Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Йолаларны олылап…
11.01.2013

Йолаларны олылап…

Декабрь башында Юкамен мәдәният йортында “Исәнме, Кыш” дип исемләнгән, барлык районыбыз татарларын дәртләндереп, җанландырып җибәргән кичә булды. Аны Юкамен районның татар иҗтимагый үзәге оештырды һәм биредә районыбызның Починка, Шәфеево, Засеково, Палагай, Иманай, Тегермән авыл, Бугушур, Юкамен авылларыннан татар милләтеннән булган барлык талантлар катнашты. Әлеге кичә кечкенә балалардан алып иң өлкән яшьтәге абый-апалар, төрле буын вәкилләре катнашуы белән дә әһәмиятле булды. Һәр авыл үзенчәлекле чыгышлары, үзләренә генә хас уен-йолалар, бию үрнәкләре белән аерылып торды. Тамашачылар безнең як татар авылларында гына уйнала торган “Чүпләшү”, “Түгәрәк”, “Аерылышу” күмәк уеннарында катнашып күңел ачса, районыбыз сандугачы буларак танылган Рәис Абашевның моңлы җырларын тыңлап, бер мизгелгә тормыш эш-мәшәкатьләреннән арынды, күңелләренә ял тапты. Татар халкының милли биюләреннән саналган “Чабата”, “Яртылы” биюләре дә онытылып калмады. Әлеге кичә кысаларында яшьләрне биергә өйрәтү остаханәсе дә оештырылды. Яшь буын бу бию күнегүләрен кызыксыну белән үзләштерде. Ә Починка авылыннан килгән Җәвит Есенеев булмаса, кичә шундый ук ямьле, дәртле узар идеме икән?! Чөнки ул безнең районыбызның атаклы гармунчысы. Ул кулына баянын алсамы, һич биемичә калып булмый. Әлбәттә, башка төрле музыкаль бизәлеш тә булды. Фонограммалар, музыка аппаратуралары эшчәнлеген Гөлсинә ханым Арасланова үз җаваплылыгына алды. Гомумән, әлеге язмада исемнәре телгә алынган шәхесләр районыбызда узган бар чаралар өчен дә янып-көеп йөрүче иң актив милләттәшләребез. Бер бәйрәм дә алардан башка узмый.

Биегән, җырлаган арада «Каз өмәсе» «Кар ташлау» «Мин Луноход, мин кар сибәм» дигән төрле конкурслар үткәрелде, һәр җиңеп чыгучыга бүләкләр тапшырылды. Кичәбез татар дискотекасы белән тәмамланды.Татар җырларына яшьләр туйганчы биеделәр.

Мондый милли кичәләр халыкка бик кирәк. Аларда катнашып, көч, яшәү дәрте алсың, татар булуың белән горурланасың. Бу хакта кичә азагында бик күп тамашачылардан ишетергә туры килде. Ә кичәне үткәрүчеләргә мондый бәяләү бик мөһим.

Мәрьям Арасланова, Тегермән авылы