Йолалар сагындыра
Вакыт бик тиз уза. Әллә безгә генә шулай тоела, әллә чынлап та шулай. Ашыгабыз, кабаланабыз. Яңалыкка, үзгәрешләргә иярергә, заман белән бергә атларга омтылабыз. Безнең җаныбыз аша үткән, безне кеше иткән борынгылык, үпкәләгән сыман, тавышсыз гына югала бара. Өстәлдә ятучы каләмгә кул тидергән юк, кара савыты, ручкалар күптән юк инде. Өстәлдә — компьютер, клавиатура. Кул белән кер юганда кер ышкыган такталар, ничә еллар инде ямансулап, кадакта эленеп торалар…
Ә менә иләк бүген дә кирәк! Онны иләмичә пешеренеп булмый. Әниләребездән калган тагын бик тәмле ризык — төплекәйне әле бүген дә пешерәбез. Элек әти-әниләребез сыерлар асраган вакытта, сыерның бозаулавы бик олы сөенеч була иде. Аның бозавын күз карасы кебек саклап кына, җәймәгә төреп, җылы җиргә урнаштыру, аннан соң төннәр буе сыерның чүбен салганын саклаулар… Чүбен ашаса, сөте тәмле булмый, дигән сүзгә ышанып, алмашлап саклый идек. Беренче, икенче, өченче савым сөтне алып кергәч, әниләрнең Аллаһыга шөкер итүләре! Угыз сөтен җыеп, зур казанда эремчек төшерүләре бүгенгедәй күз алдында. Әле безнең әнкәй шул угыз сөтеннән тәбә ясап та бирә иде. Ий, аның тәмлелеге! Эремчек әзер булгач, төплекәй пешерү көне билгеләнә.
Менә шушы борынгыдан килгән гадәтләр бүген дә саклана авылда, шөкер! Сыерлары булган хуҗалыклар, бик күп булмаса да, бар әле. Булган, тырыш авылдашларым печәнен дә әзерли, ашлыгын да таба, сөтен дә савып ала… Күп итеп сөт савып тапшыручы хуҗалыклар да шактый. Угыз төплекәе пешерүгә килгәндә исә, элекке мичләре сүтелмәгәннәр, нәкъ элеккечә пешерә. Җиренә җиткереп, йомыркасын, сөтен, манныен тиешенчә салып, мич авызында, каен утыны ялкынында, кызартып кына пешергән төплекәйләргә ни җитә соң?! Балалар, оныклар белән, бисмиллалап, төплекәйдән авыз итү — үзе ни тора! Алар да белеп, күреп үсәргә тиеш бит борынгы гореф-гадәтләрне. Авылда угыз төплекәйләрен туганнарга, күршеләргә күчтәнәч итеп өләшү гадәте дә бар. Бу да бик күркәм күренеш. Биргәннәргә олы савап, мал-туарга исәнлек догасын алу…
Яши әле, яши шөкер,
Авыл миче, төплекәйләр…
Башларына яулык япкан,
Алъяпкычын кысып куйган,
Мич алдында бөтерелгән,
Йөзләренә алсулык кунган…
Юк әнкәйләр…
Мич төбенә каен салып,
Олы мичне кабындырам…
Яңа дөнья, бар да яхшы…
Тик барыбер,
Борынгылык сагындыра…
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.