Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - И, керәшен, карендәшем минем!
24.03.2016

И, керәшен, карендәшем минем!

Узган атнада керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең концерты булып узды. Бүгенге көндә 5 меңгә якын керәшен Ижау шәһәрендә, республиканың Кизнер, Грахово районнарында яши. Владимир Рязанов җитәкчелегендә керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Җыру әйтүче, идән тактасын сындырырлык итеп тыпырдап биюче керәшеннәр татар халкыннан нәрсә белән аерыла соң? Киемнәрендә Идел буе төбәге милләтләренең күп бизәкләре чалына. Җырлары яңгыравыклы, күп тавышка җырлана. Репертуарларында татар, рус, удмурт җырлары бар. Искиткеч тамашадан һәр тамашачы күтәренке күңел, соклану хисләре белән таралышты ул көнне.

Тарихка күз салыйк

Керәшеннәр (керәшен татарлары) — та­тар хал­кының үзенчәлекле бер төркеме. Алар православие динен тоталар. Керәшеннәрне хрис­тиан динен кабул итү вакытлары буенча «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар «иске керәшеннәр» дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар «яңа керәшеннәр» дип аталып йөртелә башлыйлар. Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә төрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һ.б. кызыксындыру чараларын кулланган. 1926нчы елгы халык саны алу буенча керәшеннәрнең 99041 кеше икәнлеге мәгълүм. Керәшеннәр Вятка, Казан, Уфа өлкәләре белән беррәттән Оренбург, Тобол якларында яши. Хәзерге вакытта керәшеннәрнең төп яши торган төбәкләре Татарстанның Кама буе районнары: Түбән Кама, Зәй, Апас (Подбе­рёзье керәшеннәре), Башкортстандагы Бакалы районы, Чиләбе өлкәсендә (Ногайбәк керәшеннәре) санала.

“Бәрмәнчек” керәшеннәрне таныта

2003 елның 11 апрелендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм керәшеннәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре очрашуы нәтиҗәсендә «Бәрмәнчек» ансамбле оеша. Шул ук елның көзендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Милли сәнгать институтына ансамбльгә иҗади кадрлар әзерләү өчен укырга керәшен студентлары кабул ителә һәм иҗади төркем туплана. Ансамбльнең җитәкчесе итеп музыка белгече Геннадий Макаров билгеләнә. «Бәрмәнчек»кә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле статусы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 11 февралендә кабул иткән карары нигезендә бирелә. Ә карар кабул ителгәнче бу эш өчен янып йөрүче, керәшен ансамблен булдыру хакында беренче сүзне әйтүче — Керәшеннәр оешмасы һәм аның рәисе, «Ак Барс Холдинг» компаниясенең генераль җитәкчесе Иван Егоров була.
Бәрмәнчек — яз көне иң беренче булып бөреләрен чыгарган тал һәм язгы яңарыш символын аңлата.
Керәшеннәрнең «Бәр­мән­чек» дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков: «Без керәшеннәрне танытыр өчен кирәк!”
Бүгенге көндә ансамбльдә кырык җиде кеше. Без һәрчак яңа кадрлар әзерлибез, ансамбльне талант­лы егетләр һәм кызлар белән тулыландырып торабыз. Бүген ансамбльнең 80%ы яшьләр. Репертуар өчен материалларны фольклорчы-этнограф Геннадий Макаров әзерли. Гомумән, ул — үз эшенең остасы, фанат. Экспедицияләргә йөреп гаҗәеп бай мәгълүмат туплаган. Ансамбльне, ким дигәндә, 50 ел яшәтергә җитәр әле ул байлык. Кая гына барсак та, керәшен киемнәренең оригиналларын табарга, аларның күчермәсен булса да алып кайтырга тырышабыз. Киемнәрне безгә беркем дә биреп җибәрми, әлбәттә, тәңкәләрне дә бирмиләр. Сандыктан алып күрсәтәләр дә, кире салып куялар. Безнең керәшен халкының киемнәрен, кулланылышта йөргән әйберләрен, кул эшләрен туплап музей ачу хыялыбыз да бар. Гастрольләребезне Мордовия, Башкортстан, Чабаксар, Чиләбе өлкәләрендә оештырабыз. Керәшеннәр бик таралып урнашканнар. Алар эшчән, тыйнак халык, шуңа күрә кайда гына барсак та, үзебезнекеләрне табарга тырышабыз.

Фольклорчы-этнограф Геннадий Ма­каров: “Тамырлар корыса, аларны яңартып булмый!”

Һәрбер милләтнең үз йөзе, сәнгате, әдәбияты бар. Гасырлар аша алар аны саклап киләләр. Татар милләте дә күп тармаклы. Шуның эчендә үзенчәлекле төркем ул — керәшеннәр. Аларның телен, сәнгатен халыкка җиткерү — безнең һәм дәүләтнең бурычы. Мин шуның өстендә эшлим. Без беренче чиратта музыкаль диалектларны сакларга тырышабыз. Татарстан фәннәр академиясендә керәшеннәр һәм ногайбәкләрнең тарихын өйрәнү үзәге бар. Әлеге үзәкләр татарларның башка төркемнәре өчен дә булсын иде дим мин. Чөнки һәрбер дәүләт үзенең күптөрлелеген сакларга тырыша. Фольклор фестивальләре күп уза, ләкин алар Интернеттан алган материалны әзерләп киләләр. Удмуртиядә “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле үзенең чыгышлары белән безне сөендерә. Җирле гореф-гадәтләрне күрсәтергә тырышалар алар. Әлбәттә, алар башкаруында “Арча”, “Әтнә” көйләре яңгыраса, кызык булмас иде. Халыкка бит яңалык кирәк. Шуңа күрә безгә тамырларыбызны белергә, өйрәнергә кирәк.
Ансамбльдә якташыбыз — Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылыннан Илмир Касимов та эшли. “Миңа ансамбльдә эшләү бик ошый. Бездә төрле милләт кешеләре бар. Безгә барлык милләтләрнең сәнгате якын, һәрбер җырны, биюне барыбыз да яратып башкарабыз”, — ди ул.
Концертка “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле җырчысы, керәшен кызы Лиза Корбанованың җырлавы тагы да ямь өстәде. Үзенең моңы белән ул керәшен халкының талантлы, көчле икәнлегенә тагын бер кат инандырды. Әйе, татар халкы күп төрле. Ләкин безнең тамырларыбыз, рухыбыз бер.

Рәфилә Рәсүлева.