Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Йөрәктә бетмәс сагыш
12.06.2013

Йөрәктә бетмәс сагыш

 

Әгерҗе районы Кичке Таң авылында берьюлы 500ләп кеше җыйган “Бер күрешү — үзе бер гомер” дигән күркәм кичә-очрашуны, анда быел тәүге тапкыр кайберәүләр шаккаттыргыч галәмәт дип  бәяләделәр. Чыннан да, 5нче тапкыр бик күркәм табигать кочагында – авыл паркында узган бу гаҗәеп бәйрәм, зур бер гаилә, туганнар очрашуын хәтерләтте.

Ямьле Иж елгасы буенда урнашкан авылларда яшәп, су басу дигән замана җилләре төрле якларга тараткан Барҗы, Рыс, Балтач, Пелга, Мушик, Югары Барҗы, шулай ук Җиләкле Чишмә авылларында яшәгән якташларыбыз туган җиргә булган сагышларын басарга, авылдашларын күрергә, туган як һавасын туйганчы бер иснәргә дип бирегә бик теләп җыелалар. Бик хикмәтле, тирән мәгънәгә ия булган шушы зур чарага Удмуртиядән, Башкортостан рес­публикасыннан, Магнитогорск кебек ерак калалардан, Татарстаныбызның төрле районнарыннан, үзебезнең районыбызның төрле авылларыннан елдан-ел күбрәк кайталар. Кендек каны тамган җирең, нигезең булмаса да, аның истәлеге дә бик кадерле шул.

Кичке Таң безне, гадәттәгечә, бик ачык йөз белән каршылады. Халкыбызның зурлыгын, осталыгын, уңганлыгын, чисталыгын раслап, җилдә борынгы сөлгеләр җилферди, туган як турында күңелне иркәләп-назлап талгын музыка агыла, казанда тәмле ботка пешә. Авыллар тарихы, аның атаклы кешеләре, каләм осталары турындагы күргәзмә, Фәйзелхак Усманов кебек халык ихтирамын яулаган авылдашларына багышлап ясаган стендлар янында да халык мәш килә. Иң тәэсирлесе: авылдашлар, туганнар, якташлар очрашуы. Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм бу.

5 ел элек шушы бәйрәмне оештыру инициативасы белән чыккан, аны башлап йөрүче, төп оештыручы районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин быелгы бәйрәмне дә үзе башлап җибәрде. Аның сәламләүләренә Кичке Таң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев кушылды: “Чакыруны, бәйрәмне генә көтмәгез, һәрчак кайтып йөрегез, ата-бабаларыгызның каберләрен зират итегез. Сезне күңелле яңалык белән сөендерә алабыз: шушы арада гына  авыл башыннан зиратка кадәрге арага асфальт юл түшәлде. Киләсе елларда да исән-сау булып, шушындый күңелле очрашулар насыйп булсын!”

Район башлыгы Валерий Макаровның җыелган халыкны татар телендә матур итеп сәламләве, халыкның бүгенге шатлыгын уртаклашуы бәйрәмнең яктылыгын, җылылыгын тагын да арттырды. Валерий Владимирович мондый тарихи әһәмияткә ия булган зур чараның илһамчысына – хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәткә соклануын белдерде. Ул бу бәйрәмгә, әлбәттә, буш кул белән килмәгән: балалар бакчасына суыткыч бүләк итте. Ромель Маннапов чыгышында безнең тарихыбыз, аны белү һәм өйрәнү өчен кирәкле чаралар чагылыш тапты. Күп еллар имам вазифасын башкаручы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 85 яшендә университет тәмамлап югары белемгә ия булган, Балтач хастаханәсендә табиб булып эшләгән Габдулла Галиев Коръәннән сүрәләр укыды. Сәетмөхәммәт абый Хисаметдиновның вәгазен тыңлаганнан соң, абыстайлар тарафыннан иҗат ителгән мөнәҗәтләрне тыңладык. Аларны Шаршады авылыннан Гөлзар Хәбирова һәм Сәхрә авылыннан Өммениса Ганиева үзләре бик моңлы итеп көйләде. Сәлимә апа Ситдыйкованың «Мәгун» сүрәсен укуы да күңелләрне нурландырып җибәрде.

Быелгы бәйрәмдә шигырьләр бик күп яңгырады. Яхшы шигырь язу өчен җаныңның кайнап чыгуы кирәк, дип белмичә әйтмәгәннәрдер, күрәсең. Кайнап кына калмаган, күңелләрдән ташып түгелгән сагышлар, юксынулар… Бу кадәр матур табигатьле авыл турында дәртле һәм сагышлы матур җырлар да күп туа. Аларны якташларыбыз башкарганда халкымның талантлы, бердәм булуына, туган нигезен онытмавына, кадерләп күңел түрендә сак­лый алуына сокланып утырдык. Кырынды авылында яшәүче 97 яшьлек Мәдинә әби Гыймаева бу бәйрәмне, бик күпләр кебек, сагынып көтеп алуы, сөенеп килүе турында сөйләде.

Кичке Таң авылы районда иң күп корбан чалучы авыл да бит әле ул. Җыелган 54 килограмм корбан итеннән һәм Мирзаян Ижбулдин китергән 10 килограмм иттән, эшмәкәр Алмаз Зиннәтов биргән дөге ярмасыннан аш-су осталары пешергән тәмле ботка белән сыйлангач, кунаклар алып кайт­кан тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчеп, туйганчы җыр-моң тыңлап, бу тарихи чараны оештырган Мөхәммәтазат Гатинга, Зөлфәт Нуриевка, каршы алган барлык кичкетаңлыларга рәхмәт әйтеп, ел буе җитәрлек рухи азык, матур тәэсирләр, җылы хисләр белән: “Киләсе елга кадәр!” — дип саубуллаштык. Алдагы елларда да туганлыкның зәңгәр күперләрен очрашулар бизәсен.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре