Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Йөгереп узган гомер
3.11.2016

Йөгереп узган гомер

%d0%b8%d0%b7%d0%be%d0%b1%d1%80%d0%b0%d0%b6%d0%b5%d0%bd%d0%b8%d0%b5-015Марафон йөгереше буенча спорт мастеры, Сарапулның җиңел атлетика федерациясенең рәисе, “Олимп” йөгерүчеләр клубы җитәкчесе, ике тапкыр “Ел кешесе” исеменә лаек булган Ринат Ахун улы Галимовка 3 ноябрьдә 75 яшь тула.

Аның исеме газета битләреннән төшми, шәһәребездә уза торган Бөтенроссия йөгерү бәйгеләре аның исеме астында үткәрелә. Быел 2 октябрьдә Мәскәү астында Королев шәһәрендә үткәрелгән “Космик марафон”да 20 чакрым йөгереп, алтын медаль алып кайтты ул. Гомумән алганда, Ринат абыйның 270 грамотасы, 130 медале бар. Арасында иң кадерлеләре: Афинадан, Испаниядән, Грециядән, Финляндиядән, Белоруссиядән алып кайтканнары.

Ринат абый 1956 елдан бирле кайда булуына карамастан, һәр көн иртән күнегүләр ясый. Һава торышы нинди булуга карамастан, хәтта таш яуса да, ачык һавада йөгерә. Атналык режимына күз салыйк: дүшәмбе – тренажерлар залында шөгыльләнә, сишәмбе, чәршәмбе, җомга – йөгерү, пәнҗешәмбе – сауна, бассейн, шимбә – ял, якшәмбе – озын дистанциягә (18 чакрымга) йөгерү. Ул Сарапул-Кигбай, Сарапул-Непряха, Нечкино-Гольян маршрутлары буенча йөгерергә ярата. Барганда — 18 чакрым, кайтканда -18 чакрым. Гольянда аңа бер әби хәтта кайнар чәй чыгара торган булган. Ринат Галимов йөгергән чакрымнарны кушсаң, җир шарын ике тапкыр әйләнеп чыгарга җитәр иде. Ерак дистанция – 42 чакрым 195 метр. Ул 35 тапкыр ярышларда катнашкан. Искитәрлек бит бу! Испаниядә аның белән рәттән 95 яшьтән узган 5 кеше йөгерә, ә берсенә 103 яшь була хәтта.

Ринат абый хатыны Гөлфидә белән 53 ел бергә гомер итәләр. Гөлфидә — II разрядлы гимнастка:  бер кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Оныклары бар. Ринат яшьтән үк эшкә җаваплы карый, бервакыт аңа җитәкчесе бер елга җитәрлек эш бирә. Ринат дөрес аңлап җиткермичә, бу эшне ике айда үтәп чыгып, бөтенесен шаккатыра. 1968 елда Сарапул политехник  институты директоры булып эшләгәндә салмыш, сәрхүш укытучыларны эштән куа, яхшыларына фатир юнәтеп бирә. 1977-92 елларда Сарапул авиация техникумы директоры булып эшли. Соңгы 18 елны Сарапул ипи комбинатының генераль директор урынбасары. Ул чорда комбинатта эчкечеләр күп эшли. Көннәрдән бер көнне директор Любовь Сивухина: ”Тиздән – 23 февраль. Уйлап тап берәр нәрсә Ринат, бәлки бәйрәмдә азрак эчәрләр иде…”  — ди Ул вакытта комбинатта спортзаллар юк. Бәйге шартларын язып, өеннән 24 килограммлы гер алып килеп, ярыш оештыра. Эшчеләргә шулкадәр ошый бу! Шуннан башлана да инде заводлар арасында спартакиада.

Ринат абый элегрәк гармунда уйнаган, туйларга чакырганнар, Сабантуйларда уйнаган. “Соңгы вакытта гармуным ватылды, төзәтәсе бар”, – ди ул. Ринат абый – оптимист. Аның янында биш минут басып торсаң да, “яшисе килә” башлый. Уй-фикерләре, буй-сыны, дөньяга карашы белән яшь ул. Аның бер генә дә буш вакыты юк, ул гел ашыга, гел хәрәкәттә

Асия Әхмәдиева,

Сарапул шәһәре.