Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Йөрәгемдә шигырь бөреләнә
13.07.2012

Йөрәгемдә шигырь бөреләнә

Чыңгыз Мусин — Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, шагыйрь. Әгерҗе районының Мордывый авылында яшәп, тормышчан, халык рухына туры килүе белән аерылып торган, гади кеше җанына үтеп керердәй матур шигырьләр иҗат итә.

Олы талант иясе Чыңгыз агага 16 июль көнне 78 яшь тула. Шушы уңайдан киләчәктә дә иҗаттан аерылмыйча, яңадан-яңа әсәрләр тудыруын  телибез. Тормыш иптәше Мәйсәрә апа, балалары, якыннары белән бергә сау-сәламәт булып, озак еллар бәхетле тормыш кичерергә насыйп итсен Ходай.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә шагыйрьнең яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Уй-тойгылар

Ишек алдым яшел хәтфә үлән,
Келәмнәргә, гүя басып керәм.
Үткәндәге уй-хисләрем белән
Сиксәнемә инде җитеп киләм.

Кәккүк саный таңда еллар санын,
Ходай күпме гомер бирер тагын?
Каршы алам кебек яшьлек таңын,
Минем, гүя, әл дә егет чагым.

Бөдрә чәчем инде агарганда,
Җәяү йөрим яшел аланнарда.
Яшьлек хисем, гүя, кабатлана
Рухи җанда шигырь яралганда.

Тәкъдиребез инде якындадыр,
Без кавышкан юллар чатындадыр.
Йөрәгемдә шигырь бөреләнә —
Без кичергән еллар хакындадыр.

Тәкъдир хәле бер Тәңрегә ачык,
Тәндә йөри үкчәсенә басып.
Кара  маллар җыя күпләр шашып,
Булмый, ләкин язмышлардан качып.

Уй-тойгылар җанда яралалар,
Хатирәләр кабат яңаралар.
Ирексездән туган тәүге хисләр
Үткәннәргә барып ялганалар.

Мин, нигездә, ошбу җирдә туган,
Гөнаһ кылсам, ярлыкачы, Ходам.
Язмыш җиле бигрәк хәтәр ачы,
Нәселемне, зинһар, ярлыкачы!..

 

Пәнҗәрдә *

Сырхауланып ятам Пәнҗәрдә,
Бирешмәскә телим әҗәлгә.
Шәфкать туташлары бер елмайса,
Күңелләрем була әздән дә.

Монда эшли руслар, марилар,
Татарлар да мине таныйлар.
Телгәләнеп беткән йөрәкләрнең
Яраларын монда ямыйлар.

Нурлар уйный Пәнҗәр күгендә,
Тәрәзәдән үрләр күренә.
Күгәрченнәр миңа гомер теләп,
Килеп куна тәрәз төбенә.

Карлыгачлар оча һавада,
Зинһар, Пәнҗәр, мине дәвала.
Дәваларың шифа булыр микән
Йөрәктәге тирән ярага?

Дөньясында эшләп карадык,
Күндәм идек, кемгә ярадык?
Ертык күлмәк, ертык ыштаннарны
Ямаулыклар белән ямадык.

Хәлләр, димен, бер үк чамада,
Зинһар, духтыр, мине дәвала.
Муртаеп ла беткән йөрәгемнең
Яралары юкса яңара.

Заманында эшләп карадык,
Ямау салу кемгә яңалык?
Йөрәк бит ул күлмәк-ыштан түгел,
Күпме түзәр микән ямалып?

Нурлар алдык гомер языннан,
Шифаландык дөнья назыннан.
Бәндә баласының киләчәге
Язмыш дәфтәренә язылган.

* Элекке заманнарда татарлар Красный Бор авылын Пәнҗәр дип атаганнар

 

Үзем беләм

Сәгать саный вакыт санын,
Минем инде йоклар чагым.
Утым яна шәмдәлемдә,
Үзем өнле хәлләремдә.

Шәмдәл сүнәр, бетсә мае,
Әле тышта гыйнвар ае.
Һава салкын, шуңа күрә
Кыш суыгы өйгә керә.

Әле озак вакыт кышка,
Бүрәнәләр шартлый тышта.
Бу фасылның гыйнвар ае,
Кайчан җитәр апрель-мае?

