Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Иң яхшы бүләк
10.12.2015

Иң яхшы бүләк

Күп еллар дәвамында барлыкка килгән матур гадәт буенча, “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре ел дәвамында үз хәбәрчеләре белән даими очрашып, аралашып торалар. Чираттагысы 28 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узды. Очрашуга Ижау­дан, Сарапул, Можга, Балезино районы Кистем авылыннан, Глазовтан, Әгерҗе районы һәм авылларыннан 60тан артык актив хәбәрчебез, газетабызны яздырырга ярдәм итүче тынгысыз милләттәшләребез килгән иде.
Глазовтан Илидә Арсланова: “Мин егерме елдан артык милли хәрәкәттә катнашам. Глазов Ижаудан бик ерак булгангадыр инде, безгә үз казаныбызда кайнашырга туры килә. “Яңарыш”ның һәр санын көтеп алып, бик яратып укыйбыз. Кайбер язмалар белән танышканнан соң: “Эх, бер генә булса да, шушы автор белән очрашып, сөйләшеп аласы иде”, — дип уйлап куясың. Шундый мөмкинлек булдырганнары өчен редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Гел шулай элемтәдә торыйк”, — диде.
Хатлар бүлеге мөдире Рилия Закирова үз чыгышында актив хәбәрчеләрне билгеләп үтте. “Редакциягә килгән һәрбер хат теркәлеп бара. Үткән елның 27 ноябренә 490 хат килгән булса, быел 685 булган. Димәк, быел редакциябезгә хатлар күбрәк юллаганнар (195кә арт­кан). Агымдагы елда Әлфирә Низамова “Яңарыш” газетасына үзенең эчтәлекле язмалары, шигырьләре белән зур өлеш керткән. Газетабыз­да аның 30 язмасы басылып чыккан. Язмалар саны буенча (26) икенче урынны Сарапулдан Асия Әхмәдиева ала. Өченче урынны Чыңгыз Мусин, Гөлфидә Мәрданова, Гөлфия Исхаковалар бүлешәләр. Аларның 15әр язмасы урын алган. Безне һәм газета укучыларыбызны кызыклы язмалары белән сөендереп торганнары өчен зур рәхмәт аларга”, — диде ул. Шулай ук Римма Халиковага, Фәния Муллануровага, Гөлнара Шәяхмәтовага, Эльмира Миргалимовага, Можгадан Эльвира Насыйбуллинага, Миңлегөл Корбановага, Илидә Араслановага, Юкамен районыннан Мәрьям Араслановага хәбәрчеләр сафын тулыландырулары өчен рәхмәт белдерде.
Ижаудан актив хәбәрчебез һәм газетабызны милләттәшләребезгә таратуда үзеннән лаеклы өлеш кертүче Гөлисә Зарипованың чыгышы да кызык­лы булды. “Төрле технологияләр алга киткән гаять уңайлы чорда яшибез. Интернет аша күңелең теләгән теләсә-кайсы газетаны укырга була хәзер. Бу — “Яңарыш”ның көндәшләре арта дигән сүз. Әмма аның аркылы без Удмуртиядә яшәүче татарларның ничек яшәве, аларны борчыган проблемалар, нинди чаралар узуы хакында белеп торабыз. Милләттәшләребез белән үзара фикер алыша алабыз. Бу — “Яңарыш”ның төп байлыгы. Республикабызда йөз мең татар яшәгәндә, тиражны киметү зур хата булыр. Газетада кызыклы исемле язмалар һәрвакыт үзенә тартып тора. “Тозлы-борычлы” язмалар күбрәк булсын иде”, — дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Әлфирә Низамова каләм­дәшләрен газета битләрендә фикер алышырга чакырды. “Теге яки бу мәсьәләгә карата һәр кешенең үз фикере була. Кемдер минем фикер белән ризалашырга яисә киресенчә, каршы килергә мөмкин. “Яңарыш” безгә иҗат мәйданы, сүз иреге бирә. Файдаланырга кирәк. Шулай ук милли басмабыздан яшьлек рухы сизелә. Коллективның яшь, дәртле, сәләтле кешеләрдән туп­лануы сөендерә. Бер кимчелеге турында да әйтәсе килә. Кайчак хәреф хаталары кала. Бу кимчелекне дә төзәтсәгез, “Яңарыш”ыбызга тиңнәр булмас иде”, — диде ул.
Газетабызның баш мөхәр­ри­ре Рәмзия Габбасова милләт­тәшләребезне язылу кампаниясе барышында бердәм булырга чакырды. “Республикабыздагы башка басма мәгълүмат чаралары язылу барышында һәрвакыт безне үрнәк итеп куялар. “Удмурт дунне” газетасын алдыручылар саны 100 кешегә бер генә туры килә икән. “Яңарыш”ка килгәндә, бер газетаны 23 кеше укый булып чыга. Бу саннарга карасаң, куркыр урын юк сыман. Тик Ижау шәһәренең Мәскәү округында туган хәл борчылырга мәҗбүр итә. Безнең өчен бик үк аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, әлеге округ депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре узган еллардагы кебек үз акчаларына “Яңарыш”ка язылган кешеләргә газетаны таратуны оештырудан баш тарталар. Без уличкомнар белән сөйләшүләр алып барабыз. Милләттәшләребез үзләре дә битараф түгел, редакциягә шалтыраталар, газетага язылырга теләүләре хакында әйтәләр. Әгәр башка газеталар безне үрнәк итеп куя икән, абруебызга тап төшерергә ярамый. Тиражны саклап калуда кулга-кул тотынышып эшлик”, — диде ул.
Дания Борһанова, Гөлфия Исхакова да язылуга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерделәр. Газетага язылган һәр кеше күршеләреннән, туганнарыннан: “Ә син “Яңарыш”ка язылдыңмы әле?” — дип кызыксынып, исләренә төшерсә дә артык булмас. “Яңарыш” — туган көннәргә, бәйрәмнәргә иң яхшы бүләк.
Очрашу “Йолдызлар яңгыры” фестиваленең гала-концерты белән дәвам итте.

Альбина Шәйхетдинова.