Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Йөрәк кайнарлыгы иде кулларда
13.08.2015

Йөрәк кайнарлыгы иде кулларда

Менә 25 ел инде август аена керү белән йөрәгем сыкрап тибә башлый. 1990 елның 15 августында әниебез Фәүзия Мухъянова вафат булган иде. 1995 елны әтиебез Мәгъсүмҗан да фани дөньяга күчте. Бу хатирәләрне аларның якты истәлегенә багышлыйм. Бүген мин янә уйларым белән яшүсмер чакларыма, әткәм-әнкәм йортына, кадерле әнием янына әйләнеп кайттым…

Моннан 44 ел элек, җәй­нең бер матур кө­нендә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бү­легенә укырга керү шатлыгыннан “очып”, туган авылым Исән­байг­а кайттым. Университет ише­генең кайсы якка ачылганын да белмәгән әниемнең, шатлыклы күз яшьләренә кү­мелеп, мине кысып-кысып кочаклаганы бүгенгедәй хәтеремдә. Аннан соң биш ел буе дәвам иткән өзелеп сагынулар, шатлыклы очрашулар һәм күз яшьләре белән саубуллашулар. Гаиләле булгач, ирем һәм улларым белән кунакка кайтып шатландырулар һәм янә күз яшьле озатулар. Туган якларыннан еракка очып, пар канатлы булган, үз ояларын корып бәхетләрен тапкан балалары өчен куанып, ләкин безне һәрвакыт сагынып һәм сагындырып яшәде әниебез. Ярый әле янәшәсендә гомер буе бергә атлаган әтиебез Мәгъсүмҗан булды.
Күңелемдә гомеремнең оны­тыл­мас бер мизгел-хатирәсе яши. Бу — әнием белән кулга-кул тотышып авылыбыз урамы буйлап атлаган иң кадерле минутларым. Әнкәм кулларының җылысын тоеп, аның белән янәшә атлаганда кичергән хисләрем мине гомерем буе озатып барырлар дип башыма да китермәгән идем ул вакытларда…
Әниемнең бу фани дөньядан мәңгелеккә күчкәненә дә 15 августта 25 ел була. Әниемнән башка яшәгән елларда бөтен көчемне, йөрәк җылымны гаиләмә, яраткан ирем Әнәскә, улларым Айнур белән Тимурга, киленем Алсуга, оныкларыма, туганнарыма, якын дусларыма һәм, әлбәттә, укучыларыма бирергә тырышып яшим. Мәктәптә эшләгән 39 ел вакыт эчендә укучыларым белән бәйле бик күп истә калырлык мизгелләр кичердем. Ләкин бер очрак, кабат-кабат күңелемне бөтереп алып, хатирәләремдә яңарып тора.
Әбиләр чуагы алдыннан булган салкын көннәрнең берсе иде. Өченче сыйныфта дәрес алып барам. Парталар арасында йөреп, укучыларның эшләрен карап үткәннән соң, икенче парта янында туктап калдым.Үзем дә сизмәстән, кулыма шул парта артында утырган Наташаның салкын кулы тиеп китте. Ул бераз гына кулымны сыйпап торды да, үзенең йомарланган кечкенә салкын кулын минем учыма шудырды. Мин аның ике кулын да учыма алдым…
Мондый бәхет укучыга һәр дәрестә дә тәтеми, билгеле.Бер дәрестә Наташаның үзе белән янәшәдә утыручы Антонга пышылдаганы ишетелде: “Роза Мәгъсүмовнаның куллары шундый кайнар, тотып кара әле!” Менә минем кулымны Антонның кулы да сыйпый. Сабыйларның кулларын учларыма алдым да, күңел түремнән чыккан сүзләремне әйттем. “Әйе, балалар, минем кулларым бик кайнар, чөнки йөрәгемнең кайнарлыгы кулларыма күчкән. Минем йөрәк җылысы барлык укучыларыма да җитәрлек. Чөнки мин сезнең барыгызны да бик яратам!” Миңа башка куллар да сузылды.
Башымнан, әнкәм кулларыннан күчкән җылылык саклана бит минем кулларымда, дигән уй йөгереп узды. Йөрәгемнең кайнарлыгы да әниемнән бит! Боларны инде укучыларыма әйтеп тормадым, чөнки мондый хисләрне аңларга алар кечкенәрәк әле. Ананың изгелеген, ана мәхәббәтенең зурлыгын, ана йөрәгенең олылыгын алар яши-яши аңларлар әле.
Бүген мин газиз әнкәмнең изге рухы алдында баш иям. Рәхмәт сиңа, әнием! Мине бу якты дөньяга китергәнең өчен дә, кеше итеп тәрбияләгәнең өчен дә, гомеремнең соңгы минутларына кадәр җитәрлек җан җылыңны калдырганың өчен дә. Йөрәк түремнән чыккан бу сүзләрем синең рухыңа дога булып ирешсеннәр иде.

Роза Кутуева, Алексеевск — Исәнбай авылы.