роль уйный.

Күңелең түренә үтеп керерлек кеше, минемчә, бер генә була, аны очрату һәм үзеңнеке итү җиңел эш түгел. Ләкин аның миңа дигәне Җир йөзендәге 7 млрд.тан артык кеше арасында булмый калмас, дип өметләнәм.

Югыйсә, хыялымда йөрткән, тынычлыгымны урлаган, яшәвемне мәгънәле һәм максатлы иткән гүзәл бер затны таптым сыман. Танышканыбызга озакламый 5 ел була. Без аның белән бер сәнгать училищесында белем алдык. Ул бик талантлы рәссам иде. Ә мин баянчы… Ул кыз тагын бер килеп чыкмас микән, янымнан үтеп китмәс микән дип, көннәр буе училище коридорында гармунымны тартып утырырга да әзер идем. Янымнан үтеп киткәндә, тылсымлы карашлары белән сихерләп күтәрелеп караганда, мин үземә әкияттәге тылсым көче кагылып үткән сыман хис итә идем. Аны һәр күргән саен, йөрәк әллә нәрсә эшли, җан җылына, зиһен тарала… Дөньядагы иң матур сүзләр белән дә аның матурлыгын hәм минем күңелемә ничек ошавын һич әйтеп бетерерлек түгел иде…

Еллар үтте, юллар аерылды. Хәзер икебез ике шәһәрдә гомер итәбез. Армия хезмәтендә дә булып кайттым… Күп кенә кызларның игътибар үзәгендә булсам да, шул кызны һич онытып булмый! Ни өчен ул мине ошатмады икән?! Тагын да юллар очрашса, мин ничек тә аның игътибарын яуларга тырышыр идем, без бергә булсак, мин аны бәхетле итү өчен генә яшәр идем.

Мин аны бүтән бер кызга да ошамаган, кабатланмас булуы, тыйнак, бик талантлы, уңган, сөйкемле, һәрчак ачык чырайлы булуы өчен яратам. Ул минем илһамчым, яшәү чыганагым булып тора. Кайчак бар дөньяга: «Яратам сине, Алинә, яратам!» — дип оран саласым килә. Алинә… Безнең юллар очрашырмы, әллә ул минем хыялымда кабатланмас гүзәл зат булып кына калырмы?

Рәзил Камалов, Сарапул шәһәре