Йөрәк ачкычы (Амур Фәләх)
(хикәя)
Шәһәр читендә, ниндидер башлап ташланган төзелештән кал-
гандыр инде, әллә ни зур булмаган ике таш бина тора. Берничә ел буена эш урыны таба алмый интеккәннән соң, дуслары киңәше белән, мәшгульлек үзәге биргән акчага үзенең “кара көнгә” дип саклаган запасларын да кушып, Мәхмүт шуларның берсендә, тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр көйләнгәнендә, остаханә ачты.
Остаханә эчендә тып-тын: Мәхмүт асты өскә әйләндереп куелган әрҗәгә утырып, тәрәзәгә төбәлгән. Киң учлары белән иягенә таянган, ирен читендә — сүнгән тәмәке. Нәрсә турындадыр уйлана — кашлары арасында җыерчык пәйда булган. Соңгы вакытларда нык кына баш ватарга мәҗбүр ул: бүгенге чорда кешеләрне ни рәвешле җәлеп итәргә, нинди генә үтемле товар уйлап табарга?
Җылыткычлар ясый башласаң инде… Юк, аңа иртә, әле җәйнең иң кызу көннәре, кеше бит килеп терәлгәч кенә кабалана башлый. Ә бәлки яңа төрле йозак уйлап чыгарыргадыр? Үз фатирындагы кебек. Юк, хәтта аннан да кәттәрәкне! Әнә бит, яңалыклардан көн-төн караклык турында сөйләп кенә торалар…
Менә сигез ел инде Мәхмүт үзенә-үзе хуҗа. Кулы да эшкә бара кебек. Кем әйтмешли, ипилек-тозлык эшләми калган көне юк. Берара ватылган йорт кирәк-яраклары, машина җиһазлары күтәреп килүчеләр шулкадәр күбәеп китте ки, Мәхмүт хәтта үзенә ярдәмче алыргамы әллә дип тә уйлап куйды. Ләкин кемне дә булса эшкә алсаң, файдага үткәрәсе кыйммәтле вакытыңны артык мәшәкатьләргә сарыф итәргә туры киләчәк: салымнар, хезмәт хакы… “Юк! Даими эшкә кеше алып тору кирәкмәс. Киләчәктә заказларның күләме ничек үзгәрәсен кем белгән әле. Берәрсе ярдәм итә калса, әлбәттә, түләрмен…” — дигән карар өстенлек алды. Һәм үзенә ярдәмче алмаганга бүген шатланып та куйды. Менә бит, Алла рәхмәте, инде ике көн буена бер заказсыз утыра.
Ә хатыны… Хатыны турында уйлый башласа, Мәхмүтнең күңел күген мизгел эчендә кара болыт каплый. Хатынын күптән күрәлмый инде ул, тик хушлашырга гына батырчылык итми. Ничәмә-ничә еллар буе бер түбә астында яшәгән, көн саен күрергә күнеккән хатынны ничек итеп, берни булмагандай, аерып җибәрмәк кирәк?! Эшләмәсә ни! Көне буе өйдә утырса ни! Кайтуына ашарга пешерә, керләре һәрчак юылган… Бәлки ул кадәр начар да түгелдер әле ул, башкалар көнләшүләренә чыдый алмыйча алдый гынадыр. Тик, ни генә әйтсәң дә, шикләнеп яшәүдән гарык инде Мәхмүт. Күршеләре дә бөтен колак яфракларын чәйнәп бетерде — имеш, ул монда тәрәзәгә багып утырганда, аның хатыны янына әллә кемнәр килеп йөри, дивар аша да әллә нинди авазлар ишетелгән кебек…
Күңелендә шушы уйлар кузгалган саен Мәхмүтнең күңеле болгана башлый. Күзләре, акылдан язган кешенеке кебек, челт-мелт йомыла, бертуктаусыз әйләнә-тирәне каезлый. Тизрәк пәлтәсен җилкәсенә элеп өйгә йөгереп кайтасы, тикшерәсе килә: дөрес сөйлиләрме, юкмы? Тик шул ук мизгелдә үз уйларыннан оялып, тыелып кала. Кыйлана да, алдый да белми бит ул. Сорар хатыны: “Ник кайттың?” — дияр. Бөтен шикләрен ачар да салыр Мәхмүт… Ә хыянәттә тотса… Нишли алыр? Һичьюгы яңагына чалтыратып җибәрергә кыюлыгы җитәрме? Мәхмүт аңлый, анысы булыр, сүз дә юк. Шуннан нәрсә? Ә уйларлык урын бар: шәхси остаханәсе булса да, Мәхмүтне ул кадәр үк бай дип әйтерлек түгел, акчаны көрәп алмый, ә беркайда да эшләмәүче хатыны чын-чынлап бай тормышлы хатыннардан ким кыйланмый…
Шулчак Мәхмүтнең эче яна башлады. Кулларын күтәреп: “Йа Раббым, һаман да болай интегеп утырсам акылдын шашам бит, ичмасам берәр эш бир инде син миңа, үтенәм!” — дип куйды ул.
