Йөрәккә юл (хикәя)
Әсмабикәнең урын өстендә ятканына да берничә ай инде. Җан асрарлык кына калган, кечерәеп беткән гәүдәсе, көннән-көн хәлсезләнә… “Үзем, үзем!” – дип, таягына таянып булса да, юынгыч янына барулар күңеленә олы юаныч иде әле. Алар да артта калды. Килене хәзер табак белән су алып килеп ятакта гына юындыра. Өстәл янында шәһәрдән кунакка кайткан балалары, оныклары, авылдагы балалары белән гөрләшеп, чөкердәшеп чәй эчүләр дә сагынып сөйләргә генә калды. Биш ай вакыт Әсмабикәгә бер гомер булып тоела, аяклары тыңламаганга ачуы кабара.
Сугыш алдыннан туып, балачактан ук тормышның ачысын-төчесен, ачлыгын-ялангачлыгын татыган, алай да, кош-корт асрап, җиләк-җимеш үстереп гомер итеп, инде 85 яшен тутырып килүче карчык картлык килүгә әллә ышанмый, әллә риза түгел… аңлап булмый иде. Ул әле табиб кушкан даруларын эчми, әле ашаудан баш тарта, әле әкрен генә сыктап елап ала. Кәефе булган көннәре дә юк түгел, андый көннәрдә татарча тапшырулар карап, кулларына дисбесен алып, үзеннән алдан киткән балалары, ире, якыннары рухына дога кылып, юаныч таба. Ул минутларда ак яулык япкан нәни генә гәүдәсе ятакка килеп кунган фәрештәне хәтерләтә… Догасын талпынып-талпынып укып бетерүгә ап-ак кошка әверелеп, кинәт кенә күккә күтәрелер дә юкка чыгар сыман. Әйе, ул көн якынлашканын янәшәдәге килене дә, еракта яшәүче кызлары да сизә. Якынлаша…
Авыр уйларга бирелеп яткан карчык, киленен күреп, күзләренә нур йөгертеп, киң итеп елмайды да, арык куллары белән мендәрен сыйпап: “Күр әле, нинди чәчәкләр, күбәләкләр арасында гына ятам. Үлмәс борын оҗмахларда яшәтәсең. Урын-җирем чиста, барсы әзер, ашатасың, эчертәсең. Яшь бала тәрбияләгәндәй карыйсың, рәхмәтләр яусын! Тигезегез белән яшәгез, берүк! Гомерләрегез озын булып, үзегезне дә шулай тәрбия кылсыннар! Кылган игелекләрегез меңе белән үзегезгә кайтсын! Тигез яшәгез!” — диде. Әлмирә: «Ий, әнкәй, күбәләге дә бармыни, мин чәчәкләрен генә күргән идем. Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге инде ул, әйеме? Рәхмәт, әнкәй, изге теләкләреңә рәхмәт», – дип елмаеп, карчыкның баш астын рәтләп, башыннан җиңелчә генә сыйпап куйды. Бу сүзләрне ишетү искиткеч рәхәт иде аңа. Үзе дә, үз әнисе кебек якын күрә башлаган кайнанасы шушы сүзләрне әйтсен өчен, аның таш булып каткан йөрәгенә 26 ел юл түшәде бит ул! Күзләреннән ирексездән тәгәрәп төшкән яшьләрен күрсәтмәскә теләп, кече якка ашыкты килен. Күңеле тулды, уйлары йөрәкне уеп үткәннәргә китте…
Яратмады аны кайнанасы. Әллә малаена балалы хатын алдырасы килмәде, әллә башка сәбәпләр бар иде. Кичтән ни булганын, иртән көтү куганда ук белешә дә, бүлешә дә торган авыл хатыннары малае Фәрит белән Әлмирәнең очрашып йөрүләре турында тиз җиткерделәр. Шул көннән йокысы качты Әсмабикәнең. Ире белән дә киңәш-табыш итеп карады. Ансы җилкәсен генә сикертте: “Үз башы үзендә, йөрү әле ул өйләнү түгел!” – диюдән узмады. Уңганлыгы, эшчәнлеге белән генә түгел, усаллыгы белән дә дан тоткан Әсмабикәнең ачуы эченә