Йөз сорау
Россия халкы өчен иң актуаль булган 100 сорау билгеләнде.
Аллаһ үзе шулай яраткандыр инде бу адәм баласын. Ул һәрвакыт уйланып, борчылып яши: үзенең бу фани дөньядагы урыны, бүгенгесе һәм киләчәге, туганнары һәм якыннары, үзенең матди һәм рухи халәте турында… Күп, бик күп алар – кешене борчыган сораулар. Галиҗәнап Кеше тормыш куйган сорауларга битараф булып кала алмый.
Ә халыкны нинди сораулар, нинди проблемалар борчыганын белү ил җитәкчеләре өчен бик кирәк. Шуңа күрә дөньяның бөтен илләрендә диярлек җәмгыятьнең фикерен өйрәнү оешмалары эшли. Алар хәтта Советлар Союзында да бар иде.
“Аргументы и факты” (АиФ) 2013 елда үзенең укучылары белән бик актив эшләү нәтиҗәсендә, Россия халкы өчен иң актуаль булган 100 сорауны билгеләнде. Алай гына да түгел, газета тавыш бирү нәтиҗәсендә ул сорауларны 1дән алып 100гә кадәр урыннарга урнаштырды. Ягъни, иң күп тавыш җыйган (халык иң актуаль дип исәпләгән) сорау беренче урында, ә иң аз тавыш җыйган сорау 100нче урында. Билгеле, 100 сорауны да укучыга җиткерү мөмкин түгел, чөнки моның өчен бик күп урын кирәк булыр иде. Без беренче 10 сорауга гына тукталып үтик.
1. Илдә коррупция. Иң зур карак кем? (70%).
2. Россия кайда бара? (65%)
3. Көнкүреш калдыкларны кайчан эшкәртә башларбыз? (64%).
4. Төньяк Кавказ белән нәрсә эшләргә? (56%)
5. Дөнья белән кем идарә итә? Күләгәдәге бөтендөнья хөкүмәте бармы ул? (48%).
6. Әгәр Октябрь инкыйлабы булмаса, Россия нинди булыр иде? (46%)
7. Илнең байлыгыннан үзеңнең өлешеңне ничек алырга? (40%).
8. Россиядә яхшы юллар төзергә мөмкинме? (37%).
9. 100 елдан соң руслар күпме калыр? (36%).
10. Тиз генә ничек баерга? (36%).
Сорауларның барсын да укып чыккач, анда уйланырлык та, ачуланырлык та, хәтта көлеп җибәрерлек тә фикерләр очратасың. Мәсәлән: “Ни өчен дөнья Россияне яратмый?”, “Америка кайчан таркалыр икән?”, “Кайчан ертылмый торган колготки уйлап табарлар?” һ.б. Әйе, сораулар бирергә яратабыз без, ләкин зарланмаслык, юк-бар сораулар бирү белән шөгыльләнмәслек итеп эшли генә белмибез.
“АиФ” газетасы укучыларыннан сораулар җыеп кына калмаган, ә һәр сорауга җаваплар бирү өчен төрле өлкәдәге белгечләргә, галимнәргә, сәясәтчеләргә, илнең дәрәҗәле зыялыларына, сәнәгатьтә һәм икътисадта җитәкче урыннарда эшләүче кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Сорауларга җаваплар ел буена газетада басылып чыктылар һәм аларны газетадан кисеп алып, кечкенә китапчык ясау мөмкинлеге дә бар иде.
Мин, ул җавапларның барысын да укып, үземчә анализладым. Уйланырлык та, гыйбрәт алырлык нәрсәләр дә күп анда. Сораулар Россиядә җәмгыятьне нинди проблемалар борчыганын аңларга ярдәм итәләр. Билгеле, “АиФ” газетасын бөтен Россия халкы укымый. Аның тиражы 2,3 миллион. Димәк, чама белән 10 миллионлап кеше укый, ә бу инде аз сан түгел. Кыскасы, әйтеп кителгән 100 сорау эченә Россия халкын кызыксындырган, дулкынландырган сораулар кергән дип уйларга тулы нигез бар.
Чын демократик җәмгыятьтә илнең идарә итү органнары һәрвакыт халык фикеренә колак салырга, аны үз эшендә кулланырга тиеш, ил гражданнарын канәгатьләндерерлек итеп тышкы һәм эчке сәясәтне алып барырга тиеш. Ирексездән, һәркемнең дә күңелендә шундый сорау туа: ә безнең илдә хакимият органнары халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен эшлиләрме соң? Бу турыда матбугат битләрендә дә, радио-телевидение аша да ачыктан-ачык сораулар күп бирелә, җаваплар да шунда ук басыла һәм әйтелә. Аларның эчтәлекләре бер генә нәрсәгә кайтып кала: юк, хакимият, беренче чиратта, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен түгел, ә үз ихтыяҗларын, ягъни елдан-ел сан ягыннан артып торучы чиновниклар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә эшли. Моңа дәлил эзләп ерак барасы түгел: Россиядә ел саен министрларга, депутатларга, җирле органнарда утыручы түрәләргә хезмәт хаклары тиеннәргә генә түгел, ә берничә тапкыр арттырыла. Моның сәбәбен “Түрәләр зур хезмәт хаклары алмасалар, ришвәт ала башлыйлар, шуңа күрә аларга акчаны күп бирәбез,” — дип аңлаталар. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыга. Түрәләр хезмәт хаклары арткан саен ришвәтне дә күбрәк ала башлыйлар. Юкка гына “АиФ” укучылары коррупция дип аталган афәтне илнең иң зур бәласе дип атамаганнар бит!
Соңгы елларда сәер бер хәл күзәтелә Россиядә. Югары постларда утыручылар күп миллиардлар күләмендә илнең акчасын урлыйлар. Алар турында ил матбугаты, радио-телевидение күп айлар дәвамында шау-шу киләләр һәм шуның белән эш тәмамлана. Прокуратура гадәттәгечә эш кузгата һәм ахырда “Бу эштә җинаять юк”, — дип нәтиҗә чыгара. Ә урланган акчаларның тиене дә дәүләткә кире кайтарылмый…
Хакимиятне ничек сүксәк тә, нәтиҗәсе шул ук булачак. Чөнки халык үзе сайлап куйган хакимият идарә итә бит дәүләт белән. Бу күзлектән караганда, 2014 ел бик гади генә ел түгел. Сентябрь аенда күп төбәкләрдә хакимият органнарына сайлаулар үтәчәк. “Тартма”дан барган рекламага, алдау-йолдауларга карапмы яки һәркем айнык акыл белән уйлап тавыш бирерме — алдагы берничә елда яшәү рәвешебез шуңа бәйле булачак.
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.