Остаханәнең диварларындагы кадакларга элеп куелган, идәндә, өстәлләрдә тезелеп ятучы, тәрәзә уентыкларыннан саркып кергән кояш нурларында елкылдап торучы эш коралларын күздән кичерде… Менә кечкенә генә тиски — чирле кара тавык кебек өстәл читендә йокымсырый. Аның янәшәсендәге игәүләргә, чүкечкә дә ике көн эчендә тузан кунып өлгергән. Йөрәге дә: “Эш, эш кирәк!” — дип тибә…
Тынычлану өчен булса да дип, Мәхмүт станок янына килде. Өстәл өстендә үз язмышын көтеп ятучы тимер-томырны бер урыннан икенче урынга күчергәләргә тотынды. Озак кына уйланып торганнан соң, шул тимер өеменнән ярты метр чамасы озынлыктагы юан тимерчыбыкны аерып алып, станокның корыч кочакларына кыстырып куйды. Күршедә генә үз йорты белән яшәүче бер карчык антенна ясап булмасмы икән дигән иде, түләүсез булса да, һичьюгы шуның белән шөгыльләнергә кирәк!..
Кулына чүкеч алуы булды, остаханә ишеге ачылып китте. Остаханә эченә, үзе белән күңелгә ятышлы затлы хушбуй исләрен ияртеп, бер ир-ат килеп керде.
Ялтырап торган туфлиләре белән сак-сак атлап, ир-ат Мәхмүт янына килеп басты. Башындагы йомшак кара бүреген салып сул кулына тотты да уң кулын кыюсыз гына Мәхмүткә сузды:
— Исәнмесез…
Тикмәгә генә кергәнгә охшамаган, бер-бер йомышы булырга тиеш. Мәхмүт, майлы кулларын алъяпкыч итәгенә сөртте дә “клиент”ның кулын кысты:
— Сәлам, сәлам. Бер-бер йомыш бармы әллә?
Ир-ат, Мәхмүттән күзләрен алмыйча гына кулын түш кесәсенә тыгып, аннан бер ачкыч тартып чыгарды.
— Миңа ашыгыч рәвештә менә шушындый ачкыч кирәк иде. Ясап бирә алмассызмы икән? Мин шушында көтеп торыр идем…
Мәхмүт, ачкычны алып ике бармагы арасына кыстырды да, әйләндерә-әйләндерә тикшерергә кереште.
— Сүз дә юк, брат, ясыйбыз аны! — диде ул, ниһаять.
Мәхмүт, чын эш килеп чыкканга сөенеп, ачкыч ясарга яраклы тимерләр өемендә казына башлады. Яссы тимер кисәге тапты. Тиз генә аны тискига кыстырды да кулына игәү алды. Тискидагы ачкычны әле болай, әле тегеләй беркетте дә, дөньясын онытып, эшкә кереште. Эшеннән тәм табып, тырыша-тырыша игәүләде ул — маңгаена хәтта тир тамчылары бәреп чыкты. Игәү астыннан идәнгә күренер-күренмәс кенә тимер тузаны коелды…
Йомыш белән килгән ир-ат нигәдер тынычсызлана иде. Тәмәке кабызды. Авыз ачып иснәп куйды. Авыр тынлыктан туйды булса кирәк. Ярты сәгать чамасы кыбырсып утырганнан соң, түземлеге төкәнде моның, остаз белән әңгәмә корып җибәрергә булды.
— Йә, бераз акча эшләп буламы соң, бизнес чәчәк атамы? — диде ул. Җавап ишетмәгәч, дәвам итте. — Тартып, бераз ял итеп алмыйсызмы?
Мәхмүт, эшен ташлап, тәмәке кабызды.
— Вәт эш таптыгыз сез миңа! Сигез пружиналы йозакныкы бит бу. Бик сирәк очрый торган ачкыч.
“Клиент” хихылдап куйды:
— Әйе, гади генә ачкыч түгел, йөрәк ачкычы! — диде ул шикәр кебек ак тешләрен елкылдатып. — Ул сихерле йозак астында җир шарының бер чибәрен бикләп тоталар.
Һәм ул тынып калды. Тәмәкесенә чиертеп, көлен идәнгә койды.
