Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Йолаларыбыз яңарды
25.06.2014

Йолаларыбыз яңарды

Сабантуй мәйданына керү өлешендәге кечкенә сәхнәдә дә бәйрәм гөрләп барды. Концертны “Асылъяр” фольклор ансамбле (җитәкчесе — Лариса Гайнетдинова) ачып җибәрде. Алар башкаруында яңгыраган милли, дәртле җырлар, Сабантуй бәйрәмендәге элеккеге йолаларыбызны сәхнәләштереп күрсәтү һәркемнең дә игътибарын җәлеп итте. Шулай ук “Бәхет” (Рәсимә Мифтахетдинова), “Шатлык” (Фәния Гаделшина), “Гүзәл” (Нурулла Хуҗагалиев) ансамбле үзешчәннәре, “Капельки”, “Уральские зори”, “Афәрин” бию төркеме (Светлана Юртова), “Уйнагыз, гармуннар” төркеме (Дания Борһанова), җырчы егет Руслан Әхмәтханов, Балезино районыннан килгән Люция Касимова, Сәрия Касимова, Кияс районы «Чулпан» ансамбле җырчылары чыгышларын тамашачы яратып тыңлады, аларга кушылып бергәләп җырладылар, биеделәр.

Узган елдагы кебек быел да “Яңарыш” газетасы редакциясе халык белән төрле бәйгеләр, ярышлар уздырды. Күзләрне бәйләгән килеш бауга бәйләнгән бүләкләрне кисүдә балалар бик теләп катнаш­тылар, татар көенә өлкәннәр дә яшьләрдән калышмый җилкенеп биеде. Ә “Озын толым” бәйгесендә катнашкан кызлар арасында Гүзәл Зарифуллинага тиңнәр булмады. Аның чәч толымы озынлыгы — 95 см! Чын татар кызларына гына хас матурлык үрнәген күрсәтте гүзәл кызыбыз Гүзәл.
Бәйрәмнең иң матур өлеш­ләренең берсе ул — “Иман” татар яшьләре тарафыннан оештырыл­ган урам биюе, яшьләр телендә әйткәндә, флешмоб булгандыр. Аның төп геройлары — “Иман”да танышып кавышкан Гөлнара һәм Рау­шан Шәяхмәтовлар гаиләсе иде. Нәкъ Сабантуй көнне аларның туйлары булды. Яшьләрнең беренче гаилә бәйрәме шатлыгын мәйданга килеп, башкалар белән уртаклашулары, Сабантуйга килен бүләге тапшырулары, әлбәттә, мактауга лаек. Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй, “Яңарыш” газетасы редакциясе исә аларга кунакханәгә юллама бүләк итте. Редакция шулай ук “Иман” татар яшьләре берлегендә танышып кавышкан Рушана һәм Илдар Саттаровларны әти-әни булулары белән котлады. Кечкенә Әмирәнең аларны сөендереп, үзләре кебек татар җанлы булып үсүләрен теләп калыйк!

Сәхнәдән җыр-моң, бию көйләре агылганда, кечкенә балалар өчен күңел ачу мәйданчыгы да булдырылды. Сабыйлар биредә рәсем ясау осталыкларын сынап карады.

Бәйрәмне алып барган “Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре Гүзәл Шакирова, Рафилә Рәсулевалар чын мәгънәсендә “сәхнәбез йолдызлары” булдылар дисәк тә, һич арттыру түгел. Кызлар белән күпләр истәлек өчен фотосурәткә төштеләр. Араларында Һиндстаннан килгән кунак та бар иде. “Нинди матур татар кызлары?!” — дигән сүзләрне мәйданда еш ишетергә туры килде. Бу, әлбәттә, горурлык хисләре уятты. Халык үзебезнең милли киемнәрне, бәйрәмнәрне үз итә икән, димәк, киләчәгебез ышанычлы.

Эльвира Хуҗина.