генә сыймый: “Ничек инде аның улы шул балалы хатынга өйләнсен?! “Төннәр йокламыйча төрле уйларга керде ул. Урамда, кибеттә алсу йөзле, яшь, чибәр, балкып торган, мөлаем Әлмирәне күрсә, корт чаккандай була. Яшь хатынның “Исәнмесез!” –дигәнен дә ишетмәмешкә салынып уза, өенә ничек кайтып җиткәнен дә сизми кала. Нишләргә?! Улы белән сөйләшүдән мәгънә юк, көн саен киенеп-ясанып гыйшкы янына йөгерә… Әллә?! Әсмабикә үз уеннан үзе куркып китте. “Йөзенә кислота сибәм мин аның!” – бу сүзләр ишетелсә, яшь хатын куркыр, очрашмаслар дигән ният белән, шундый хәбәр таратты ул. Бу үтә дә куркыныч, яман хәбәрне ишеткәч, улы: “ Әни, тырышма, мин аны ямьсез, янган йөзле булса да ташламаячакмын, яратам мин аны!” – диде. Аллага тапшырды әни кеше, янды-көйде, тик әллә нәрсә эшләп булмый иде. Хараплар булды алма кебек малае, йә Ходай, шул балалы хатыннан башка кешеләр юк микәнни соң дөньяда?!
Көннәр, айлар, еллар үтте. Әлмирә белән Фәритнең очрашулары хак булды, алай гына да түгел, аралашып, сөйләшеп кенә йөрүдән башланган дуслык олы мәхәббәткә әверелде. Әнисе кебек үк Фәрит үзе дә кайчагында икеләнеп кала, уйлана… Әлмирәнең балалы булуымы, үтә дә чая булуымы — нәрсәдер аны куркыта иде, ахрысы. Очрашмыйм, башка бармыйм дип, үз-үзенә күпме тукран тәүбәләре биреп карады ул. Юк, үлеп сагына, хатынның нур сибеп торган күзләре, ихлас елмаюы, яратам дигән назлы, иркә тавышы төшләренә кереп йөдәтә… Аяклары үзеннән-үзе ул яшәгән йортка тарта. Әлмирә дә аны ярата, баласы да ияләшеп бетте. Бергә яши башлау, өйләнешү генә сузылды да сузылды… Алты ел гомер шулай узды. Нәрсә уйлагандыр, ничек мондый фикергә килгәндер, сер булып калды. Көннәрдән беркөнне Фәрит Әлмирәне әти-әнисе янына алып кайтты. “Өйләнешәбез, – диде ул юлда барганда, — миңа әти-әнинең фатихасын алырга кирәк!” Куркудан тез буыннары калтыраса да, өйгә кермичә булдыра алмады Әлмирә. Керде, ишек төбендә үк туктап калды, йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Тик өйдәгеләрнең хәле тагы да мөшкел иде, бу хәлне көтмәгән әти-әни телсез калдылар. Каядыр чыгарга җыенган Әсмабикә сырмасының бер җиңен кигән килеш лыпылдап урындыкка утырды. Караватта газета актарып яткан әтисе дә: “Тәәәк”, — дигән тавыш чыгарып торып басты да, бер малайга, бер булачак киленгә карап, сүзсез калды. Фәрит бу тынлыктан файдаланып калырга теләгәндәй, ашыгып: “Әти-әни, мин өйләнәм. Никах укытасызмы безгә?” – диеп, сорауны кабыргасы белән куйды. Әни кеше шул сүзне генә көткәндәй дертләп кабынды: «Кемгә?! Шушыңамы? Беткәнме әллә сиңа кызлар?! Кеше көлдереп!” “Әни, — диде Фәрит, — башкаларга бәлки, кызлар кирәктер, ә мин аны яратам! Яхшылап кара, әни, алай карама, аның бер җире дә кешедән ким түгел!” – Әлмирәгә төбәлгән усал карашны тотып. “Тапкансың! Нинди сиңа никах, мәңге укытасым юк! Әгәр аңа өйләнәсең икән, монда юлны оныт!” – дип зәһәрләнде Әсмабикә. “ Аңлашылды, — диде Фәрит тыныч кына, — әти, син ни дисең?” “Ярар, улым, җаны теләгән елан ите ашаган, диләр, үзең теләгәч торып карагыз. Тик бер елдан ары тора алмассыз!” – дип, тәмәкесен алып, ишек алдына чыгып китте әти кеше. Әсмабикә генә бирешергә теләмәде. Улының киемнәрен җыя башлавы аны чыгырыннан чыгарды, үз-үзен белештермичә аның киемнәрен тышка ук чыгарып ата башлады. Әлмирәнең өстенә дә тишек носки, оекбашлар килеп төште: “Боларын да алыгыз, хәерчеләр!…”