Шулвакыт Мәхмүтнең йөрәге “жу” итеп куйды. Бер мизгелгә бөтен тәне буйлап ток йөгереп узгандай кебек булды. Каршысында утыручы фырт егетне кабат күздән кичерде: аның матур күлмәген, галстугын, ялтырап торган тырнакларын, пөхтә итеп таралган чәчләрен… Мәхмүт аңлый: хатын-кызлар ни сәбәпледер менә шушындый көяз ирләргә тартыла да инде. Үз артыннан шушындый “мачо” йөри башласа, Мәхмүтнең үз хатынының да башы тиз әйләнергә мөмкин! Кем әйтмешли, ул да шул ук камырдан әвәләнгән бит инде.
Мәхмүтнең күңелен усал уйлар биләп алды. Йөзе, хәтта колак яфракларына кадәр кызыша башлады. Бөтен тәне чын-чынлап авыртырга, сызларга тотынды.
“Менә шушындыйлар аркасында хатыннар ирләренә хыянәт итә дә инде. Хәтта сигез пружиналы йозак та тотып тора алмый! Ә мин менә хәзер, ниндидер тиеннәр өчен, кемнеңдер ирен мыскылларга булышам! Белергә иде, кайдан икән бу ачкыч, кайсы урамда икән ул йорт…”
— Тизрәк булмыймы соң? — дип куйды “клиент”. — Көн уртасына кадәр ачкыч үз урынында булырга тиеш. Миңа бит аны тәрәзәдән генә ташладылар…
“Клиент”, үз сүзләреннән канәгатьлек алып, шаркылдап көлеп җибәрде.
Мәхмүтнең баш миен тырмый-тырмый бер ахмак фикер йөгереп узды: ачкычны алып чыгып йөгерергә дә агымсуга ташларга! Әллә башка әмәлен табаргамы? Эт итеп куып кына чыгарыргамы үзен? Аһ шайтан, ниһаять, ике көн буе бер заказсыз утырганнан соң аз гына булса да акча эшләп алу мөмкинлеге туды, тик ул тиеннәрне эшләп алу өчен дә күпме газап чигәргә туры килә!
Мәхмүт игәүне кабат кулына алды, бик тиздән өр-яңа ачкычка әвереләсе тимерне кыруын дәвам итте. Авыр уйлар бер- мәлгә югалып торгандай тоелды.
— Соравымны әдәпсезлеккә исәпләмәгез инде, — диде Мәхмүт күз чите белән генә ир-атка караш ташлап. — Ә сез бу ачкычны көндез үк тикшереп карый алмыйсызмы?
— Юк инде, сез нәрсә?! — “Клиент” утырган урынында сикереп куйды. — Нәкъ оригинал кебек итеп ясарга кирәк, кабат килеп йөрерлек булмасын. Алла хакы өчен, остаз, сез мине аңларга тиеш, үзегез дә ир кеше бит. Кем инде көпә-көндез сөяркәсенең фатир ачкычын тикшереп йөри?!
— Болай гына, туры килмәгән очракта мин остаханәне япканчы килсәгез, төзәтеп җибәрергә өлгерермен дип кенә әйтүем. Хозяин-барин, үзегезгә карагыз. Бер сәгатьтән кайтып китәм.
Мәхмүт яңа ачкычны игәүләвен дәвам итте.
…Менә ул хәзер бу тешчекләрнең берсен кирәгеннән бер миллиметрга кыскарак итәчәк. Тиешле йозакны ачып булмас өчен шул да җиткән. Алай гына түгел, ышанычлырак булсын өчен, ул ачкычның бер җиренә сизелер-сизелмәс сызык уеп куячак. Махсус җайланмасы, белеме булмаган кеше бу үзенчәлекләрне күз алдына да китермәячәк!..
Яңа ачкыч “клиент” кулына күчте. Ул тәрәзә янына барып басып, үзе алып килгән ачкычны да, яңасын да янәшә тотып, кояш яктысында бер-берсе белән чагыштырып карагандай итте. Бернинди аерма да тапмады.
— Кара, төгәл эшлисең икән син, брат, шәп килеп чыккан бу, — диде “клиент”, Мәхмүтнең эшеннән канәгать калып. — Булды болай булгач, бер проблема кимеде.
Янә шаркылдап көлеп куйды. Бераздан бер кулы белән түш кесәсенә кереп китте.
— Ярар, күпме тиеш мин моның өчен?
— 350 сум.
“Түләсен әле, дуңгыз!” — дип уйлап куйды Мәхмүт үзалдына.
