Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Йолдызлар яңгыры”
4.04.2013

“Йолдызлар яңгыры”

УР Милли сәясәт министрлыгы, Татар иҗтимагый үзәге, “Халыклар дуслылы йорты” җитәкчелегендә 17 мартта “Алнаш районы мәдәният йорты”нда, 23 мартта Глазов шәһәре ”Беренче санлы сәнгать мәктәбе”ндә, 30 мартта Ижау “Халыклар дуслыгы йорты”нда “Йолдызлар яңгыры” дүртенче республикакүләм татар балалар иҗат фестиваленә сайлап алу турлары булып узды. Анда республика районнарыннан, шулай ук Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан алынган заявкалар буенча 5-18 яшькәчә 244 бала катнашып, хореография, вокал, нәфис сүз остасы номинацияләрендә көч сынаштылар. Әлеге турларга килү мөмкинлеге булмаганнар чыгышларын электрон почтага җибәрделәр һәм жюри әгъзалары аларның чыгышларына да бәя бирде.

Конкурс шартлары буенча жюри әгъзалары балаларның матур җыр-бию күрсәтүләренә, нәфис сүз сөйләүләренә генә түгел, сәхнәдә үзләрен тотышына, киеменә, татар телен камил белүләренә дә игътибар итте.

Нәтиҗәдә, 5-9, 10-14, 15-17 яшькәчә балалар арасында хореография, вокал, нәфис сүз осталары номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Һәр катнашкан балага Диплом һәм бүләк тапшырылды. Ә җиңүчеләр Кистем авылында узачак Гала-концертта катнашачак.