Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Иң яхшылар рәтендә
9.10.2014

Иң яхшылар рәтендә

Әгерҗе районында быел өч мәктәп Татарстан буенча “Иң яхшы 100 мәктәп” исемлегенә кертелгән. Алар Красный Бор, Күләгәш, Кадыбаш авылы мәктәпләре. Иң яхшылар рәтендә булырга укучыларның Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары да тәэсир иткән. Ә менә Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе әлеге исемлеккә өченче ел рәттән керә икән инде. Райондашларымның уңышларына сөенеп, югары күрсәткечләргә ничек ия булулары турында якыннанрак танышу өчен Кадыбашка юл тоттым.

Мине мәктәп директоры Фәния Рәшитова, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Рәсүлевалар каршы алдылар. Мәктәп ишегалдына килеп керү белән иң беренче күзгә ташланганы — тирә яктагы чисталык, матурлык. Төрле-төрле чәчәкләрдән искитәрлек клумбалар ясалган биредә. Болар барысы да укучылар һәм укытучыларның бердәм тырышлыклары, уртак хезмәт җимешләре икән. Мәктәп каршындагы фонтанны да тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы Илнас Җәләев укучылар белән бергә эшләгән. Кулыннан алтын коя дигән сүз нәкъ менә аның турында дисәм, ялгышу булмас. Миңа күрсәткән автомат камыр басу җайланмасы, кар чистарту машинасы — болар барысы да Илнас Җәләев хезмәтенең бер өлеше генә. Тагын бик күп экспонатлар мәктәп һәм респуб­лика күргәзмәләрендә саклана икән. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен 2006 елда аңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелә. Республика күләмендә узган “Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә грантка лаек була. Технология фәненнән ел саен эшләгән яңа проектлары респуб­лика буенча беренче бишлеккә керә икән. “Үз вакытында мине барысына да әтием өйрәткән иде. Хәзер бу белемне укучыларга бирергә тырышам. Балалар белән бергәләп яңа технологияләрне өйрәнүгә күчтек. Ниндидер җайланма, машина эшләргә телибез икән, өстәмә чыганаклардан, Интернет челтәреннән мәгълүмат эзлибез. Бөтен кеше дә бит юрист яисә икътисадчы була алмый. Дәрестә өйрәнгәннәр, һичшиксез, укучыларга киләчәк тормышта кирәк булачак”, — дип, үз фикере белән уртаклашты Илнас Җәләев.

Чыннан да, мәктәпнең югары күрсәт­кечләргә ия булуында укытучыларның роле зур. Биредә 7 югары һәм 8 беренче категорияле 15 педагог эшли. Барлыгы 89 бала белем ала. Грант алучы укытучылар исемлеге дә артып тора. 2005 елдан башлап мәктәптә информатика, физика һәм математика фәннәре буенча профильле укыта башлаганнар. Физикадан дәресләрне Альбина Гыйззәтуллина, математикадан Земфира Мулланурова алып бара. Укучылар Бердәм Дәүләт имтиханнарында әлеге фәннәрдән республика буенча гына түгел, хәтта Россия буенча уртачадан күбрәк баллар җыйганнар. Мәсәлән, математикадан уртача балл республика буенча 48,4 булса, Кадыбаш мәктәбе укучыларыныкы 55,6 балл. Бу укытучыларның да, укучыларның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора.

Физкультура укытучысы Шамил Закиров та 2 ел рәттән «Безнең иң яхшы укытучы» грантына ия. Ул — Россия күлә­мендә узган «Сәламәтлек укытучысы — 2013» бәйгесе җиңүчесе. Шулай ук ул 2 ел рәттән Бөтенроссия физкультура олимпиадасының региональ этабы призерын әзерләүче. Укучысы Фәрһад Рәсулев бөтенроссия этабында да уңышлы катнаша. Армспорт буенча укучысы Гөлшат Дөлкәрнәева — район, республика, Идел буе округы җиңүчесе, Россиякүләм бәйгедә 2нче урынны яулаучы.
Мәктәптә сәләтле балалар белән дә, сәламәтлекне саклау буенча да күп эш алып барыла, информацион программалар һәм мәктәпнең үсеш программасы проекты өстендә эшләүне дә камилләштерәләр. “Иң яхшы 100 мәктәпләр”, арасына керү бик авыр булса, әлеге күрсәткечне саклау икеләтә авыр”, — ди Эльмира Рәсүлева. Ул укучыларның бик сәләтле булуларына да басым ясый. Ел дәвамында район, рес­публика буенча төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алып кайтулары турында да бик горурланып сөйләде Эльмира ханым. Соңгы 5 елда 18 укучының 9ы мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаган. Укучыларга тиешле белем бирү өчен мәктәптә бөтен шартлар да тудырылган.
Быел мәктәп капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Яңа уку елы башланганчы укыту бинасы сайдинг белән тышланган, җылыткыч, суүткәргеч системасы яңартылган, яңа тәрәзәләр куелган. “Төзекләндерү эшләрен башкару өчен рес­публикадан 8 млн 200 мең сум акча бирелде. Аңа 8 төрле эш башкарылды инде. Республика тарафыннан өстәмә миллион ярым сум да бирелде, ул акчага спортзал төзекләндереләчәк, электр үткәргечләре алыштырылачак”, — дип, эш планнары белән уртаклашты Фәния Рәшитова.

Әгерҗе районында укыту-тәрбия эшләре мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр белән бергә атлый. Укыту программалары да тулысынча дәүләт стандартларына туры килә. Бу турыда Әгерҗе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина сөйләде. Ул мондый яхшы күрсәткечләргә ирешү укытучыларның зур хезмәте нәтиҗәсе булуына басым ясады. “Ел саен адым-адым үсеп барабыз. Быел без 35 баскычны үтеп, республика буенча 12нче урында. Һәм менә бу 12нче баскычта тору өчен, район укытучыларына тагы да ныграк тырышырга кирәк булачак. Ә безнең укытучыларның көче дә, сәләте дә бар, шушы югарылыкны сакларбыз дип ышанам”, — диде ул. Ә безгә “Афәрин, кадыбашлылар”, — дип өстисе генә кала.

Эльвира Хуҗина.