Остазның коры гына әйтелгән җавабы бераз сагайтып җибәргән кебек булса да, “клиент” сатулашып тормады. Сөяркәсенең фатирында бүген үк кичерәчәк татлы мизгелләрне күз алдына китерде ул. Йозак проблемасын хәл итүдә булышкан өчен рәхмәт йөзеннән, остазга 500 сум акча биреп чыгып китте.
Мәхмүт тып-тын алачыкта тагын берьялгызы калды. Бүген кич буласы маҗараларны күз алдына китереп утырды ул. Әнә, теге ир-егет ашыкмый гына урамнан атлый. Бер кулында шампан шәрабы, кәнфит-перәннек, икенчесе кесәдә — яңа ачкычны кысып тоткан. Сөяркәсе белән бергә үткәрәчәк ләззәтле мизгелләр турындагы уйларыннан селәгәе ага… Егылып үләрсең, билләһи… Фатирга килеп җиткәч, ачкычны йозак тишегенә тыга, борырга маташа… Сөяркәсе, тын да алмыйча, аны эчке якта көтеп тора… Эткәли, тарткалый, боргалый… маңгаеннан, муеныннан агып төшкән тир якаларын чылата…
Алар бер-берсенең сулышларына кадәр ишетә, ә ишек ачылмый!.. Икесе дә елап җибәрер дәрәҗәгә җиткән… Тагын тырышып карый ир, тагын… Тынып калалар… Ниһаять, уңышсызлыкка күнәргә мәҗбүр булалар…
Мәхмүт чиксез шат! Әйтерсең үз бәхетен, үз намусын саклап калган! Ул, кулын кесәсенә тыгып, кыштырдап торган кәгазь акчаны сыйпап куйды. Биш йөз сум чиста керем! Ә теге бәндә иртәгә кабат килә калса, Мәхмүт бары тик җилкәләрен генә сикертәчәк: бик кызганыч, кабул итеп алганда әфәнде үзе ныклап тикшермәгән. Тели икән, рәхим итеп тагын түләсен дә… Инде һаман саен бәйләнә калса, “кияү егете”нең тәти бите буйлап “биштән төргән”не сәяхәткә озатырга да була…
“Бөтен ирләр дә үзләрен минем шикелле тотса, дөресрәк булыр иде әле”, — дип уйлап куйды Мәхмүт. Бик канәгать иде ул үзеннән бу минутта.
Ерактагы мәчеттән магнитофон тасмасына яздырылган азан тавышы яңгырый. Көн дә ишеткән аваз бүген аеруча матур, ягымлы тоелды аңа. Кулын-битен сабынлап юды, өс-башын каккалап-суккалап рәткә китерде дә үз йортына таба юнәлде. Булмасын, үз тормышында барысы да җайлы гына бармаса бармасын, иң мөһиме, ул башкаларда тәртип урнаштырды. Һич югы бер гаиләне саклап калу өчен нәрсә дә булса эшли алды.
Ишекне ача алмаган теге йөремсәк егетнең сытылган йөзен күз алдына китерде Мәхмүт. Фатир эчендә аны зарыгып көтүче, чарасызлыктан ишекне төргән дермантин япманы тырнаклары белән тырмый-тырмый үксеп торучы хатынны…
Ләззәтләнеп, кулларын угалый-угалый, атлады да атлады. Юмартланып китеп, юлында очраган хәерчегә биш тәңкә акча тоттырды.
…Өченче кат. Фатир ишеге. Мәхмүт, кесәсеннән ачкычын тартып чыгарып, йозак тишегенә тыкты. Ачкычны борганда ниндидер ят тавыш ишетелеп киткәндәй тоелды аңа. Шулай да каршылыксыз ачылды үзе.
— Кадерлем, мин кайттым, — дип аваз салды Мәхмүт. — Син өйдәдер бит?
Җавап ишетелмәде. Ир сагаеп калды. Аяк киемен салып, залга юнәлде. Хатыны, аяк очларына текәлеп, диванда утыра иде. Ир аның күзләренә игътибар итте. Хатынның битләренә алсулык йөгергән, күзләре, әле генә елап туктаган кешенеке кебек, бераз дымланып тора.
— Мине шулкадәр мыскыллыйсың инде. Эшләми дигәч тә, өйдә бикләп тоталармыни инде кешене?!
Мәхмүт аптырашта калды.
— Нишләп алай дисең? Ачкычың кайда?
— Теге вакыттагы шикелле замыкать итте, эчтән ачылмый. Йөргән буласың инде тимер-томыр остасы булып, шуны да рәтли алмагач…
Фатир эче янә хатын-кыз елаган авазларга күмелде…
Яр Чаллы шәһәре.