Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Йөзебез кызарырлык булмасын!
16.10.2014

Йөзебез кызарырлык булмасын!

10 октябрьдә Ленин районының 12нче мәктәбендә “Яңарыш” газетасының эчтәлеген баету, аңа язылучылар санын арттыру юлларын билгеләү максатыннан оештырылган хәбәрчеләр һәм аны яздыруга өлеш кертүче актив милләттәшләребез белән очрашуда катнаштым.

Мин ул очрашуда мил­­ләт җанлы ак­ти­вист­ларның “Яңарыш” га­зетасының язмышы өчен борчылып ясаган чыгышларын тың­лап сөенеп утырдым.
Үзем күп еллар газета, китап­лар чыгару өлкәсендә эшләгән кеше буларак, “Яңарыш”ка язылу кампаниясенә битараф кала алмыйм. Көчемнән килгән кадәр бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышам. “Яңарыш” газетасын беренче саныннан алып укучы буларак, газетаны тирән эчтәлекле, кызык­лы, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә укырлык газета дип уйлыйм.
Газетаны күпсанлы укучыларга җиткерерлек, югары сыйфатлы итеп эшләү бик катлаулы һәм авыр хезмәт. Газетада эшләүче барлык хезмәткәрләрнең уңышларына сөенәм. Сирәк булса да хаталарын күреп көенсәм дә, аларны гафу итеп укыйм.
“Яңарыш” газетасына 2015 ел өчен язылу кампаниясе дәвам итә. Ижау шәһәре Мәскәү округында яшәүче милләттәшләребезгә газетага язылу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Урам комитеты рәисләре бу эшне җиренә җиткереп башкаралар. Безнең белән (урам комитеты рәисләре белән) 15 ел буена алыштыргысыз Фаат Әбүбакиров эшли. Ул “Яңарыш”ка язылуга зур әһәмият бирә.
Хөрмәтле милләттәшләрем, туганнарым, дусларым! Удмуртия җирлегендә дөнья күрүче үзебезнең ана телебездәге бердәнбер басманы яздырып алып, татар телен саклап калуга һәм үзебездән соңгы буынга тапшыруда үз өлешебезне кертик.
Мин — Әгерҗе районы Исән­бай авылыннан. Безнең авыл иң матур, иң бай, иң зур авыллардан иде. Хәзер дә башкалар белән чагыштырганда мактанырлыгыбыз бар. Шулай да, авылдашларым, туганнарым, сыйныфташларымның “Яңарыш” газетасына бик аз язылуына үртәләм. Беләм: безнең авыл халкы — укучы халык. Татарстаннан, Башкортстаннан бик күп газета-журналлар яздырып алалар. Шулай да, “Яңарыш”ка язылып, Удмуртиядә яшәүче мил­ләттәшләребезнең (алар арасында Исәнбай авылыннан чыгучылар да күп) тормышлары белән кызыксынып яшәсәгез, без бик шат булыр идек. Октябрь ае — бәйрәмнәргә бай ай. Корбан гаете, өлкәннәр көне, укытучылар көне. Исәнбай урта мәктәбен 1957 елда тәмамлаган барлык сыйныфташларымны үткән бәйрәмнәр белән котлыйм. Алар арасында хөрмәткә лаек укытучылар да бар.
Хөрмәтле милләттәшләрем, кайда гына яшәсәк тә, без укучы, горур халык. Үзебезнең “Яңарыш”ка 2015 ел өчен бердәм язылыйк әле, йөзебез кызарырлык булмасын.

Гөлсем Хисмәтуллина,
Ижау шәһәре.