Йорт салуның ние бар…
Безнең йортларда, фатирларда торуыбызны Аллаһы Тәгалә билгеләгән. Мөселманнарның йортларында сурәтләр, төрле таш сыннар, этләр булырга тиеш түгел, торган урын иркен, чиста, тәһарәт алырга, намаз укырга уңайлыклар булырга тиеш. Әлеге кагыйдәләр дин кардәшләребезгә яхшы таныш. Мөселман йортлары уңайлы, тыныч булсын, гаиләләр бәхетле яшәсен өчен тагын нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш соң?
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә тәкъвалы хатын турында сөйли. Тыйнаклык һәм итагатьлек аның йөзеннән үк күренеп торырга тиеш, чөнки аның калебе шул ук сыйфатлар белән багланган. Мондый хатынга карагач, эштән арып кайткан ир-атка рәхәт, тыныч булып китә. Тәкъва хатын өйдә уңайлылык булдыра. Җылы, якты өйгә дә ир-атның кайтасы гына килеп торачак.
Рәсүлебез мөселманның йорты турында сөйләгәндә, аның иркен булуы турында да әйтә. Тик бу зур, кыйбатлы йорт булырга тиеш дигән сүз түгел. Зурлыгы бу йортта яшәячәк кешеләр санына карап исәпләнә. Гаиләң ишле булу белән мохтаҗлык бар икән, зуррак итәсең. Кызлар һәм малайлар өчен аерым бүлмә булдыру да яхшы. Ә бер-ике кеше өчен генә әллә ничә катлы ташпулат төзеп куюны ислам дине бер дә хупламый. Әйе беренче көннән үк яшь егетнең гаиләсен яхшы, барлык таләпләргә дә туры килгән йортта яшәтә алырлык мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Ләкин һәр көнне тырышкан кешегә Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген бирәчәк, иншәАллаһ.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдистә шулай ук тәкъвалы күршеләрне дә мактый. Ислам дине күрше хакын югары куя. Рәсүлебез тәкъвалы күршене тәкъвалы хатын, иркен йорт белән рәттән куя. Чөнки күршең сиңа зарар сала, тавышлана торган булса, бу яхшылыкка илтми. Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, көннән-көн артып, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр; айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар бит. Синең бу йорттан качасы киләчәк, өеңдә тынычлык тапмаячаксың. Йортны сатасы килә башлаячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янына бер кеше килеп, күршесе белән тора алмаганлыгына зарланып, күченеп китәргә рөхсәт сорый. Рәсүлебез: “Ә син аның өчен дога кылдыңмы?” – дип сорый. “Юк”, — дип җавап бирә бу кеше. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аңа бу күршесенең иман-тәүфыйкка килүен сорап дога кылырга куша. Күпмедер вакыттан соң бу кеше күршесе белән дуслашуын, башка күченәсе килмәвен әйтә.
Аллаһы Тәгаләнең илчесе безгә, мөселманнарга, башкаларның малына, йортына көнләшмәскә дә әмер бирә. Кемнеңдер йорты синекеннән яхшырак икән, аңа бәрәкәт сорап дога кыл. Шулай ук үзеңнең булган малыңа да шөкер итәргә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә, шулай ук бәрәкәт сорап дога кылырга онытма.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) мөселманнарның йорты һәрвакыт чиста булырга тиешлеген дә искәртә. Чисталык – Рәсүлебезнең сөннәте. Йортында шакшылык булган кеше Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтен үтәми булып чыга. Өйне кем җыештырырга тиеш соң? Коръәндә дә, хәдисләрдә дә хатын-кыз дип төгәл әйтелмәгән. Ир-ат акча эшләүче, ә хатын-кыз йортны чисталыкта тотучы буларак гадәткә кертелгән.
Йортның, фатирның хакы күпме булырга тиеш? Ничек дөрес була? Иң беренче, мөселманның акчасы бар икән, ул зәкят түләргә тиеш. Икенчедән, йорт ул — мөселманның тормыштагы төп максаты булырга тиеш түгел. Аны салу өчен 20-25 ел эшләп, бөтен көчне шуңа сарыф итү дөрес түгел. Минем шундый бер танышым бар иде, 20 елдан артык читкә китеп, авыр эштә эшләп йорт салды. Бу гади йорт түгел, ә зур коттедж. Ул анда лаеклы ялга чыккач кына төзелешне төгәлләп, тынычлап яши ала. Тик шушы йортны салам дип эшләгәндә, гаиләсен дә, ял да күрми. Чөнки әлеге өйдә аңа гади ишекләр түгел, ә имән ишекләр, гади идән түгел, ә иң кыйммәтле материалдан булган идәннәр һ.б. кирәк иде. Бу исә күбрәк исраф итүгә керә. 20-25 ел торак өчен ипотека түләгәндә дә, бу фатирны, өйне минеке дип әйтү дөрес түгел. Бер-ике ай кредитны түли алмасаң, фатирның кемнеке икәнен тиз беләчәксең. Мөселман үз матди мөмкинлегенә карап яшәргә тиеш. Йортның хакы да шуннан чыгып билгеләнә. Бүген үз хәләл акчаларына алынган кечкенә генә йортта яшәрсең, ә инде иртәгә күбрәк тырышлык күрсәтеп, зуррак йорт, фатирлар сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер. Аллаһы Тәгалә тырышканнарга бирер, иншәАллаһ.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.