Бер чемодан тотып җитәкләшеп чыгып киттеләр алар. Дөньяның бәхетсез бәхетлеләре дә бар шул. Икесенең арасында сөю булгач, бу гаугалы көн дә киртә була алмады бергә булуга. Икенче көнне Әлмирә яши торган йортта никах та укытылды, язылышып та куйдылар. Күңел бит, бәлки уйланганнардыр, дип, чәкчәк, күчтәнәчләр күтәреп, тагын Фәритнең туган йортына бардылар. “Без никах укыттык, менә күчтәнәчләр сезгә!”- диде Фәрит, сумкасын өстәлгә куеп. Тик эндәшүче булмады. Инде борылып чыгып китәбез дигәндә генә әни кеше: “Тамчысын да кабып карыйсым юк! Әнә тавыклар ашар!” — диде.
Менә шулай башланды аларның тормышы. “Өйләренә барасым юк, аягымны да атламыйм, күзләрем белән ант итәм!” – дигән зәһәрләнеп Әсмабикә күршеләренә. “Ий, әстәгъфирулла, әллә ниләр сөйләмә. Бәлки бик яхшы хатын, сиңа менә дигән килен булыр әле!” – дип юатканнар аны таныш-белешләре. Тик үзен рәнҗетелгән, кимсетелгән итеп тойган Әсмабикә берсен дә ишетмәде дә, тыңламады да.
Ә көннәр, айлар бер-берсен куып үтә тордылар. Фәрит сөйгәненең баласын да үз итте, хуҗалыгын да ныгытты. Хәер, ул хуҗалыкны Әлмирә өйләнешү белән, йортка керде дигән исем күтәреп, кимсенеп яшәмәсен, дип, ире исеменә күчереп куйган иде. Эчми, тартмый торган ир белән яшәүләрнең ни икәнен белмәгән Әлмирәгә бу тормыш – әкияти дөньяга тиң, ул көлде, шаярды… Бик тәмле ризыклар пешереп, эштән көтеп алу, кара-каршы гөрләшеп чәй эчүләр, киңәшләшү, серләшүләр бик олы бәхет кебек тоелды аңа. “Ходай бәхетемне күпсенмәсме?” — дип куркуга кала, кайвакыт сагышланып та ала… Тик, ирен күрүгә барсы да онытыла… Эштән кайтып юынган чагын бик ярата ул аның. Юынгыч янында тастымал тотып торган хатын арка чокырлары буйлап тәгәрәшкән тамчыларны тота, иреннәрен иренең аркасына тигезә. «Синнән җиләк исе килә…» — дип пышылдый… Фәритнең тәне буйлап җылы дулкын уза, рәхәтлектән калтыранып куя… Ярата шул ул хатынын, бик ярата! Бер ел вакыт узуга Аллаһы Тәгалә аларга тупырдап торган бер малай да бүләк итте. Бәхет тубалы тулды, түгәрәкләнде. Тик тулы тормышның бер ягы барыбер китек иде: Фәритнең әти-әнисе килми. Бала тугач, бөтен туган-тумача килде, кайната да килеп китте, ә кайнана юк. Нишләргә? Ничек әнинең йөрәгенә юл салырга? Күңелен ничек җебетергә? Бу хакта бик күп уйланды Әлмирә. “Әйдә, – диде ул, бер көнне ире эштән кайткач, — әниләргә барабыз, бала белән куып чыгармас әле, оныгы ич! Әтинең бүген туган көне дә!” Фәрит эндәшмәде, каршы да килмәде. Берсе бүләккә юрган, икенчесе бала күтәргән малай белән килен өйгә килеп керүгә бар да тып-тын калды. Өйгә тәмле бәлеш исе таралган, туганнар җыелган… “Исәнмесез, әти, сине