Мин тынгылык тапмыйм әле,
Ятагыма ятмыйм әле.
Үтеп барган бу тормышның
Әлифбасын ятлыйм әле.

Үзем инде авыру йөрәк,
Тормыш гаме нигә кирәк?
Үз дигәнем акланмаса,
Чәнчи йөрәк кинәт-кинәт.

Мәңге җирдә каласым юк,
Бирәсем бар, аласым юк.
Тәкъдир хәлен үзем беләм,
Берни алмам үзем белән.

 

Ясин

Мин дөньяга таза түгел,
Авыру булып туган бала.
Әнкәй мескен интеккәндер
Мин авыруны бага-бага.

Минем хәлне күршеләргә,
Туганнарга белдергәннәр.
Бүгеннән дә калмас, диеп,
Миңа ясин иңдергәннәр.

Бишектәге авыру сабый,
Мин берни дә белмәгәнмен.
Миңа ясин иңдергәннәр,
Тик нигәдер үлмәгәнмен.

Күпне күргән әнкәемнең
Нарасые — авыру бала.
Төннәр буе йокламаган
Мин мескенне бага-бага.

Еллар буе бичараның
Кайгылары басылмаган.
Дүрт яшемә җиткәндә дә
Минем телем ачылмаган.

Мин тумыштан авыру бала,
Үземә ямь табалмадым.
Дүрт яшемә җиткәндә дә
Тәпи баса алалмадым.

Өнсез килеш, телсез килеш
Йөргән чакта дүртаяклап,
Ахры инде кыйбла яктан
Бәхет килде мине яклап.

Язлар килде, сайрар кошлар
Өй каршында күренделәр.
Бәрәкәтле язгы нурлар
Тәрәзәмә үрелделәр.

Җырчы кошлар тирә-якка
Яз авазын иңдерделәр.
Телсез калган мин сабыйга
Сөйләшергә тел бирделәр.

Торналар да кайтып җитте,
Зәңгәр күктә бар булдылар.
Тәрәзәмә килделәр дә
Тәпи биреп калдырдылар.

Мин бичара бер сабыйны
Асыл затлар үз күрделәр.
Яшәр өчен көч бирделәр,
Иңгә канат үстерделәр.

Айлар узды, еллар узды,
Ятлап тормыш үрнәкләрен,
Мин, тумыштан авыру бала,
Яши-яши тернәкләндем.

Бары бергә, югы бергә
Олыгайган шушы көндә
Тамагым тук, өстем бөтен,
Зарланмыймын әле бер дә.

Авыру була төрле-төрле,
Аямый ул һич беркемне.
Иң яманы нәфес чире,
Бу авыруның булмый чиге.

Карак басты дөньяларны,
Бу затларга иман бармы?
Туздыралар булган малны,
Туздыралар миллионнарны.

Акча, диләр, керем, диләр,
Яшәп яткан көнем, диләр.
Мин терелдем авыруымнан,
Алар инде терелмиләр.

Айлар узды, еллар узды,
Еллар санын чутлыйм инде.
Чама белмәс каракларга
>Үзем ясин чыктым инде.

 

Зарланабыз

Түрәләрдән зарланабыз,
Заманадан зарланабыз.
Газиз башлар ни күрсә дә,
Без берни дә аңламабыз.

Без бит озын гомер кичкән,
Мичебездә ипи пешкән.
Зарланабыз, зарланабыз,
Башыбызга нәрсә төшкән?

Хезмәттә без чутлы булдык,
Ут уйнаттык, утлы булдык,
Башка милләт арасында
Без нигәдер хутлы булдык.

Юллы булдык, газлы булдык,
Моңлы булдык, назлы булдык.
Бөек Тукай әйткән кебек,
И, мөкатдәс сазлы булдык.

Атларыбыз юрга булды,
Тапканыбыз  бергә булды.
Эшләребез үрдә булды,
Урыныбыз түрдә булды.

Үзебезне белдерәбез,
Машинада җилдерәбез.
Җилдерәбез, әйтерсең лә
Дөньясында бер генә без.

Авыр булды тормыш юлы,
Ризыгыбыз өстәл тулы.
Ач заманнар узды инде,
Онытмаска иде шуны.

Үзебезне алдамабыз,
Мескен хәлгә калмаганбыз.
Тамаклар тук, өсләр бөтен,
Тик нигәдер зарланабыз…