Йөрәк сыкрый
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә «Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалары, перспективалары» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарда Россиянең 24 төбәгеннән 150 делегат, шул исәптән, Удмуртиядән 6 делегат катнашты. Беренче көнне Арча районында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында, Педагогика көллиятендә, 6 нчы мәктәптә булдык. Биредә нинди алымнар, юнәлешләр ярдәмендә балаларда татар теленә мәхәббәт уятып булганлыгын күрсәттеләр.
Икенче көнне Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында пленар утырыш узды. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты. Пленар җыелышта төбәкләрдә эшләүче татар теле белгечләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында Ижау шәһәренең 97 нче “Гармония” мәктәбе директоры Әхтәм Чугалаев та бар иде. Ул Мәгариф министрлыгы гармотасы белән дә бүләкләнде (ред. Әхтәм Хәбибҗан улының чыгышын тулысы белән тәкъдим итәбез).
Мин бигрәк тә Ульян өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясенең алып барган эшләренә сокланып утырдым. Автономия ярдәмендә укытучы-методист, укытучы-эзләнүче (исследователь) ставкалары булдырылган. Ел дәвамында аларга 5 мең һәм 8 мең сум өстәмә түләү каралган. Аларның шәһәр мәгариф идарәсендә татар теле укытучылары белән эшләүче белгечләре дә бар. Бу төбәктә милли оешманың татар теле укытучылары белән берлектә колачлап, бердәм булып эшләүләре сокландырды. Чыгышлардан Оренбург, Пермь, Чувашия якларында да эшләр гөрләп барганлыгын белдем.
“Бер программада да, бер законда да татар телен өйрәнмәскә дип язылмаган. Уку йортларында татар теле бетерелүе мәктәп җитәкчеләренә барып тоташа, чөнки уку программасын мәктәп сайлый. “Безгә татар теле кирәк түгел”, — дип, бер генә ата-ана да мәктәп җитәкчесенә каршы чыга алмый”, — диде Илдар Гыйльметдинов. Кызганычка каршы, безнең Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядә елдан-ел татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләр кими. Быел тугызынчы сыйныфтан соң татар телен өйрәнгән “А” сыйныфында белем алган бер укучы гына гимназиядә укырга теләк белдерде. Үткән уку елында бер генә укучы да гимназиядә калмады. Димәк, быелгы уку елында 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда әдәбият дәресләре укытылмаячак. Шулай булгач, татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашырдай укучылар да булмаячак. Ә укучыларның гимназиядә калмауларының сәбәбе — балалар кызыксынган профильле укыту программасы булмау.
Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре.
Фотосурәттә: семинар-киңәшмәдә катнашкан укытучылар.