туган көнең белән!” — диде Әлмирә елмаюы белән бөтен өйне балкытып. Аннан соң нишләргә белми таптанып торган ире кулыннан баланы алды да кече яктагы караватка салып, юрганын ачты. “Әни, менә синең оныгың…” –диде. Өйдәге тынлыкны берәү дә бозарга җөрьәт итмәде, кемдер күз яшьләрен сөртте, кемдер мышкылдатып борынын тартып куйды. Мич алдында кайнашкан Әсмабикә, кулындагы табагачын куеп, альяпкычын салды, әкрен ген килеп, сүзсез генә идәнгә тезләнде… балага текәлде, аннан калтыранган куллары белән юрган читләрен күтәргәндәй итте, иреннәреннән “Ий, балам!” – дигән сүз сытылып чыкты. Бу тансык, еллар буе өмет итеп көтелгән шатлыклы мизгел иде…
Берничә көннән зур матур мендәрләр, олы чәкчәк күтәреп, Әлмирәләргә дә килде кайнанасы. Ике ара җылына төште. Таш атканга аш атарга өйрәнеп үскән Әлмирә туктап калмады. “Әни” дигән җылы сүзен, бәйрәм саен бүләкләрен кызганмады. Кайнана да барсын да кабул итеп алды, андый-мондый сүзләр ишеттермәде. Тик бүләк ителгән күлмәк, халатларны гына никтер кигәне күренмәде. “Яратмый, мин биргәнгә кими инде…” – дип уйлады килене, алай да бер сүз әйтмәде, сиздермәде. Бер-берсенә булышып, бакча эшләрен, өй юуларны, печән әзерләүләрне бергә башкарып, көннән-көн якынайдылар алар. Күзләре начар күрә башлагач, шифаханәгә дә алып бардылар, операция ясатып кайттылар. Оныгы да үсеп, өйләнеп куйды, оныкчыгын күрү бәхетенә дә иреште Әсмабикә. Карты дөньялыктан китеп баргач, ялгызлыктан, әллә картлык үзенекен итте, тын алуы авырлаша башлады, аяклары тыңламас кылана, вакыт-вакыт сул яктан күкрәге чәнчеп ала. Әлмирә белән Фәрит сырхаулаган әниләрен шифаханәгә алып барып тикшертеп, дәвалануга салдылар. Тик даруларның файдасын тапмады Әсмабикә. «Алып кайтыгыз, өйдә торасым килә!” — диде ялварулы күзләрен улына төбәп. Алып кайттылар. Шул көннән башлап аны килене тәрбияләп карый башлады. Ерактагы балалары да кайтып йөри, тик алар җырдагыча: кайталар да, китәләр…Әлмирә исә, өендәге эшләрен тиз-тиз карый да, кайнанасы янына ашыга. Шунда кунып та кала. Беренче көннәрдә Әсмабикә сәерсенеп: “Кайтмыйсыңмыни, бар кайт, үлмим әле мин!” – дип аптыратты. Әлмирә: “Әни, мин синең хәлең җиңеләйгәнне көтәм. Аннан соң үзең генә кунарсың…” – дигәч тынычланды тагы. Юк, көйсезләнмәде карчык, бик чиста ятты. Пешергән ризыгын яратып, рәхмәт әйтеп ашады, тигез тормышлар теләп дога кылды. Әнә бит яткан ятагына сөенеп ята, рәхмәт укый. Ә беркөнне мунчадан соң халатын каптырып азапланган килененнең кулларын учына алды ул: “Ий, әйтелгәндер инде, әйтелгәндер… ачуланма… менә… син бүләк иткән халатны кидем әле… Тәмле итеп чәй пешер, сөт белән эчик әле, аннан соң чәчләремне үрерсең…” — диде сузып — өзек-өзек. Бу аның Әлмирәне чын йөрәге белән кабул итүе булды, ахры. Килен белән кайнана икәүләшеп чәй эчтеләр… Алар әле таң алдыннан Әсмабикә апаның дөнья белән мәңгелеккә хушлашасын, килене кулында, җиңелдән генә җан бирәсен белмиләр иде.
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.